Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Гүзәл Əхмәтова әни булган!

Узган ел эстрадада бәби-бум булса, быел исә декрет ялына чыгучы җырчылар әллә ни күп түгел. Шуларның берсе - Гүзәл Әхмәтова. Бүген ул Уфаның бала табу йортларының берсендә кыз бала тапты.


Ел башында Гүзәл сөйгәне Рәфис белән никах укытты, туй гөрләтте.
Соң кияүгә чыгуы турында җырчы болай дигән иде:
- Алланың "Амин" дигәненә туры килә", - диләр бит?! Әнием сөйләве буенча, 8 яшьлек чагымда: "Йорт, шәп машина алып, карьера эшләгәч кенә кияүгә чыгачакмын, бала алып кайтачакмын", - дигәнмен. Яшь чагында гастрольләргә күп йөрелде, айлар буе кайтып кермәгән чаклар бар иде. Ул чакта ничек бәби алып кайтасың инде?!

Əмма җырчы декрет ялында озак утырырга җыенмый.

- Тамашачылардан аерылып торырга җыенмыйм. Бала тапканчы эшлим, бала тапкач та эшкә чыгачакмын. Яңа ел банкетларына заказлар кабул итә башладым. Əни көлә инде, чегәннәр кебек, балаңны гел ияртеп йөртәсеңме, дип. Нишлисең инде, бар артист та баласын шулай йөртә. Баламны имезәчәкмен, шуңа күрә, озакка калдырып булмаячак.
Мин эштә булганда, баламны әни белән ирем чиратлашып карар дип уйлыйм. Əни оныгы тууын зур түземсезлек белән көтә. Няняларга каршы торам, баланы чит кешегә ияләштерергә теләмим. Эш акчада түгел, ә минем тормыш принципларында.

Гүзәлне яңа статусы белән ихлас тәбриклибез!


Азалия ИСМƏГЫЙЛЕВА

http://shahrikazan.com


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев