Саба ТВ

Гөлназ Асаеваның никах шатлыгын кем боза?

Җырчы социаль челтәрләрдән халыкка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр. Гөлназ Асаева һәм аның җанашы Вилдан Шәмсетдинов интервью алырга теләгән журналистлар һөҗүменә дучар булганнар.

Узган атна азагында яшьләр никах укытты. Әлбәттә, яңа эш атнасы башлану белән күп кенә журналистлар Гөлназ белән Вилданнан интервью алырга теләде. Әмма бу эшне әлегә беркем дә башкара алмады. Һәм менә ни өчен.
 
- Хөрмәтле журналистлар, без никах темасына интервью бирүдән баш тартабыз. Зинһар, директорларыбызга, танышларга һәм туганнарыбызга мөрәҗәгать итүдән туктагыз. Аңлавыгыз өчен рәхмәт! - дип яза Гөлназ социаль челтәрдә.
 
Шулай да Гөлназ үзе бу тема буенча фикер алышуга каршы түгел, әмма ире журналистлар белән сөйләшүдән баш тарта, дип белдерде.
 
 
 
Фото: җырчының шәхси аккаунтыннан

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: