Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Гүзәл Уразова һәм Фирдүс Тямаев юлда хайван үләксәсеннән көлүләрен ни дип аңлата? (ВИДЕО)

Гүзәл Уразова инстаграмга куйган видео Татарстан халкын һәм аеруча хайваннарны яклаучыларның ачуын чыгарды.

"Матбугат.ру"га билгеле булганча, роликта ул Фирдүс Тямаев белән бергә трассада тапталган хайван - әллә төлке, әллә эт янәшәсендә басып тора. "Шашлык әзерләргә дә өлгермәдек", дип көлә артистлар.

Видеоны караган тамашачылар җырчыларның мондый юморын аңлап бетермәгән:
 
«Мәзәк нәрсә юк, кошмар»;
«Сорарга оялам, ә монда нәрсә көлке? Баш мие юк икән, юк», дип язды халык аларны гаепләп, әмма берничә сәгатьтән соң бу фикерләр инстаграм тасмасыннан юкка чыкты.
 
 
"Матбугат.ру" ачыклаганча, "Вечерняя Казань" корреспондентлары Гүзәл Уразованың үзеннән әлегә хәлгә карата аңлатма ала алмаган. Җырчының концерт директоры артистның журналистлар белән биш минут аралашырга да вакыты булмавын белдергән.
 
Күпмедер вакыт узгач, җәнҗаллы видео белән постны җырчы инстаграмыннан алдылар.

Роликның икенче герое Фирдүс Тямаев аңлатуынча, шашлык турындагы сүзләр шаярту гына булган, күрәсең, аны дөрес аңламаганнар.
 
- Мин башта юлда тапталган хайванны күрмәдем, Башкортстан трассасында концерттан соң тамашачыларга мөрәҗәгать язарга гына туктаган идек, - дип сөйли җырчы. - Гүзәл Уразованы да шул юлда очраттым. Аннан соң шул хайванны күреп шашлык турында шаярттык. 
 
Тямаев, роликны төшегәннән соң, хайван мәетен юлдан алып куюын өстәгән.
 
- Бу очракта машинамда гел пакет һәм перчаткалар бар. Мин хайваннарны, бигрәк тә эт һәм атларны яратам, - ди артист.
 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Башкортостанда бойкот эшлэр кэрэк