Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Гөлнара Тимерҗанова: «Ике баламны югалттым, кайвакыт уйланам кемнең күзе тигән, кем каргаган?»

..

Гөлнара апа, бала кайгысы... Ничек булды ул?

- Табиблар үзләре таптырды, ягъни бала үз вакытында тумады. Бары тик 6 айга кадәр генә карынымда йөрттем. Моңа кадәр дә балам төште. Ике бала югалттым. Кайвакыт уйланам, нигә кирәк булгандыр миңа бу кайгылар?! Кемнең күзе тигән, кем каргаган?! Беркемгә дә бала кайгысын күрергә язмасын.

Ике балаң үлде?..

- Әйе, анысын кеше белми. Иң беренче балам төште. Өйләнешеп, зур дус гаилә булабыз дип хыялланып йөргәндә, балабызны югалттык.

Беренче балаң туып үлде?

- Әйе, 18 көн буе канап яттым. Көндез кан акмый иде, ә менә төнлә кан чишмәләрдәй була иде. Әле ул 2006 елда нинди медицина булсын?! Русча әйтсәк, «отслойка плаценты» булган. «Болай булмый, Иделне ятим калдырасыз дип», - врачлар операция ясадылар. Бала үзе тын ала алмый иде...Аллаһка ялвардым, әй, сорадым. Алтынчы көнне бала үлде.

Бу хакта тулырак: intertat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев