Саба дулкыннары

Германиягә барасың киләме? Авылга кайт

Яшь фермерлар Раилә белән Илдар Гарифуллиннар гаиләсенең бер хыялы бар: авыл башында гына урнашкан шәхси кырларында мегаферма төземәкче алар. Сыерлар иректә йөриячәк, савым вакыты җиткәч урыннарына үзләре килеп басачак. Сөтләре дә саекмый, көненә өчәр тапкыр савып булачак. Ә ферма тирәсендә туристлык комплексы җәеләчәк...

Әкият дисезме? Бер дә алай түгел, яшь гаилә мондый ферманы Германиядән күреп кайткан.
Эш агачы бирер җимеш
Раилә белән Илдар гаилә тормышының башында күп кенә яшьләр кебек бәхетләрен калада - Чаллыда сынап карый. Ләкин авылның иркен болыннарына, саф һавасына ияләнгән егет белән кыз күңеле таш калага сыешмый. Ярты елдан соң туган яклары - Яңа Чишмә районы, Шахмай авылына кайтып төпләнәләр.
- Мин мәктәпrә инглиз теле укытучысы булып урнаштым. Берничә елдан укыту эшләре буенча директор урынбасарына күтәрелдем. Ирем авыл хуҗалыгы тармагында эшли. Тәвәкәлләдек тә, үзебезнең гаилә фермасын булдырырга уйладык, - ди Раилә.
2011 елда зур өметләр белән салынган фермада бүген 30 баш сыер, 60ка якын үгез, бозау, кош-корт асрыйлар. Яшь гаиләгә әти-әнисе дә ярдәмгә килә.
- Беренче өч елы бик авыр булды. Башта ферманың чыгымнарын каплау өчен генә эшләдек дисәк тә була. Тора-бара аз-азлап керемен дә китерә башлады. Нәтиҗәсен күрмәсәк, шуның кадәр мал асрамас идек. Әле һаман фермабызны үстерәбез, яңа техника сатып алабыз, - ди хуҗабикә.


Гаиләнең көне иртәнге дүрттә башлана. Бер кат маллар карап кергәч, Раилә ханым мәктәпкә эшкә китә, кичке өчләр тирәсендә кайта да, тагын маллар янына чыгып китә. Эш кичке унга кадәр дәвам итә. Дәүләт программаларына да кергәннәр. Фермага кадәр 300 метрлы юл салдырганнар. Авылдашлары өчен дә сезонлы эш урыннары булдырлар. Районның сөт комбинатына көненә 400-500 литр сөт тапшыралар. 2014 елда Гарифуллиннар хуҗалыгы республика буенча иң яхшы гаилә фермасы исеменә лаек була.
Бу тырыш гаилә Германиягә ничек барып чыккан соң? Татарстан Республикасының Аграр яшьләр берлеге ел саен авылда яшәүче, хезмәт итүче яшьләр арасында "Үз эшенең остасы" дигән бәйге оештыра. Аның җиңүчеләре 10 мең сумлык сертификат һәм Германиянең Мюнхен шәһәренә стажировкага бару мөмкинлеге ота.

Тырыш, актив гаилә буларак Гарифуллиннарны район хакимияте бәйгегә тәкъдим иткән дә инде.


- Германиядә авыл хуҗалыгында эшләүчеләр иң бай кешеләр дип санала, шәһәрдә исә урта хәллеләр яши. Авыллары да шәһәрләренә караганда матуррак, - дип искә ала сәяхәтләрен Раилә. - Алардагы системаны безгә күчерсәк, авыл хуҗалыгы тармагында эшләү җиңелрәк булыр иде. Германиянең бер Аграр университеты эшчәнлеге белән таныштык. Уку йортының 200 сыердан торган үз фермасы бар, шунда практика уза. Илнең төрле алдынгы оешмалары яңа техникасын фермага бер елга бушка биреп тора. Шул рәвешле алар үзләренчә авыл хуҗалыгына да ярдәм итәләр, үз техникаларын да практикада сынап карыйлар. Бездә дә машина җитештерүче оешмалар шундый ярдәм күрсәтсә яхшы булыр иде. Дәүләт аларга 2 процентлы кредит бирә, бездә исә аның проценты 16га кадәр җитәргә мөмкин, - ди Раилә.

Төгәллек кирәк
Менделеевск районында механизатор булып эшләүче Риналь Әһлиев та 2015 елда алман авыл хуҗалыгы белән танышкан.
- Анда авыл хуҗалыгының 75 процентын фермерлар тәшкил итә. Һәр фермерга 40-50 гектар гына җир туры килә, бездәге кебек меңәр гектарлы кешеләр сирәк. Германиядә кеше хезмәте югары бәяләнә, зур хезмәт хаклары түләмәс өчен фермерлар кырларында үзләре эшләргә тырыша. Күп әйбер роботлаштырылган. Аларның эшкә карашында да төгәллек чагыла. Төгәл үзенекен эшлиләр, төгәл үзенекен алалар. Эшне "тозлап" йөрү юк, - дип уртаклашты хис-кичерешләре белән Риналь.
Хезмәт хаклары да безнекеләрдән нык аерыла. Әйтик, шул ук механизатор Россиядә аена 15 мең сум алса, Германиядә 2 мең евро ала. Гаилә фермалары күбрәк мөгезле эре терлек асрый, терлекләргә ризык үстерә. Зур оешмалар җир эшкәртә. Риналь сүзләренчә, алманнар бер гектардан кимендә 35-110 цетнер уңыш җыеп ала.


Ринал да бу саннарны хыялда гына калдырмыйча, үз кырларында тормышка ашырмакчы. Абыйлары Динар, Эльнар белән өчесенә мең гектар җирләре бар. Рапс, кукуруз, арпа, бодай, солы үстерә алар. Хәзерге вакытта ферма төзекләндерәләр, ике атнадан анда Свердлау өлкәсеннән бозаулар кайтачак.
- Әйтеп тә торасы юк, авыл җирендә эш авыр. Эшлисең-эшлисең, ә акчасы елына бер тапкыр гына керә. Ләкин үз эшебездән тәм табабыз. Әтигә рәхмәт, бу эшне ул башлап җибәрде, без дәвам итәбез. Казан аграр университетында укыганда ук, авылга кайтасымны белдем, - ди Риналь.


Татарстан Республикасының Аграр яшьләр берләшмәсе оештырган "Үз эшенең остасы" бәйгесе быел бишенче тапкыр үткәрелә. Бәйге 27-28 октябрьдә башланачак, ә анда катнашу өчен гаризаларны ике ай алдан кабул итә башлыйлар. Бәйгедә мал табибы, зоотехник, агроном, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче хисапчы-икътисадчы, механизатор, инженер-механик, сыер савучы һәм бозау караучылар үз көчләрен сынап карый ала. Бәйге теоретик һәм гамәли өлештән тора. Беренчесендә үз белгечлегеңә кагылышлы тест үтәргә кирәк булса, икенчесендә эшеңне гамәлдә күрсәтергә кирәк була. Бәйгедә эш тәҗрибәсе бер елдан да кимрәк булмаган һәр яшь белгеч катнаша ала.
- Бу стажировка һәр катнашучы өчен уникаль тәҗрибә. Германиягә барып кайткан яшьләр күзгә күренеп үзгәрә. Алар авыл хуҗалыгы буенча белемнәрен тагын да тирәнәйтергә тырыша. Үсешкә омтылыш барлыкка килә, үз-үзләрендә ышаныч арта, әйләнә тирәләрен яхшы якка үзгәртү турында уйлана башлыйлар. Бәйге һәркемгә ачык, ләкин үз һөнәре белән яшәгән, аның барлык нечкәлекләрен белгән кешеләр генә анда җиңү яулый ала, - диде Татарстан Республикасының Аграр яшьләр берлеге башкарма директоры Ильмира Сабирҗанова.
Хәзерге вакытта берлек Голландия, Италия, Белоруссия илләре белән элемтәләрне ныгыта, бәлки якын киләчәктә яшьләр бу илләргә дә белем тупларга сәяхәт итәр.

Бәйгедә катнашу өчен кирәкле документлар
1.Паспорт
2. ИНН
3. СНИЛС
4.Белем алу турындагы таныклыгы
5 .Хезмәт кенәгәсе (ул җитәкче тарафыннан расланган булырга тиеш)
6. Шулай ук "Росмолодежь" сайтына кереп (https://ais.fadm.gov.ru)
бәйгедә катнашу өчен гариза калдырырга кирәк.


http://shahrikazan.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: