Реклама
Саба районында узган атна белән чагыштырганда (05.03 буенча 11.03.2018) респиратор-вирус инфекциясе белән чирләүчеләр саны 4 тапкырга арткан.
Грипп - кискен йочышлы авыру, аны А,В,С грипп вируслары китереп чыгара. Бу вирус авыру кеше белән сөйләшкәндә, йөткергәндә, төчкергәндә ега. Сөлге, урын-җир, табак-савыт аша да йогарга мөмкин. Коры һавада вирус 2-5 атнага кадәр саклана Шуңа күрә авыру яткан бүлмәне ешрак җилләтергә, юарга киңәш ителә.
Вирус белән зарарлануның беренче билгеләре 1 атнадан соң гына күренә башларга мөмкин, ешрак 1-2көннән.
Авыру вакытында тән t 38-39С күтәрелә, мускуллар, буыннар,баш авырта, тамак карлыга, сулыш юллары томалана. Балаларда косу һәм эч китү күзәтелергә мөмкин.
Вакытында дәваланмасаң, грипп баш мие зарарлануга, үпкә, йөрәк, борын куышлыгы авыруларын китереп чыгарырга мөмкин.
Башка респиратор-вирус чирләре дә җиңел генә үтми.
Чирнең беренче билгеләре күренә башлау белән табибка мөрәҗәгать итергә кирәк.
Башка семья членнарын чирдән саклау өчен
Эпид сезонда грипп һәм кискен респиратор - вирус чирләреннән сакланыр өчен
Әгәр үзегездә грипп билгеләрен сизәсез икән,өйгә табиб чакыртыгыз.
Сәламәт булыгыз!
ГАУЗ "Сабинская ЦРБ" эпидемиология мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Р.З.Фаттахова.
Безнең Вконтаке челтәренә языл!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз