Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Хәбәрсез югалган Татарстан солдатының документлары табылган

Кукмара районы газетасы редакциясе адресына Белоруссиянең Гомель өлкәсеннән хәбәр алынды, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Жлобин районының Завод авылында яшәүче бер ир-ат үзенең ишегалдына капка куяр өчен багана урыны казыганда кеше сөякләренә тап була. Ул әлеге табылдык турында хәбәр итеп, эчке эшләр бүлегенә шалтырата һәм полиция хезмәткәрләре казу эшләрен алга таба дәвам итәләр. Алар эш барышында гранатага охшаган металл предметка юлыгалар. Аннан соң 5527 хәрби частеның сапер-пиротехник төркеме эшкә керешә. Нәтиҗәдә җирдән Бөек Ватан сугышы елларындагы бер запал һәм безнең илдә эшләнелгән РГД-33 һәм Ф-1 кул гранаталары табыла.



Саперлар сөякләр янында медальон да табалар. Аның эчендә 1921 елда туган, ТАССРның Кукмара бистәсендә яшәгән кызылармеец Кәримуллин Гомәр Гарифулла улы (бәлки Гариф улыдыр) исеменә документлар була.

Солдат 1941 елның август аенда һәлак булган дип күзаллана. Бу чорда авылны немецлардан саклау өчен сугыш барган. Моңа кадәр ул хәбәрсез югалган дип исәпләнелгән, диелгән район хәбәрендә.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев