Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Грипп килә!

Быел кыш дөньяда соңгы унбиш елда күрелмәгән көчле грипп эпидемиясе күзәтеләчәк. Шушы көннәрдә Америка галимнәре шундый хәбәр белән “шатландырды”. Русиядә грипп афәте декабрь ахырында башланыр дип фараз ителә. Вирусның иң югары ноктасы гыйнвар уртасына туры киләчәк, дип кисәтә белгечләр.

Грипп эпидемиясе һәр елны Җир шарында яшәүче халыкның 15% зарарлый. Грипп белән 500 миллион кеше авырса, шуларның 2 миллионы вафат була. Бу авырудан ничек итеп сакланырга соң?

Иң яхшысы, әлбәттә, үз вакытында вакцина ясату. Ә менә грипп чорында авырткан кешеләр белән азрак аралашырга һәм алардан кимендә 1 метр ераклыкта булырга кирәк. Авыру белән бер бинада булганда битлек киегез. Грипп котырган чорда, гомумән, битлек киеп йөрү хәерле. Кулны сабын яки составында спирт булган махсус сыекча ярдәмендә еш юу да гадәткә керсен.
Кулларыгыз белән күзгә, борынга, авызга азрак кагылырга тырышыгыз.
Ишек тоткаларын, җиһаз, уенчыкларны һәм башка каты өслекләрне чистартып торыгыз.
Борынны сабын, марганцовка, фурациллин, сода эремәсе һәм ромашка төнәтмәсе белән юдыру да грипп йогудан ярдәм итәчәк.
Витаминнар чыганагы булган яшелчә, җиләк-җимешләрне күбрәк ашагыз, ашау рационын төрләндерегез.

 

Фото: https://pixabay.com


Чыганак "Кызыл таң"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев