Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов Мәскәүне яулады (ФОТО, ВИДЕО)

Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов Мәскәүне дер селкетеп, илнең төп сәхнәсендә татар моңын яңгыратты. Мәскәү Кремле концертлар сараенда җырчыларның 15 еллык юбилей концерты зур уңыш казанды.

Ходайдан бирелгән талант, профессиональлек, зур тырышлык, олы хезмәт, нык ихтыяр көче, яшьлек дәрт-дәрманы, гүзәллек, әле тагын безнең күзгә күренмичә пәрдә артында калган кыенлыклары... Җырчыларның яңа үрләр яулавына сөенеп торган тамашачы, аларның бу көнгә нинди зур тырышлык, талант белән килгәннәрен үзе дә күреп-белеп тора.

"Шулкадәр ерак кебек иде бу көн... Һәм, ниһаять! Әлбәттә, борчылабыз, һәм шул ук вакытта шатлыгыбызның чиге юк. Бүгенге көн безнең иҗат биографиясендә тарихи вакыйга булып калачак. Сезнең дә, хөрмәтле тамашачылар, күңелегезгә хуш килер дип ышанабыз. Без бергә! Һәм бу иң мөһиме! Хәерле сәгатьтә!" дип язган Гүзәл Уразова концерт алдыннан инстаграм битендә. 
 
 
Концертны Беренче канал йолдызы Максим Шәрәфетдинов һәм Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова алып барды. Рус һәм татар телендә үрелеп барган тамашада Гүзәл белән Илдарның кызлары, Эллариның инглиз телендәге җыры концертның үтә дә матур бизәге булды. Эллариның чыгышы турында: "Иң көтеп алган мизгелләрнең берсе. Үзем сәхнәгә тәүге тапкыр чыккан кебек борчылам", - дигән Гүзәл дә дулкынлануын яшермичә. 
 
 
"Унбиш ел элек татар эстрадасы күгендә Гүзәл Уразова исемле йолдыз кабынган иде. Ул һаман да балкып таланты белән дөньяны яктырта" дигән сүзләр белән тәмамланды бу искиткеч кичә. Татар моңын, татар җырын таратуда илкүләм генә түгел, дөньякүләм уңыш казанырга, яңадан-яңа үрләр яуларга насыйп булсын аларга. Интернетта җырчыларның иҗатын һәм тормышын күзәтеп баручылар да шул фикердә, изге теләкләрен, җылы хисләр, рәхмәт сүзләре тулы комментарийларын алар инстаграмда язып, җырчыларга рухи көч, илһам биреп торалар. 
 
Концертта Гүзәл Уразова белән дуэт башкарган рус эстрада җырчысы Согдиана да Инстаграм битләрендә концерт турында фикерләрен язган.
 
"Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовның концерты шулкадәр җылы, матур булды. Мин Гүзәл өчен бик шат, тамашачыларың белән тулы залны күрү - бу бик зур бәхет. Ә зур сәхнәдә кызыңның дебюты - дөньяда моннан да олырак бәхет була алмыйдыр. Әлеге концертка өлешемне кертүемә бик шатмын. Кадерлеләрем, 15 еллык юбилеегыз котлы булсын. Әле сезнең барысы да алда!"
 
"Пятый элемент" җырын икәү башкарган Динә Гарипова да: "Гүзәл Уразовага дуэт һәм искиткеч концерт өчен бик зур рәхмәт. Котлыйм сезне! Бик югары дәрәҗәдәге концерт булды!" , дип тәэсирләре белән уртаклашкан. 
 
Айдар Галимов белән бергә "Җырлыйм туган якта" ретро җырын башкарулары да мәскәүлеләр күңеленә бик хуш килде. Бу хакта Айдар Галимов үзе: "Премьера! Роберт Миңнуллин белән Илгиз Закировның "Җырлыйм туган якта" җырына Гүзәл белән яңа сулыш бирә алганбыздыр дип өметләнәбез. Гүзәл, дускаем, сине яңа үрләр яулавың белән тәбрик итәсем килә!" - дип язган.

 

Реклама

 
 
 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев