Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

GONGTV каналында “СПЕЦНАЗ”лы проект старт ала [+видео]

Яңа телевизион сезонда GONGTV спорт һәм музыка каналы өр-яңа тапшыру тәкъдим итә: "СПЕЦНАЗ-парад" исеме астында чыгучы хит-парадта татар эстрадасының иң яхшы клиплары беренчелек өчен көч сынашачак. Тапшыруның алып баручысы - Илназ Миңнеханов. Ул инде тамашачыларга танылган җырчыларның концертларында чыгыш ясаган алып баручы буларак таныш.

Хит-парадта катнашучы күп кенә артистлар "Манзара" музыкаль премиясе лауреатлары һәм 2017 нче елгы премия номинантлары. Бу елны чараның оештыручылары - GONGTV каналы һәм PIXELFILMS PRODUCTION кинокомпаниясе "Манзара" премиясен тапшыру тантанасы яңа форматта узачак дип вәгъдә итә. Тиздән иң яхшы җырчыларны һәм спортчыларны Казан каласында үткәреләчәк зур спорт һәм музыка бәйрәмендә күреп булачак.

Реклама

---
Gong-TV

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

GONGTV каналында “СПЕЦНАЗ”лы проект старт ала [+видео]

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев