Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Гриппны кисәтү һәм дәвалау буенча файдалы киңәшләр

Тизрәк терелү өчен ашау-эчүнең һәм авыруны яхшы карауның әһәмияте зур. Грипп авырулы кешенең ашау теләге чикле, шунлыктан аңа ризыкны көненә 6-7 тапкыр аз-азлап кына бирергә кирәк. Ул туклыклы һәм җиңел үзләштерелә торган аксымга бай булырга тиеш, Шулпа, парда пешкән ит һәм балык котлетлары, эремчек бик кулай ризык.

Кырку һәм хуш исле тәмләткечләр ярамый, күбрәк җиләк-җимеш ашатырга, аларның суларын эчерергә кирәк. Витаминнар кирәклеге дә онытылмасын.

Грипп вакытында организм витаминнарны күп сарыф итә. Шунысы да бар: күпләп эчкән антибиотикларның эчәктә организмга кирәкле витаминнар эшләп чыгаручы файдалы бактерияләрне харап итеп ташлавы мөмкин. Шунлыктан, витаминнарның вакытлыча җитешмәвең бетерү һәм эчәкләрнең дөрес эшләвен тәэмин итү өчен, авыруга күбрәк витаминлы ризыклар бирү таләп ителә. Гөлҗимеш, кишер согы, А һәм С витамины, башка соклар мондый чакта бик кирәк.

Авыру кешегә бик тә игътибарлы булу таләп ителә. Ашаткан саен аның авызын бер стакан суга чәй кашыгының дүрттән бер өлеше күләмендә чәй содасы салган эретмә белән чайкатырга кирәк. Көненә кимендә ике тапкыр тешләрне чистартырга, борынга утырган каты лайланы мамык тампон белән алырга туры килә. Эчәкләрнең дөрес эшләве дә әһәмиятле.

Авыруның температурасы югары булса, маңгаена серкәгә манчылган сөлге ябалар. Ул кызышуны киметә.

Сәламәтләнә башлагач йокы бозылса, төнгә валериан тамчылары яки димедрол эчерү урынлы.

Кайберәүләр, бигрәк тә ирләр, грипп йокканда бераз аракы салып җибәрү файдалы, дип саныйлар. Моны, спирт организмны җылыта, микробларны үтерә, дип акларга да нигез табалар. Ләкин чынлыкта бу бик зур ялгыш. Организмның спирттан бераз җылынып китү файдасы аның нерв, йөрәк-кан тамырлары эшчәнлеген бозуга биргән зарарын бишләтә арттыра.

Савыккан чакта авыр күтәрү, киеренке халәттә булу зарарлы, нәкъ менә шулар күз челтәренә кан савуга, инфаркт авыруына, гариплеккә китерә.

Зарарсызландыра торган эремәне ничек ясарга?
Хлорлы известьне даруханәдән, хуҗалык тауарлары кибетләреннән алалар. Аңардан 10-20 процентлы эремә ясыйлар. Ул тонык, ак төстә, шунлыктан аны гадәттә «известь сөте» дип атыйлар. Тондырган вакытта өске якта үтә күренмәле катлау барлыкка килә. Шул эремәдән бер-ике процентлы зарарсызландыра торган сыекча әзерлиләр. Эремәне караңгыда 10-12 көн сакларга мөмкин, ә зарарсызландыра торганы шунда ук кулланыла.

Металл әйберләр (капкачлар, кашык, чәнечке һ.б.) газ ялкыны өстендә 15-20 сантиметр биеклектә тотканда 20-30 секундта зарарсызлана.

Фарфор, пыяла, эмаль савытларны кайнатып алу иң яхшысы. Су кайнатканда температура 100 градустан артмый, ә кайбер бактерияләр андый температурада гына үлми. Шуңа күрә чәй содасы өстәү файда бирә. Кием-салымны үтүкләү әйберне матурлый торган эш кенә түгел, ул тукымага эләккән гөмбәчекләрне, бактерия һәм вирусларны үтерә. Үтүкләгәндә тукыма 200-250 градуска кадәр җылына. Шунлыктан барлык микроблар һәлак булалар.

Аяклар өчен дәва ваннасын ничек ясарга?
Сулыш юллары авыруларын дәвалау ванналары баштагы чорда файдалы. Аякны йокларга ятар алдыннан өч көн рәттән суга тыгып утыру яхшы нәтиҗә бирә. 36-38 градуслы су салынган чиләкне тазга яки ваннага утырталар. Авыру кеше янәшәдәге урындыкка утырып, аякларын балтырының яртысы күмелгәнче суга тыга. Аяк тиресе күнеккәч, чиләктәге суны 44-45 градуска кадәр җылыталар, моның өчен чиләккә кайнар су өстәп торалар. Ул җылылык 20-25 минут саклана. Аяклар кызарырга тиеш. Ваннадан чыгаргач, аякларны корытып сөртәләр, җылы оекбашлар кияләр һәм, җылыны озаграк саклау өчен, юрганга төренеп яталар.

Саклангыч битлек ничек ясала?
Дүрт кат итеп бөкләнгән марляны 15-20 сантиметр зурлыктагы кисәкләргә бүләләр, читләре тегелә, почмакларга бәйләгечләр тагыла. Яңа битлекне юып кайнар үтүк белән үтүкләргә кирәк. Бер файдаланганын бер процентлы сода эремәсендә чылатып алалар да кайнаталар, юалар, үтүклиләр, шуннан соң яңадан кулланалар. Гаиләдә авыру булганда, кул астында 4-6 битлек тотарга кирәк, аларны 2-3 сәгать саен алыштырып торалар.

Йөрәк тибеше һәм тын алу ритмы турында берничә сүз
Агулану нәтиҗәсе буларак, грипптан соң хәлсезлек шактый озак дәвам итә, йөрәк тибүе ешая, тын кысыла. Өлкәннәрдә мондый хәл аеруча еш күзәтелә. Бигрәк тә ул баскычтан менгәндә үзен нык сиздерә. Физиологлар күрсәткәнчә, һаваны эчтән чыгарганда киеренкелек, авырлык сизелмичәрәк төшә. Шуңа күрә текә җиргә һәм баскычтан күтәрелгәндә туктап тирән тын алырга, аннары, һаваны әкрен генә чыгара барып, 3-4 басмага күтәрелергә кирәк. Шулай эшләгәндә шактый зур биеклеккә көчәнмичә, тын капмаган, йөрәк какмаган хәлдә менеп җитәргә мөмкин.

Гриппны кисәтү һәм дәвалау
Күп алдан үткәрелә торган вакцинация белән беррәттән, гриппка каршы көрәштә вирусларны бетерүгә яки аларның үрчүен киметүгә юналтелгән башка чаралар да кулланыла. Аларга оксолин мазе, интерферон, гриппка каршы гамма-глобулин керә.

Оксолин мазе борын тишекләренә сөртелә. Аны иртән, өйдән чыгып китәр алдыннан, бигрәк тә җәмәгать транспортында барырга туры килгәндә кулланалар. Ул грипп вирусларының борынга керүен кисәтә.

Интерферонның тәэсир даирәсе гаҗәеп киң. Ул организм күзәнәкләрен грипп вирусларыннан гына түгел, бәлки гриппка охшаш авыруларның вирусларыннан да, аерым алганда иренне чабырта торган вируслардан (герпестан) да саклый. Интерферон даруы вирусның барлык төрләреннән дә кулланыла. Ул организмга керткәннән соң өч сәгать үткәч тә тәэсир итә башлый.

Гамма-глобулин даруын сыекламаган көе борынга тамызырга яки кайнаган салкын суда 1:10 исәбеннән сыеклап тамакны чайкарга ярый.

Кисәткеч чаралар
Сарымсак. Грипп һәм сулыш юлларындагы вируслы инфекциягә каршы элек-электән бик әйбәт дәва буларак кулланылып килә. Андагы фитонцидлар бактерияләрне үтерү сәләтенә ия. Шул фитонцид дигән матдә аркасында сарымсак көчле искә ия дә инде.

Гриптан саклану өчен 50-100 г сарымсак ваклап, шул ботканы тәлинкәгә салыгыз һәм, аның янына басып, 10-15 минут буе тирән итеп сулап торыгыз. Кыш көне мондый чараны авырулардан саклану өчен көн саен кулланырга кирәк.

2-3 сарымсак тешен угычта уып, аны шулкадәр үк бал белән катнаштырыгыз һәм савытны икенче сулы савытка куеп ут өстенә утыртып, 36-40 градуска кадәр җылытыгыз. Әзер катнашма пыяла савытта саклана. Грипп кебек вируслы авырулардан саклану өчен аны көненә ике тапкыр берәр чәй кашыгы күләмендә (җылы су белән йотып җибәреп) 3-7 көн кулланырга киңәш ителә.

Суган, сарымсакның тамыр ягын кисеп, борынның әлебер, әле икенче тишеге белән иснәргә. Грипп көчәйгән чакта моны иртән һәм кичен эшләргә кирәк.

һәр көнне бер аш кашыгы ваклап тураган суганны бер аш кашыгы каймакка салып, көндезге аш вакытында ашарга.

Грипп киң таралган көннәрдә көн саен ике-өч тырнак сарымсак ашарга.

Ак чыршы маен иснәп яки 2-4 тапкыр бер-ике тамчысын авызга тамызып, грипптан котылып калырга мөмкин; бик аз гына борын төбенә ышку да, учка тамызган тамчыны иснәү дә шундый ук нәтиҗә бирә.

Гриппны һәм сулыш юлларының каты авыруларын (ОРЗ) кисәтүнең иң нәтиҗәле чарасы — организмны чыныктыру, авыруларга бирешмәслек итү. Моны фәнни медицина һәм халык медицинасы да хуплый.

Чыныгу. Чыныгуга тәнне салкынча (ләкин 19-20 градустан да салкын булмаган) су белән сөртү яки аякларны даими рәвештә ваннага тыгу юлы белән ирешелә. Тәннең өске өлешен иртәнге гимнастикадан соң юеш сөлге белән сөртү, ә йокларга ятар алдыннан аякларны бер-ике минутка гына ваннага тыгып алу максатка ярашлы санала. Ләкин бу эшләрдән соң тәнне кызарганчы коры сөлге белән ышкырга кирәк.

Әмма колаклары, борын чокырлары дәвамлы авыру кеше, су белән артык мавыкканда, сырхавын көчәйтеп җибәрүе ихтимал.

Тир чыгаргыч матдәләр гриппка каршы юнәлтелгән. Авыруга күпләп татлы җылы чәй, морс эчерергә кирәк. Бу кыска вакытка канны сыегайта, анда вирус агуының туплануын киметә. Кура җиләге вареньесы, юкә чәчәге кайнатмасы һәм башка шундый кайнатма, төнәтмәләр эчкәч, тир чыгу арта, ә аның белән бергә кандагы агу да чыга. Шул рәвешле организм зарарлы матдәләрдән тизрәк арына, кеше аякка тизрәк баса.

Какырткыч дарулар (термопсис, терпингидрат, яртылаш боржом суы салган кайнар сөт) сулыш юлларына җыелган какырыкны сыегайту, күпсанлы вируслар тупланган ул сыеклыктан котылу өчен кирәк.

Халык медицинасында гриппка каршы үләннәр
Кара карлыган аеруча нәтиҗәле чаралардан санала. Аны, кайнар су һәм шикәр кушып, көненә дурт стакан эчәргә кушыла. Җимешләреннән генә түгел, сабакларыннан да кайнатма ясарга тәкъдим ителә. Моның өчен бер уч вакланган сабакны дүрт стакан кайнар суда чәй кебек пешерергә, 5 минут кайнатып алырга, шуннан соң дүрт сәгать томалап тотып парландырырга әйтелә. Йоклар алдыннан шуны җылы килеш шикәр салып ике стакан эчәләр. Мондый дәва ике тапкыр эшләнә.

Кура җиләге — иң яхшы тирләтүче һәм температураны төшерүче. Аны төрлечә кулланырга мөмкин. Җиләкләреннән ясалган сиропны ютәлдән һәм тамак авыртканнан эчәләр. Киптерелгән бер аш кашыгы җиләк өстенә кайнар су көеп егерме минут тоткач, көненә ике тапкыр кайнар көе эчәргә тәкъдим ителә.

Кура җиләген һәм юкә яфрагын бертигез микъдарда алып, бер аш кашыгы шул кушылма өстенә бер стакан кайнап торган су койгач, егерме минут томалап тоталар да, сөзгәч, төнгә каршы бер стакан эчәләр.

Бер күләмдә алынган кура җиләге, үги ана яфрагы, әнеч җимеше, тал кайрысы катнашмасы төнәтмәсен, тирләткеч сыйфатында, шулай ук төнгә эчәргә ярый.

Грипп вакытында нарат җиләге (брусника) киң кулланыла. Җиләгеннән морс ясыйлар. Сабаклардан һәм яфракларыннан төнәтмә әзерлиләр. Моның өчен бер аш кашыгы сабак өстенә бер стакан кайнар су коела, утыз минут төнәткәч, сөзелә. Көненә 4-5 тапкыр икешәр аш кашыгы эчелә.

Нарат җиләге белән җир җиләген тигез күләмдә алып, сыгынты хәзерләргә дә мөмкин. Моның өчен бер аш кашыгы кушылма өстенә бер стакан салкын су коела, кайнар дәрәҗәгә җиткерелгәч, сыгынтыга бал өстәлә. Кайнар килеш көненә 3-4 тапкыр эчелә.

Әфлисун — гриппка каршы кулланылган нәтиҗәле чараларның берсе. Аны һич тартынмый ашарга кирәк.

Терелә башлагач, гайрәт һәм көчне кайтаруга гөлҗимеш төнәтмәсе нык булыша. Бер аш кашыгы кипкән җимеш өстенә ике стакан кайнап торган су коела, аннары шул бер тәүлек термоста тотыла. Көненә 2-3 тапкыр шуны яртышар стакан эчәләр.

Каен җиләге яфрагыннан ясалган төнәтмә дә файдалы. Бер-ике аш кашыгы кипкән яфрак өстенә ике стакан кайнап торган су койгач, ул суытыла, ә аннары һәр ике сәгать саен берәр аш кашыгы эчелә.

Каен гөмбәсе — мөшкәсе (чага) үсеп утырган яки киселгән агачларда була. Үсеп утырган гөмбәне кисеп алгач юалар, угычта уалар, ә кипкәнен дүрт сәгать буе салкын суда җебетәләр. Уылган бер өлеш гөмбәгә биш өлеш кайнатылган, ләкин 50 градустан эссе булмаган су салына, ике тәүлек тоткач сөзелә. Ашарга ярты сәгать кала берәр стакан эчелә.

Артыш җиләге сыгынтысы да хәлсезлектән котылырга, дәрт-дәрманны кайтарырга булыша. Аны болай әзерлиләр: бер аш кашыгы җиләк өстенә ике стакан кайнар су коялар, 20 минут кайнаткач сөзәләр. Шуннан соң көненә өч тапкыр берәр аш кашыгы эчәләр.

Авыру башланган чорда аякны кайнар суга тыгып утыру яки горчица ваннасы ясау бик файдалы. Алар борын-тамакның лайлалы сүрүендә тамырларны узеннән-үзе киңәйтә, терелергә ярдәм итә. Шул ук вакытта борын тыгылганны бетерә, тын алуны җиңеләйтә торган дарулар да кулланыла. Санорин, галазолин, 2-3 процентлы эфедрин сыекчасы, хәзергеләрдән називин, борынга өреп кертелә торган һәртөрле порошоклар шулар исәбендә.

 

Фото: https://pixabay.com

Нур сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев