Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Грипп сәбәпле, Россиядә 111 мәктәпне карантинга япканнар

Карантин чаралары кайбер мәктәпләргә генә кагыла, чөнки авыручылар саны сезонлы күрсәткечләрдән артык түгел.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә грипп белән авыручылар арту сәбәпле, 111 мәктәпне карантинга яптылар. Бу турыда Россия Мәгариф министрлыгына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Россия Мәгариф министрлыгы күзәтү мәгълүматлары буенча, ковид инфекциясе сәбәпле түгел, ә сезонлы грипп аркасында 111 мәктәп (барлык мәктәпнең 0,13 проценты) ябылган. 34 мәктәп штатлы режимда эшли башлаган. Кайбер мәктәпләрдә аерым сыйныфлар гына карантинга җибәрелгән», — дип сөйләделәр министрлыкта.

Реклама

Авыру очраклары, нигездә, мәктәптә эшләүче өлкәннәрдә ачыкланган. Укучылар арасында авыручылар сирәк, диделәр ведомствода.

Карантин чаралары кайбер мәктәпләргә генә кагыла, чөнки авыручылар саны сезонлы күрсәткечләрдән артык түгел. Узган атна ахрында коронавирус аркасында Россиядә 94 мәктәп ябылды, 34 уку йорты карантиннан чыкты, дип хәбәр иттеләр министрлыкта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев