Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Гастрольдән репортаж: Гөлсирин белән Азат юлда гел бергә, Рәнис хатынын сагына, Раяз кәрт суга, Хәмдүнә апа яшьлеген сөйли

Җырчылар тормышы һәр көн концерт-тамашадан һәм бүләкләрдән торган бәйрәм сыман. Ләкин бу купшылыкның кире ягында гастроль тормышы икәнен күз алдына китерергә кирәк. Гастроль тормышын үз күзем белән күрү һәм тою өчен мин “Дуслык күпере” бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестивалендә катнашучы бер төркем җырчыларга ияреп, юлга чыгып киттем. 11 көндә автобус белән 11 шәһәрне әйләндек - Мәскәү, Пенза, Ульяновск, Самара, Оренбург, Стәрлетамак, Уфа, Екатеринбург, Төмән, Чиләбе, Казанда концерт куйдык.

Гастрольгә китү

Танылган татар-башкорт артистлары белән сөйләшенгән урында, Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры каршында 18.00 сәгатьтә очраштык. Мин килгәндә, музыкант егетләр автобуска аппаратура һәм башка җиһазлар төяү белән мәшгуль иде. Автобус янына иң беренчеләрдән булып, май кояшы кебек, елмаеп, исәнләшеп Ваһапов фестиваленең Гран-при иясе Рәнис Габбазов килеп басты. Тормышта да, иҗатта да тик тормаган җырчы, тиешле урынга бер минутка да соңга калмый килде. Төгәл кеше икән, дип уйлап куйдым.



Озак вакыт узмады, Рәнис янына “Казан егетләре” төркеме солистлары килеп кушылды. Егетләр үз дөньяларында кайный. Аранжировка, җырлар яздыру хакында сөйләштеләр.



Көн җилле булса да, автобуска керергә ашыкмадым. Читтән генә артистларның килүен күзәттем. Юл сумкаларын күтәреп, бер-бер арты татар-башкорт артистлары җыелды - Фидан Гафаров, Айдар Галимов, Хәмдүнә Тимергалиева, Илһам Шәриф, Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов, ИлСаф, Иркә, Раяз Фасыйхов, Марсель Вагыйзов, Илсөя Бәдретдинова, Алсу Әбелханова, Гөлназ Асаева, баянчы Ринат Вәлиев, Гөлназ Сәфәрова, Фирдәт Галиев, Рәнис Габбазов, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Айсылу Габдинова.

Барыбыз да кереп утыруга, автобус кузгалып китте. Юлга чыксам, борчыла башлыйм. Шуңа күрә эчемнән юл догалары укып, исән-имин әйләнеп кайтуны сорадым.



Җырчылар һәркайсы үз эшенә кереште. Кемдер наушникларын көйләп музыка тыңлый, тәрәзәдән юлны күзәтеп бара, фотога төшә, кемдер баш астына мендәр салып йокларга әзерләнә. Арада – тынлык... Чит кешеләр булгач, сүзне нәрсәдән башларга да белми аптырап, уйлап утырам.

Башта минем кем икәнемне һәм ни өчен алар белән Мәскәүгә баруымны белмәделәр. Кузгалып киткәч тә, миннән - журналисттан түгел, алардан сораулар ява башлады, янәсе кем булып барам. “Татар-информ” хәбәрчесе дидем. “Пресса икән. Артык күп сөйләшмәгез, хәзер үк язып чыга. Чамасын белергә, сак булырга кирәк”, - дип көлеште артистлар.



Андый сүзләрдән соң, артистлар миңа ачылмас, алар белән аралаша, уртак тел таба алмам дип уйлаган идем. Ләкин тиз арада танышып, дуслаштык. Барысының да үзара тату мөнәсәбәттә булуын күргәч күңелгә рәхәт булып китте.



Җырчылар белән якыннан танышкач, аралашу үзеннән-үзе җиңеләйде. Күпләре юлда барганда алдагы гастрольләрне искә алды, гаилә хәлләре, балалары хакында сөйләштеләр. Шуны да әйтергә кирәк, алар берсе дә үзләрен югары куеп сөйләшми, барысы да гади, ихлас, аралашучан.

“Юлда артистлар нәрсә ашый?”

Мәскәүгә барып җиткәнче, берничә тапкыр тамак ялгарга, чәйләп алырга тукталдык. "Артистлар нәрсә ашый?" дип сорарсыз. Кемнең күңеленә нәрсә якын – шуны. Монда берничә көнгә дөрес туклану һәм фигура саклауны онытып торырга кирәк. Чөнки юлда вакытта камыр ризыклары күп ашала. Кызлар, мәсәлән, җиңелчә салатка, коймак, пирожный, ботка белән яшел чәйгә өстенлек бирә. Егетләр аш, шашлык, балык ярата.

Автобуста барганда фильм карап, күмәкләшеп туңдырма, көнбагыш, җиләк-җимеш, чикләвек ашыйлар. Күп итеп су эчәләр.



Ләкин Татарстанның атказанган артисты Алсу Әбелханова җырчыларга көнбагыш-чикләвек ашамаска, газлы су эчмәскә киңәш итте. Аның фикеренчә, чамасын белеп ашамасаң, тавышны утыртырга мөмкин.

Җырчылардан яраткан ризыклары хакында сораштым.



Гөлсирин Абдуллина: Мин туклыклы ризыкларга өстенлек бирәм. Бәрәңге һәм ит ашарга яратам.

Рәнис Габбазов: Аш-суга артык таләпчән түгел мин. Гади генә ризыкны да яратып ашый алам, әллә нинди деликатеслар сорамыйм. Солянка ашы һәм итле коймакларны яратам.

Гөлназ Асаева: Миңа бәрәңге белән ит булса, шул җитә.

Азат Абитов тавык канатлары, Айсылу Габдинова тавыш йөрәкләре яратып ашый.

 “Җырчылар сәхнә артында нәрсә эшли?”

Гастрольләрнең беренче көне Мәскәүдә башланды. Мәскәү безне яңгырлы, җилле көн белән каршы алды. Тик кәефләр күтәренке иде. Биредә яшәүчеләр Пасханы бәйрәм итәргә әзерләнә, аерым кунакчыллык һәм шәфкатьлелек мохите хөкем сөрә. Кибетләр пешкән куличлар, буялган йомыркалар белән тулган.



Җырчы ИлСафка да бәйрәм күчтәнәче буларак буялган йомырка бүләк иттеләр. Аны бөтен автобус белән бергә ашадык.

Зур кала, биналары да биек, матур. Концерт башланыр алдыннан Кызыл мәйданда булдык. Мәскәүгә килгән бер генә турист та монда булмый калмыйдыр. Рәхәтләнеп фотосессия ясадык, туйганчы селфи төштек.



Фестиваль узасы Кремль сараена килгәндә, концерт башланырга 4 cәгать вакыт калып бара иде. Иң элек музыкант егетләр аппаратура, сәхнә бизәлешенең кирәк-яракларын урнаштырды. Артистлар сәхнә киемнәрен бушатты. Әйберләрнең күплеген күз алдына да китерә алмыйсыз!



Ничә сәгать буе юлда барып, шәхсән миндә концерт карау теләге калмаган иде инде, тизрәк ял итәсе, йоклыйсы килде. Ә артистларның җырлыйсы, биисе, сөйлисе, күңел биреп эшлисе бар!

Тамашачы билетлар алып концертка килә һәм тамаша карый. Ә сәхнәгә үз чиратын көткән җырчылар ни эшли дип уйлыйсыз? Хатын-кызлар киемнәрен барлый, бизәнә, җырларын кабатлый, тавыш өчен махсус күнегүләр ясый, ир-атлар хоккей карый, өстәл уеннары уйный. Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов кәрт сугарга ярата икән. Уенны башлап җибәрүче, тиз арада егетләр командасы туплаучы да ул.



Сәхнәне әзерләү, аппаратураны урнаштырып, көйләү кимендә 3 сәгать вакытны ала. Егетләр әнә шул эшләр белән мәшгуль булды. Сәхнә бизәлеше әзер булгач, репетицияләр башланды. Анысын күзәтү аеруча кызык. Артистлар тере тавышка гына җырлый, шуңа күрә тавыш көйләү озакка сузылырга мөмкин. Һәр залда тавыш көйләүнең үз тәртипләре каралган.



Репетициядән соң артистлар фестивальгә әзерләнүгә, бизәнүгә кереште. Кызлар концертларга үзләре бизәнә, чәчләрен дә үзләре ясый. Егетләргә дә сәхнә костюмнарын тәртипкә китерергә ярдәм итәләр.

Иң матур, зәвыклы макияж ясаучы дип Алсу Әбелханова танылды. Күп кенә артистларны ул бизәндерде. Җырчы һәрвакыт камиллеккә омтылып, яңа әйберләр үзләштерергә ярата, спорт белән шөгыльләнә.



Чәч ясау буенча Айсылу Габдиновага җитүчеләр булмады. Прическа ясауның бик күп төрле ысулларын белә ул. Миңа да “ат койрыгы”, “бәйләм” төрле үрү формаларын күрсәтте. Гель, лак, муссларның да ниндиен сайларга кирәклеген дә яхшы белә.



Мәскәүдәге концерт төгәл сәгать 7дә башланып китте. Залда алма төшәрлек урын да юк иде, хәтта урындыклар белән өстәмә рәт ясап куйдылар. Концерт гөрли, тамашачы шәп, җанлы кабул итте.

Тамаша тәмамлангач, халык фотога төшәргә дип артистлар янына җыелышты. Җырчылар берсен дә кире какмады, автограф биреп, фотога төшеп, һәр тамашачысының теләкләрен тыңлады.

  

Гомумән, һәрбер шәһәрдә фестиваль зур уңыш белән үтте. Тамашачылар артистларны чәчәкләргә, бүләкләргә күмде, аягүрә алкышлады.

Фирдания Кашапова (Мәскәү): Зур түземсезлек белән көтеп алдык бу фестивальне. Гомумән, татар эстрадасы җырчылары катнашкан барлык концертларга йөрергә тырышабыз. Башкортлар белән татарларны бер сәхнәдә күрү бик кызык. Оештыручыларга зур рәхмәт. Бик үзенчәлекле проект. Аны Мәскәүдә бер генә көн күрсәтү җитми.

Айзилә Юнысова (Пенза): Кичерешләрем бик куанычлы. Өлкән буын җырчылары чыгышыннан соң яшьлегемә кайткандай булдым

Фирдүс Зарипов (Ульяновск): Бездә җирле һәвәскәр коллективлары концертлары даими булып тора. Ләкин танылган җырчыларны карау аеруча рәхәт. Монда халык җыр-моңны ярата.

“Иң авыры – автобуста йоклау”

Концерттан соң оештыручылар чәй табыны корып, артистларны сыйлады. Ә аннары барыбыз да җыйнаулашып янәшәдә генә урнашкан кунакханәгә юл тоттык. Бу вакытта сәгать төнге ике иде. Аякларның аруын, башның ничек авыртуын үзем генә беләм. Артистлар ничек чыдый икән, әле бу башы гына дип уйладым.



Йокыга килгәндә, кайвакыт кунакханәдә тукталдык, ул яктан оештыручылар графикны уйлап төзегән. Ләкин юл өстендә генә туктап ял иткән, автобуста гына төн кунган очраклар да булды. Иң авыры – автобуста утырып йоклау. Аяклар оеп бетә, урын, һава җитми. Күрәмсең, артистлар аңа ияләнгән, тиз арада йоклап китәләр. Мин генә йоклый алмый шактый азапланып яттым.

Юлда нинди генә хәлләр булмый, артистлар һәрнәрсәгә әзер булырга кирәклеген әйтте. "Автобус ватылган чаклар күп булды, шуңа да юлга үзебез белән калын киемнәр алабыз. Хәзер генә ул бөтен уңайлыклары булган, җылы, уңайлы автобуслар бар. Элек клублар бик иске, утын белән ягыла иде, утырырга рәтле урындыклары да булмады. Шулай да рәхәтләнеп, шау-гөр килеп әллә ничә көн рәттән концертлар куя торган идек. Якын тирәдә без бармаган, йөрмәгән җир калмады. Трактор арбасында да, чанасында да йөрдек. Төрле чаклар булды. Кышкы бураннарда кар көртләренә дә батып кала идек, җәяү кайткан чаклар да күп булды", - дип искә алды Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева.



Сәхнә ихласлыкны ярата, тормышта – бер төрле, сәхнәдә икенче булмыйлар дип әйтәбез. Ләкин гастрольләр вакытында күп кенә артистларның чын йөзе, рухи дөньясы ачылды.

“Иркә – шәфкать туташы”

Җырчы Иркә карап торышка бик җитди кебек тоелса да, аралашканда аның нечкә күңелле булуын аңлыйсың. Гастрольләр вакытында ул шәфкать туташы ролен башкарды дисәм дә ялгыш булмас. Бераз гына йөткерә, я сәламәтлегеңә зарлана башласаң, дарулар биреп ярдәм итәргә керешә. Яхшы күңелле, кайгыртучан булуы белән күпләрдән аерылып торды.

“Рәнис Габбазов хатынын сагына”

Ваһапов фестиваленең Гран-при иясе Рәнис Габбазов һәрвакытта да аралашучан, шат, көләч йөзле. Гастрольләр буе мин аның бер тапкыр да моңсуланып, кәефсезләнеп утырганың күрмәдем. Үзен хыялыйрак, күпчелек очракта “күктә очып йөри” торган кеше ди ул. Буш вакытларында футбол уйнарга, балык тотарга ярата.

Рәнис бик еш телефоннан аралаша. Мин аннан кем белән сөйләшүе хакында сораштым. Моңа кадәр өеннән озакка китеп йөрмәгән егет гастроль тормышының тискәре ягы барлыгын белдерде. “Гел елмаеп йөрсәм дә, моңсу чакларым да күп минем. Гастрольләргә киткәч хатынымны сагынам, гел аны уйлыйм. Менә шуңа күңел әрни”, - ди ул.

Билгеле булганча, Рәнисның тормыш иптәше Гөлия Сагиева. Ул шулай ук яшь җырчы, Ваһапов фестивале лауреаты.



Габбазовлар гаиләсендә зур һәм истәлекле вакыйга көтелә: алар бәби көтәләр. “Минем өчен моннан да зур бәхет юк. Түземсезлек белән көтәм. Сабыебыз исән-сау тусын. Аллага Шөкер, Гөлия үзен яхшы хис итә. Кайвакытта гына кәеф юклыгы, бераз арып китүе күзәтелә. Бөркенне төнге икедә җиләк алып кайтып ашаттым үзенә. Менә шулай күңелле яшибез”, - дип елмая Рәнис.

Җырчы май аенда Биектау районында йорт сала башларга теләвен дә әйтте.

“Азат + Гөлсирин”

Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина турында имеш-мимешләр күптәннән йөри инде. Тик яшьләр үзләре генә сер бирми. Утсыз төтен булмый диләр, шулай булгач, иртәме-соңмы алар арасындагы сер ачылыр дип уйлыйм.



Гастроль дәвамында яшьләр аерылмады, гел бергә булдылар. Бер-берсенә булган хөрмәт, ягымлы итеп эндәшүләр алар арасында мәхәббәт хисләре барлыгын күрсәтә.

“Айсылу Габдиновага мәхәббәт аңлаталар”

Җырчы Айсылу Габдинованың фанатлары бихисап. Аның сәхнәгә чыкканын концертларда түземсезлек белән көтеп алалар. Гастроль дәвамында җырчының үзенә күз төшерүчеләр, бүләкләргә күмүчеләр күп булды. Концерттан соң бер ир-ат зур чәчәк бәйләме бүләк итеп, җырчыга мәхәббәтен аңлатты. 



“Минем җырларны тыңлыйлар, минем иҗатым белән кызыксыналар икән, әлбәттә, мин моңа шат. Минем бер фанатым бар. Ул миңа интернетта көн дә яза, һәр концертыма чәчәкләр алып килә, мине эзәрлекли. Аның бүләкләреннән соң читен хәлдә калам. Бүләкне алсаң да читен, алмасаң да. Фанатлар, җырларны тыңлап, үзләрендә җырчы турында ниндидер образ тудыра. Ул образ чынбарлыктан ерак та булырга мөмкин”, - диде Айсылу.

“Зөфәр Билалов яшьләрдән калышмаска тырыша”

Татарстанның халык артисты Зөфәр Билаловның киенү стиле, сәхнәгә кыска чалбар киеп чыгуы күпләрне гәҗәпләндерде. “Яшьләр шулай киенә бит хәзер. Миңа ярамый мени? Модадан калышып булмый, заман белән бергә атларга кирәк”, - диде ул.



Зәйнәб һәм Зөфәр Билалов белән аралашканда үзара җылы мөнәсәбәтләре, ягымлы карашлары аларның бер-берсен ничек хөрмәтләүләрен аңлатып торды. Алар бер-берсенә кадерлем, җаным, сөеклем дип эндәшәләр.

“Илнат елмая. Айдар өйләнә. Айнур елый. Фәнил тәртип урнаштыра”

Фестиваль дәвамында “Казан егетләре” төркеме халыкны дәртле җырлары белән сөендерде, сикерә-сикерә биеде. Илнат Фәтхуллин хәттә залга төшеп тамашачыны үбә-үбә сәламләде.

Айдар Әгъләмов белән Айнур Латыйпов төркемнең буйдаклары. Ләкин Айдарның тиздән гаилә корырга җыенуын белдек. Шулай да ул барлык серләрне ачуны кирәк тапмады.



“Дүртебез дүрт төрле булсак та, алга таба максатларыбыз, уртак эшләребез, тормышка карашыбыз бер. Фәнил төркемдә тәртип урнаштыру, оештыру эшләрен башкара. Айдар аранжировка, җырлар эшләү белән мәшгүль. Айнур халык җырын барлый”, - дип билгеләп узды төркем солисты Илнат Фәтхуллин.

- Сәхнәдәге “Казан егетләре” тормышта аерыламы? – дип сорадым Илнаттан.

- Сизелерлек үзгәрешләр юк. Фәнил безнең бик җитди. Хәзер 4-5 ел эчендә Айдар да бик нык үзгәрде. Теләсә кайда йөрергә вакыты юк. Җитди тормыш корырга әзерләнә. Баянчы егетебез Айнур бик нечкә күңелле. Шатлык-сөенечтән, кайгы-хәсрәттән дә еларга мөмкин. Мин авыр вакытта да елмаеп йөрергә тырыша”, - диде төркем солисты Илнат Фәтхуллин.



12 көнлек сәяхәт, 5455 км юл сизелми узып китте. Казанга кайтканда шуны уйладым: иң кыены – гастрольләргә йөрүләре икән. Тамаша тиз арада үтә дә китә, ә күпме юл киләсе, кайтасы?! Юк, иптәшләр, җырчыларның тормышы җиңел түгел икән лә ул! Аларга Аллаһы Тәгалә сабырлык, хәерле юллар бирсен!

Казанга көндезге 1 дә кайтып төштек. Ләкин саубуллашканда күңелсез булып куйды. Аз гына вакыт таныш булсак та, без бит ничә чакрым араны бергә үткән, бергә кичергән кешеләр. “Дуслык күпере” фестивале барыбызны да дуслаштырды. Кыскасы, һәрбер артистка сокланып, алар хакында уңай нәтиҗәләр ясап кайттым. Бу гастроль-сәяхәттән соң гадәти тормышка кайту өчен шактый вакыт кирәк булыр мөгәен.

Реклама

 

Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА
Фото: Ләйлә Хәкимова, Салават Камалетдинов, соцчелтәрләр

http://intertat.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев