Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Гыйнварда температура артык түбән булмаса да, кешеләр һава торышын бик салкын итеп тойган

Февральнең беренче атнасында Арктика һавасы салкын алып киләчәк, әмма температураның күпкә төшүе көтелми, диде Юрий Переведенцев. Татарстанда узып баручы гыйнвар уңай аномалия белән тарихта кала. Бу айда температура бик түбән булмаса да, кешеләр бик салкын итеп тойган. Бу хакта КФУ профессоры Юрий Переведенцев сөйләде, дип хәбәр итә Казан университеты матбугат...

Февральнең беренче атнасында Арктика һавасы салкын алып киләчәк, әмма температураның күпкә төшүе көтелми, диде Юрий Переведенцев.

Татарстанда узып баручы гыйнвар уңай аномалия белән тарихта кала. Бу айда температура бик түбән булмаса да, кешеләр бик салкын итеп тойган. Бу хакта КФУ профессоры Юрий Переведенцев сөйләде, дип хәбәр итә Казан университеты матбугат хезмәте.

КФУ Экология һәм табигый байлыклардан файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире сүзләренчә, хәзер һава торышының тотрыксыз булуы күзәтелә. Тәүлек буенча уртача температура критик дәрәҗәдә түбән түгел, әмма кешеләр бик салкын итеп кабул итә. "Барысы да биоклиматка, климатның кеше организмына йогынтысына бәйле", дип аңлатма биргән эксперт.

Бүген, 31 гыйнварда, шулай ук иртәгә һәм җомга көнне төнлә температура 17-18 градус салкын булачак, республиканың кайбер районнарында күрсәткечләр берникадәр түбән булуы көтелә. Бу көннәрдә көндез 12-13 градус салкын.

Җомга, 2 февральдә, Скандинавия циклоны килү нәтиҗәсендә, җылытачак. 3 февральдә Татарстанга көчле һава агымы киләчәк, 5-7 м/с тизлектә җил исәчәк, 10 мм га кадәр кар явуы көтелә, көчле салкыннар көтелми.

Февральнең беренче атнасында Арктика һавасы салкын алып киләчәк, әмма температураның күпкә төшүе көтелми, диде профессор.

Фото: архив/Султан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев