Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Гомерем мизгелләре

Аллаһы Тәгалә биргән шушы гомеремдә СССР һәм Русия дигән илләрнең берничә «патша»сына хезмәт итәргә туры килде.

Үзем яшәгән чорда беренче патша Сталин иде. Халыкның куркып, калтырап торган заманы. Көне-төне эшләсә дә, үзләре ач, ялангач. Мин инде бишектән төшеп, сәкедә яки тәрәзә төбендә утырам. Урамга чыгарга кием юк.

1949нчы елның сентябрь ае. Култык астына бер дәфтәр белән карандаш кыстырып, беренче класска укырга килдек. Хәзерге кебек, безне беркем дә озата килмәде. Әниләр көне-төне колхоз эшендә. Гаиләдә без җиде бала: 4 кыз, 3 малай. Күбебез яланаяк. Укытучы Хәтимә апа безне бик ачык йөз белән каршы алды. Мәктәпнең тәрәзәләрен санап чыккан өчен «бишле» дә алдым әле.

1953нче ел. Сталин бабай үлгән. Авыл халкы бик борчыла. Елаучылар да бар. Кем булыр икән безнең патша? Дөнья бетмәс микән? Дөнья бетмәде. Никита Хрущев килгәнче әле тегесе, әле монысы патшалык итеп алгалады. Шырпы бер тиенгә калды, тозның да бераз бәясе төште. Хөкүмәткә булган налоглар, заемнар шул килеш калды. Бик зур Совет Армиясен ашатырга, коралландырырга кирәк бит. Чит илдәге дусларыбызны да онытырга ярамый. Шул шырпы белән тоз арзанайганга да халык җиңел сулап куйды. Керосин исә һаман «пай» башыннан.

СССРның икенче зур патшасы Хрущев булды. Без аңа бик ышандык. Инде мин дә башлангыч мәктәпне «бишле» билгеләренә генә тәмамлап, күршедәге Күлле Киме мәктәбенә йөреп укый башладым. Дүрт чакрымдагы ул мәктәпкә йөреп уку өчен чүпрәк букча кирәк булды. Әни кабырчыклы сөлгесеннән үзе тегеп бирде. Яңгыр яуганда китап-дәфтәрләр юешләнә иде. Бишни караны да үзем белән йөртәм. Авып китсә, харап эш, китаплар гына түгел, колакларыбыз да шәмәхәләнә.

Алтынчы класста укыган елларым. Күлле Киме малае З. Ринат белән бик дуслашып киттек. Бер партада утырабыз. Ринатның әтисе бар, минеке сугышта үлеп калды. Берсендә абыемнан калган, борчак белән ата торган агач пистолетымны алып бардым. Үзебез ачлы-туклы булсак та, шукланабыз. Йөрәкләребез яшь, таза-сау. Озын тәнәфестә Ринатны теге пистолет белән куркытырга булдым. Ул парта өстенә менеп басты, ә мин идәндә, пистолеттан атам, дип куркытам. Шул вакыт коридордан узып барган дежур укытучы - Әтнә районының Зур Җогып авылыннан килеп укытып йөрүче Рәхим абый минем букчам кадәр йодрыгы белән колак төбемә менеп төшмәсенме! Аңымны югалтып, парта астында күпме ятканмындыр. Табиб чакыртасы урынга, ул мине һаман типкәләп, орышып маташа иде. Бу хәл хәзер булган булса? Әтисез малайга суксам да ярый дип уйлагандыр ахрысы. Әле уку елы беткәнче мине шушының белән ачуландылар.

Башлангычта укыганда булган тагын бер вакыйга истә калган. Балалар аз булганга, бер бүлмәдә икешәр класс укыйбыз. 4нче белән 3нче класс, 2нче белән 1нче класс. Күрше авылны Кечкенә Үртәм дип тә, Крестьян Үртәме дип тә йөртәләр иде. Хәзер бу авыл урынында күкрәп иген үсә. Ә. исемле бер классташыбыз аягына кияргә булмагач, ертык галошны ике җирдән чүпрәк бау белән бәйләп кигән. Укытучыбыз шул баланы бастырды да, кайсы илдә крестьяннарның хәерче яшәгәнен сорый. «Крестьян Үртәмендә», - ди Ә. «Алай димә, капиталистик илләрдә, диген. Китапта бит шулай язганнар», - ди апа. Ә без көлгән булабыз, югыйсә, бит үзебез дә шул хәлдә. Әле җырлаган булабыз: «Иң бәхетле, иң матур ил - Советлар иле генә». Пионер галстугы алып тагарга кушалар, шуны алырга да акча юк.

Без бер йорттан өч бала укырга йөрибез. Олы апамның пионер галстугы миңа калды. Аякта - чабата. Яңгыр яуса, такта аслы чабата-башмак киябез. Чабата бик тиз туза. Утырып кына тора белмибез. Бер урында гына торган бала авыру була. Әни каяндыр кара эчле галош алып кайтты. Ул галош салкында шакырдап ката да, аяктан төшеп кала. Кайда төшеп калганын да сизмисең. Шуның өчен аны аякка киндерә бау белән бәйләп йөрим.

Күлле Киме авылында ата-анасыз балалар өчен ятимнәр йорты бар иде. Аларны хөкүмәт ашата, матур итеп киендерә. Бер вакыт яңа ел алдыннан әнигә детдом балалары кимәгән, кибеп, катып беткән киез итек биреп кайтарганнар. Үзенчә «материальная помощь» янәсе. Аның башы кунычына караганда озынрак, идәндә йөргәндә дә тая. Мин аны бер генә мәртәбә киеп бардым мәктәпкә, «чаян» дип көлделәр. Ул итек безнең йортта бик озак гомер итте. Әле армиядән каткач та күрдем мин аны, хәтта көя дә ашамады аны.

Авыл балалары кышкы каникулда да бушамыйлар иде. Колхоз җирен ашлау өчен хуҗалыктан көл, тавык тизәге җыя идек. Җәйге каникулда исә бер генә көн дә эшсез торган булмады. Колхозның бәрәңгесе, печән җыю, ат һәм сыер көтүләре, төнге көтүләр - бар да балалар өстендә булды. Хрущев үзенең бер язмасында дуңгызлар көтүе турында язган иде. Дуңгыз көтүчесеннән ил башлыгына кадәр күтәрелгәч, миннән дә зур кеше чыгар әле, дип хыяллана идем. Әмма «зур кеше» булып булмады, чөнки дуңгыз көтүе көтәргә туры килмәде. Әмма бер тапкыр бәрәңге бакчасыннан куалап чыгарырга туры килде.

Бәрәңге бакчасы дигәннән, никтер аны яз бер, көз бер үлчиләр иде. Карап торган бар байлык - бәрәңге бакчасы. Күп булса, 20-25 сутый була инде ул. Өйдә кем бар, олысы-кечесе колхозга бушка эшли. Шуның өстенә бакчагызны алабыз дип куркытып торалар.

Мәктәпне тәмамлагач, бәхет эзләп, Донбасс якларына барып чыктым. Гаиләләре белән шахтада эшлиләр. Бакчалары 50 сутый. Анда ниләр генә үсми. Аңламассың бу дөньяны.

Н.С. Хрущев, СССРда социализм төзеп бетердек, ил эчендә бернинди дә куркыныч янамый, хәзер коммунизм төзи башлыйбыз, дигән иде. Коммунизм төзергә Л. Брежнев дигән патша килде. Гасырлар буе печән үскән болыннар сукаланды, сазлыклар бетерелде, куаклыклар киселде (хәзер бу җирләрдә бер нәрсә дә үсми). Кечкенә елгалар, без чиләк-чиләк балык тоткан инешләр сусыз калды. Коммунизмга таба атлый башладык. Авылларда эчүчелек тамыр җәйде. Күпме яшьтәшләребез, туганнарыбыз шуның аркасында вакытсыз бакыйлыкка күчте.

Л. Брежнев та мәңгелек патша була алмады. Аннан соң кыска гына вакытка патша булып алганнарын язып тормыйм. СССР дигән илдә тиз арада әллә ниләр үзгәртеп булмый. М. Горбачев килеп, астындагы урынын җылытканчы ук, илдә үзгәртеп корулар башланды. Наполеон, Гитлер ише юлбасарлар дә җиңә алмаган илне сугышларсыз гына сүтә дә башладылар. Аңа инде Ельцин атлы патша бик булышты. Илнең икътисады бетүгә якынлашты. Милициягә эш күбәйде. Халыкның эштән кайтканын автобус тукталышларында, кафе яннарында «айныткыч» машиналары белән көтеп кенә торалар иде. Чыккан бер кеше тиз генә айныткычка озатылды. Исерек булу да кирәкми, аракы исе килсә, шул җитә. Милиция начальниклары: «Егетләр, әйбәт эшләгез!» - дип, йодрык сугып, егетләрне озатып кала. Җирдә аунап яткан пычрак киемле кешеләргә тими алар, чисталарны, акчалыларны «аулыйлар». Эшчеләр хезмәт хакы алган көнне боларда «урак өсте». Милициянең дә ашыйсы, аракы эчәсе бар. Билгеле инде, эшчеләр кесәсеннән.

«Айныткычка» эләккән кеше бик күпне югалта иде. Иң беренчедән, тазалыгын. Икенчедән, айлык, еллык премияләрен. Аннары штраф сугыла. Балалар бакчасына, машинага, фатирга дигән чиратта аның исеме арткарак күчерелә.

Сигез сәгать станок артында торган завод эшчесе, пультта утырган газовиклар, нефтьчеләр, авыл хуҗалыгында эшләүчеләр (иң авыр эш авыл хуҗалыгында) шушы илне баеттылар. Армия, мәктәп, вузлар, пенсионерлар алар өстендә. Тук чырайлы, энәдән-җептән киендерелгән, коралландырылган милиция үзләрен туендыручыларның кулларын артка каерып богаулап, бик эш кырган кебек кыланалар. Айныткычта булмаган кеше андагы хәлләрне күз алдына да китерә алмый. Син анда «преступник». Киемеңне йолкып кына салдыралар да (төймәләрен чишеп, замокларын төшереп тә тормыйлар), идәнгә томыралар. Кигән киемең тәмам пычранып, тапталып бетә. Сине бер трусиктан гына калдырып, салкын тимер «түшәк»кә салалар. Авызыңны ачсаң, түшәмгә чылбыр белән ыргак эленгән. Монысы «ласточка» дип атала. Кызыл битле, пычрак халатлы табиб әмер бирә: «Бу «натуральный алкоголик, тимер «түшәктә» озаграк тотарга!» Эштән соң өйгә кайту хәвефлегә әйләнде. «Оргсинтез» заводында эшләүче Харис абыйны төнге сменадан кайтып барганда өч тапкыр алып китәләр. Анда тентиләр, протокол төзиләр, кыйммәтлерәк әйберләреңне алып калалар. Айныткычтан чыгып, 100 метр да китәргә өлгермәстән, тагын каршыга чыгып, кабат алып китәләр. Өченче сменага эшкә барырга кан калтырап торасың, тотып алып китмәгәйләре, дип.

Русиянең иң авыр, иң таркау вакытлары Путинга калды. Тагын берничә ел Ельцин патшалык итсә, белмим, ил нишләп беткән булыр иде. Путинны берара юрист Медведев алыштырып торды. Бик эшлекле булып кыланып, милицияне полициягә әйләндерде, айныткычларны яптырды. Европача яши башладык. Төрмәләр дә кыскартылды. Аның каравы, караклар, мошенниклар үз эшләрен әкертен генә эшли бирә. Менә кемнәр белән көрәшәсе булган ул милициягә. Телевизордан әкрен генә «секрет»ларны чишәләр. Инде Путин тагын дүртенче срокка да сайлана икән, ил эчендә тәртип урнаштырылмый калмас. Сугыш чоры балаларын да онытмас, дип өметләник. Әгәр дә Путин да безне искә алмаса, башка патшалар чорында без инде барыбыз да бакыйлыкка күчеп беткән булачакбыз.

http://beznen.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев