Саба ТВ

Гиннесс китабына керәбезме?

Татарстан авыл хуҗалыгы үз алдына игенчелек, терлекчелек һәм башка тармакларда елга 5 процент үсешкә ирешү бурычы куеп эшли. Ашлыкка, сөт, ит һәм авыл хуҗалыгында җитеш­те­рел­гән кайбер башка про­дук­цияләргә тиешле бәя булмау сәбәпле, быел әлеге максатка ирешү аеруча кыен булачак, ди хуҗалык җи­тәк­челәре.

Әмма үсеш белән үсеш арасында да аерма бар. Кайбер районнарда алга бару эшне тиешле дәрәҗәдә оештыру, матди кызыксындыру чараларын актив куллану, намуслы тырыш хезмәт бә­рабәренә булганда, кайбе­рәүләр һаман да күрсәт­кеч­ләрне күпертеп, түшәмнән алынган саннар белән мавыга.


Хәер, бу дөньяда кемнең башкалардан калышасы килсен? Район буенча берсен­нән-берсе югарырак күр­сәткечләргә ирешеп, таныш­ларың, дусларың, туганна­рың алдында горурланып яшәүгә ни җитә.


Намус белән эшләп, югары нәтиҗәләргә ирешүнең гөнаһы юк анысы. Макталса да, мактанса да урынлы. Тик менә бишне унбиш дип арттырып, юкны бар дип күрсәтүчеләргә ни әйтәсе?


Партия заманында җи­тәкче кәнәфиендә дәрәҗәле урын биләүчеләрнең бу юнә­лештә шактый зур тәҗрибә туплавын хәтерлибез. Тик менә базар шартларында җи­тештерелгән продукция кү­ләмен чамадан тыш арт­тыруның нигә кирәге бар? Әйтик, мал-туарның баш санын яисә савым күлә­мен кү­пертеп күрсәтүдән крестьян-фермер хуҗа­лы­гына нинди файда? Ялган саннар сырлаудан керем артмый бит. Ин­вес­тор хуҗа­лыгында да юкны бар дип күрсәтүдән файда юк сыман.


Бар бугай шул. Аеруча урыннарда эшне тиешенчә оеш­тыра алмаган район түрәләренә. Тикшерү килеп, ялганнары ачылса да, түрә үзе түгел, аның ярдәмчеләре гаепле булып кала бит. Төп ялганчы исә иң ахыр чиктә кисәтү алып котыла.


Мисаллар эзләп ерак барасы юк. Янәшә генә урнашкан Менделеевск һәм Алабуга районнары хуҗа­лык­ла­рын­да узган тикше­рүләр вакытында шактый хилафлык­лар барлыгы ачык­ланды. Нәтиҗәдә Менделеевск районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәк­чесе Хәйдәр Һадиул­лин һәм Алабуга районы авыл ху­җалыгы идарәсе җитәкче­се Илдус Әхмәтов ялган күр­сәт­кечләр өчен эшләрен­нән алынды.


Әйтергә кирәк, Татарстан Президенты Рөстәм Миң­неха­новның республика ки­ңәшмә­ләрендә район җитәк­челәрен өстәп язулар­ның ахыры начар булачагы турында бер­ничә тапкыр ки­сәтүенә дә карамастан, кайбер районнар бүген дә әлеге чирдән арына алмый.


Хәер, күрсәткечләрне ничек бар, шулай язсаң, тавык­лар да көләрлек булганда, түрәләрнең башка чарасы да калмыйдыр. Җиң сызганып эшләүгә караганда, юкны бар дип язу күпкә җиңелрәк бит.


Редакция карамагында булган мәгълүматлардан кү­ренгәнчә, күпертеп язулар күбрәк крестьян-фермер ху­җалыкларына кагыла. Алабуга районы авыл хуҗалыгы идарәсе тарафыннан бирел­гән рәсми документларда дис­тәдән артык фермер ху­җалыгында мөгезле эре терлек саны 482 башка арттырып күрсәтелә.


Шунысы гаҗәп: фермерлар М.Шакирҗанов, Д.Заманов, Р.Алиев һәм башкалар раславынча, хуҗалык­ларын­да бу кадәрле мөгезле эре терлек барлыгын белмә­гән­нәр. Фермер Андраник Никосян исә хуҗалыгында 200 баш сыер барлыгын бары тик тик­шерүләрдән соң гына ачык­лаган. Минем беркайчан да сыер асраганым булмады, дип аптырый.


Фермер Рәмис Алиев хуҗалыгында рәсми отчетта мөгезле эре терлек саны 43 дип язылган. Фактта исә фер­мерның 34 баш мөгезле эре терлеге бар. Фермер Сергей Шалин да, үз хуҗа­лыгын­дагы терлек санын 30 башка арттырып язу кемгә кирәк булды икән, дип аптырый.


Кемгә булсын, район җитәкчеләренә инде. Ни өчен дигәндә, кәгазьдә Алабуга сыерлары республикада иң күп сөт бирүчеләр рәтендә икән бит. Оператив мәгъ­лүматларга караганда, кайбер фермер хуҗа­лыкла­рын­да бер сыердан савылган сөт күләме Гиннесс китабына кертерлек – 80 килограммга җитә. Отчеттагы сан­нарга ышан­саң, Н.Праздников ху­җалыгында бер сыердан – 36, М.Ша­кир­җа­нов хуҗалыгында 29,2 килограмм сөт савалар икән.


– Нинди 80 килограмм булсын? Гадәттә, 10-15 килограммнан артмый, – ди фермер Динарис Заманов.


Алда әйтелгәнчә, фермерлар бу турыда белмиләр дә. Аның каравы, район буенча савылган сөт күләме ике тапкыр арткан. Тик мондый күрсәткечләр белән ерак барып булмый шул.

 

Камил Сәгъдәтшин

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 129, 08.09.2018/)

 

 

 

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: