Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Газлы су тазартамы?

Газлы сулар сәламәтлек өчен бик зыянлы дип ишеттем, имеш, балалар аны эчкәч, нык тазара, бу чынлап та шулаймы икән? Алинә Гарипова, Чаллы.



Гарвард галимнәре әйтүенчә, әгәр кешенең аз гына ашаса да, тазару гадәте бар икән, теләсә нинди газлы су, хәтта газлы минераль эчемлекләр дә тазару геннарына тәэсир итәчәк. Нәтиҗәдә, бу симерүгә китерергә мөмкин. Даими газлы су эчкән кешенең организмында матдәләр алмашы бозылу өчен бер ай вакыт җитә. Баллы сулар канда глюкоза дәрәҗәсен күтәртеп, шикәр диабеты китереп чыгарырга да мөмкин.Галимнәр раславынча, еш кулланганда, газлы суларга бәйлелек барлыкка килә. Кешегә сусавын бары газлы су гына баса кебек тоела башлый. Газлы сулар ашкайнату системасына гына зыян салмый, хәтта йөрәк-кан тамырлары авыруларына да сәбәпче булуы бар, дип раслаган Америка табиблары. Алар газлы суларны сату, бу хактагы реклама турындагы законга үзгәрешләр кертүне таләп итә. Татарстанның балалар клиник хастаханәсенең гастроэнтерология бүлеге мөдире, табиб Раилә Низамова да газлы суларны эчәргә киңәш итми. Аның әйтүенчә, баллы, газлы сулар, чәйни торган конфетларда шикәр артык күп, баллы суларны еш куллану кариеска китерә. Ә химик буягыч матдәләр ашказаны кайнату системасын зарарлый. «Күп калорияле ризыкларны яшь организм эшкәртеп өлгерә алмый. Нәтиҗәдә май катламнары барлыкка килә», - ди Раилә Низамова.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев