Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Гүзәл Уразова Элвин Грей турында сорауга “по-мужски” җавап кайтара [видео]

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов төрле тапшыру һәм программаларда бик теләп катнаша. Ачык күңелле артистлар алып баручыларның төрткеле сорауларына җавап биреп, төрле темаларга сөйләшүдән баш тартмый. Шушы көннәрдә алар "Гараж" юмор тамашасында булып кайткан. "Гараж"да булдык әле. Юк, машинаны ремонтламадык, анда генеральный җыештыру ясамадык, сөйләшеп утырдык! Чын ирләрчә. Гел уйлый идем, ир-атлар гаражда җыелып утыралар, нишлиләр икән анда дип? Хәзер белдем!” ди Гүзәл Уразова.

Әлеге тапшыру милли эстрадага багышланган иде. Башкорт һәм татар артистлары заманча музыка тенденцияләрен күзәтәме, алар өчен клиплар кем уйлап чыгара һәм тамашачылар милли музыкада реформаларга әзерме? Бу сорауларга программа кунаклары Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов җавап бирде. Алып баручылар күптән түгел Гүзәл белән Элвин Грей арасындагы низагны да читләтеп узмады. Бу хайпмы яки әлеге вакыйга судка кадәр барып җитәчәкме, җаваплар видеоязмада.

Ролик 20 меңнән артык карау җыйды. Сез дә читтә авыз ачып калмагыз.

 

 

Фото: скриншот

http://urazova.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев