Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Гөлсирин күпме тора? Ә Фирдүс?

Җырчылар, артистлар, алып баручылар өчен чираттагы «урак өсте» башланды. Яңа ел алдыннан һәр коллектив диярлек корпоративлар уздыра. Оешма көчлерәк, зуррак булган саен, бәйрәмнәр күңеллерәк, зәвыклырак, баерак уза.

Билгеле инде, андый бәйрәмнәргә эстрада йолдызларын да чакыралар. Табын артына түгел – эшкә, әлбәттә. Әгәр дә Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитовны чакырсагыз – 60 мең сум, Гөлсирин үзе генә 50 мең сумга җырлый. Азат белән Гөлсирин программасы 1 сәгатьлек һәм аңа 12 җыр кергән. Азат белән Рәнис Габбасов өчен – 30ар мең, Зәлиләне чакырганда, 20 мең сум түлисе була.

Яшь башкаручы Айдар Рәкыйпов та мәҗлесләрдә, корпоративларда чыгыш ясый. – Программаны алдан сөйләшеп килешәбез. Төрле кешенең төрле җырлар ишетәсе килә. Мин аларга үземнең репертуарда булганнарын сайлап тәкъдим итәм. Бәяләргә килгәндә, төгәл генә әйтә алмыйм, барысын да сөйләшкәннән соң гына билгеләргә була, – диде Айдар Рәкыйпов.

Чагыштыру өчен Русия күләмендәге алып баручыларны язам. Иң популяр алып баручыларның берсе Дмитрий Нагиев Яңа ел кичегезне 5 миллион сумга бизәргә риза.

Иң кыйммәтле кунак – Элвин Грей. Узган елда җырчыны ярты миллион сумга чакырып булса, быел ул 600 мең сум «тора». Бу бәягә артист 1 сәгатьлек программа күрсәтергә вәгъдә итә.

 

Салават Фәтхетдиновның бәя­ләре артмаган. Былтыр да, быел да – 250 мең сум. Ул бәягә 9 җыр башкара, диелгән, димәк, эстрадабыз мэтрының бер җыр башкару бәясе – 30 мең сум тирәсе.

Реклама

Фирдус Тямаевны үзен генә чакырту – 200 000 сум. Ә менә төркеме белән килсә, бәя 100 000 сумга кыйммәтрәк. Әмма иң рәхәте шул – алар кич буе сезнең белән бәйрәм күрке булып торачак.

Данир Сабиров та кичегезне 200 мең сумга бизәргә «риза», дип яза Кызыл таң.

 

Автор: Резеда Галикәева

Фото:http://i.ytimg.com/vi/stVnJqHF4Sg/sddefault.jpg

Чыганак:https://kiziltan.rbsmi.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев