Саба дулкыннары

Гөрли-дөрли Париж язы

Бөтен дөньяда ОПЕК+ саммиты нефть­кә бәяләрне күтәрерме-төшерерме дип көткән бу көннәрдә, Парижда башланып киткән дулкынланулар һәм тәртип­сез­лекләр үзләренең яңа югары ноктасына җитте. Үткән шимбәдә “Сары жилетлар” дип атап йөртелгән баш күтәрүчеләр хәрәкәте Франция башкаласын төтенгә тончыктырды: үзәк кварталларда да көйгән ис борыннарны ярып керә, суларга һава җитми дигән хәбәрләр ишетелде.

Мондый хәл 1968 елгы атаклы студентлар фетнәсе вакытында да, 2005 елгы мөһа­җирләр баш күтәрүендә дә күрелмәгән иде, диләр. Кайбер сәясәтче аналитиклар вәзгыятьне 1871 елгы Париж коммунасы көннәре белән чагыштыралар хәзер. Париж хакимиятләре Елисей кырындагы манифестацияне тыярга кыймадылар, әмма полицейскийлар санын 5 меңгә кадәр арттырдылар. Көрәш кырына керә алмаган радикаллар, уң һәм сул гыйсъянчылар һәм шәһәр чите хулиганнары башкаланың үзәгенә таба хәрәкәт итәргә мәҗбүр булдылар. Шарль де Голь мәйданына атаклы Триумфаль арка яулап алынды, байлар гына яши торган мәртәбәле XVI һәм VII Париж округлары бәрелеш мәйданына әверел­деләр, музейлар таланды, витриналар җи­мерелде, автомобильләргә ут төрт­теләр, ялкын агачларга күчте.

 

Полиция күз яше агыза торган газны кызганып тормады, су пушкаларыннан атты. Тәртип сакчыларына җавап итеп ташлар, ше­шә­ләр, петардалар очты. Гыйсъянчыларга күрше дәүләт­ләрнең хәрби ярдәме генә җитми иде, ярсудан күзләре томаланган яшьләр кулына корал тоттырып, һаваны очкычлар өчен бикләсәң, Франция җитәкчелеге Каддафи язмышын уртаклаша алыр иде ихтимал. Полиция фетнәче­ләр­не кызганып тор­мады, җиргә егып, кулларын каерып бәй­ләде, травматик коралдан кешеләргә рә­хим­сез рәвештә аттылар. Кеше хокукларын яклап, күз яше түгәргә тиешле Көн­ба­тыш демократик матбугаты телен теш­ләде.

 
Гыйсъянчыларның сәяси таләбе дә бик билгеле: хөкүмәтне куып таратырга, Кораллы көчләр Генштабының элекке җитәкчесе Пьер де Вильены Премьер-министр итеп куярга. Ял көнне генә Аргентинадан кайтып төшкән Президент Мак­рон гадәттән тыш киңәшмә җыярга мәҗ­бүр булды. Аның инде хөкүмәт җитәк­че­сенә “сары жилет­лар”­ның лидерлары бе­лән очрашып сөйләшергә әмер бирүе дә мәгълүм.

 
Ул арада фетнә вирусы күрше Бельгиягә дә күчеп өлгерде. Берничә йөз гыйсъянчы шәһәрнең үзәгендә Еврокомиссия һәм Европа Советы биналары янында манифестация үткәрде. Бельгиядә 82 кешенең кулга алынуы билгеле. Әле глобаль кризис кыңгырау гына чылтырата, “карт” Европа инде өянәге башлану хә­лен­дә. Керчь бугазында килеп бөялгән кораб­лар “бөке”се уңаеннан Россиягә санк­цияләр кертергәме, үзеңдәге ачы вәз­гыять белән шөгыльләнергәме, белгән юк.

 
 

Рәшит Фәтхрахманов
 

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 176, 05.12.2018/)

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: