Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Гөлбәдәр Вәлиевадан үзенчәлекле кыстыбый пешерү ЫСУЛЫ

Кыстыбыйны пешерергә дә, ашарга да яратмаган кеше юктыр. Бер районда аны бә­рәң­гедән генә пешерәләр, кемнәр өчендер кыстыбый тары ярмасыннан пешерелергә тиеш кебек. Һәр хуҗабикәнең үз рецепты. Арча районы, Шушмабаш авылында яшәүче Гөлбәдәр Вәлиеваның кыстыбый рецепты бөтенләй дә үзенчәлекле, ул аны сыек камыр­дан ясый. Белен кебек икән дип бутый күрмәгез тагын,...

Кыстыбыйны пешерергә дә, ашарга да яратмаган кеше юктыр. Бер районда аны бә­рәң­гедән генә пешерәләр, кемнәр өчендер кыстыбый тары ярмасыннан пешерелергә тиеш кебек. Һәр хуҗабикәнең үз рецепты. Арча районы, Шушмабаш авылында яшәүче Гөлбәдәр Вәлиеваның кыстыбый рецепты бөтенләй дә үзенчәлекле, ул аны сыек камыр­дан ясый.


Белен кебек икән дип бутый күрмәгез тагын, һич кенә дә беленгә охшамаган, үзегез дә пешереп карый аласыз. Гөлбәдәр апа үзенең серләре белән бик теләп уртаклашты:

- Безнең гаиләбез ишле, ризык­лар күләме дә шул исәптән алына. 1 литр сөткә 7 йомырка, 2 кашык сыек май салып блендер яки ка­шык белән әйбәт итеп болгатасы. Ул коймак камырыннан аз гына сыеграк булырга тиеш. Өстен каплап бераз тотыгыз. Ул арада үзегез эчлек әзерли торыгыз. Без үзебез кыстыбыйны бәрәңге белән ясыйбыз. Аңа суганны атланмай белән кыздырып салсаң тәмле була. Сөтне дә җылытып салыгыз, югыйсә бәрәңге карала. Бер-ике йомырка да сытыгыз. Пешерә башлар алдыннан бер чынаяк сөтне кайнатып чыгарып янәдән камыр өстенә салып болгатабыз. Таба кайнар булсын, ләкин камырны куырып алырга тиеш түгел. Шуңа күрә мин, ике зур табаны янәшә куеп, җәемнәрне чиратлап пешерәм. Димәк, сыек камырны юка гына итеп табага салабыз. Пешергәндә акрын гына кыр-кырыннан куптарабыз. Шулай эшләгәндә, ул янмый. Мин иң элек камыр­ны пешереп бетерәм, аннан соң эчлекне сылап чыгам. Ашларыгыз тәмле булсын. Яратып пешерсәң, ризык һәрвакыт уңа.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев