Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Халкың? Ә ул бүген һәрбер чатта, әнә, исәплидер синең "биштәр хакы"н" - Ландыш Габдрахманова Илфак Шиһаповка багышлап ШИГЫРЬ язган

Шагыйрә Ландыш Габдрахманова Илфак Шиһапов белән дус иде. Шуңадыр да Илфакның үлеме шигъри юлларга ятмый калмагандыр. "Иңемә биштәрне салып мин юлга чыгам бүген..." Илфак Шиһаповның әлеге юллары шигырьгә эпиграф итеп алынган.

Син киттең дә...
Хәер,
Берни үзгәрмәде...
Һаман җилле бездә... Салкын.
Халкың?
Ә ул бүген һәрбер чатта, әнә,
Исәплидер синең "биштәр хакы"н:
Күпме гөнаһ анда? Күпме савап? Ялгыш?
Барысы да гади , юкса-
Я-з-м-ы-ш!
Ә аңардан бер карыш та узып булмаганны
Беркем дә соң әллә тоймаганмы?
Әниеңнең күзләренә карау җитә-
Аңлар өчен яшәү хакын!
Син киттең дә....
Һаман яңгыр бездә...
Салкын...

---
Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев