Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Грециядә ял иткәндә вафат булган хатынның ни сәбәпле үлүе билгеле булды [+фото]

Грециянең Крит утравындагы кунакханәсендә вафат булган хатын гөмбә белән агуланган булырга мөмкин. Бу хакта Крит утравы телеканалы хәбәр итте.

"Интертат" электрон газетасы инде хәбәр иткәнчә, дүрт кешелек гаилә 1 июльдә Ираклионга килә һәм Херсонес шәһәрендәге кунакханәгә урнаша. Гаилә башлыгына 45, хатынына 41, кызларына 14, улларына 3 яшь була. Crete TV каналы хәбәр иткәнчә, якшәмбе гаилә иртәнге ашны ашый, бүлмәгә киткәч, ханым үзен начар хис итә башлый һәм кызыннан табибны чакыруларын сорый. Табиблар килгәндә ул инде үлгән була. Аның 45 яшьлек ире "полиорганная недостаточность" - ягъни берничә органы берьюлы начар эшли башлавы сәбәпле, үзен бик начар хис итә башлый. Аны реанимациягә салалар.

Крит телевидениесе репортажыннан кадрлар. Реанимациядәге Татарстан туристы

Экспертлар фикеренчә, гаилә ял итәргә барганчы, Россиядә булганда ашаган гөмбә белән агуланган. Агулануның нәтиҗәсе үзен берничә көннән соң сиздергән.

Токсикология бүлеге профессоры һәм суд экспертизасы лабораториясе профессоры Аристидис Цацакис әйтүенчә, туристлар кеше гомере өчен куркыныч агу белән агуланган булганнар.

Реклама

Агулануның сәбәбе гөмбә ашау ихтималы турында Россия вәкилләре дә белдергән. Рәсми затлар әйтүенчә, ир белән хатын юлга чыгар алдыннан, әти-әниләрендә кунакта булган һәм гөмбә ашаганнар.

Вафат булучының җәсәден Россиягә озату

Россиянең Афинадагы конксуллыгында бу хакта рәсми рәвештә хәбәр ителмәде. Вафат булучының җәсәде Россиягә озатылган. Консуллык каза күрүчеләрнең балаларын өйләренә кайтарып җибәргән.

Каза күрүчеләрнең балалары Россиягә кайтарып җибәрелде, дип хәбәр итә телеканал.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев