Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Грипп чигенә

Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова сүз­ләренчә, 20 марттан Россиядә тын юллары вируслы инфекциясе һәм грипп белән авыручылар саны 14 процентка арткан.

Татарстанда да авыручылар саны күбәйгән, кош гриппы таралган икән дигән имеш-мимешләр йөри. Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, мониторинг тикшерүләре нәтиҗәсендә, күчмә кош - кыр үрдәкләрендә чынлап та А гриппы ачыкланган булган.

- Бу тикшерүләр белән Новосибирск шәһәрендәге «Вектор» фәнни-тикшеренү институты шөгыльләнә. Әлегә алардан рәсми җавап юк. Шуңа да республикада кош гриппы бар дип әйтеп булмый. 20сеннән 26 мартка кадәр Татарстанда грипп һәм тын юллары вируслы инфекциясе белән 15523 авыручы теркәлгән. Бу күрсәткечләр, узган атна белән чагыштыр­ганда, 5,6 процентка кимрәк, - дип аңлаттылар Рос­потребнадзорның Татарстан идарәсендә.
Кыскасы, грипп чигенә.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев