Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Гаҗәп хәлләр — Татарстанда кыр уртасында 3 метры кешеләр, балалар скелетлары чыга башлый [фото-видео]

Аксубай районы Иске Кыязлы белән Кызыл тау авыллары арасында торбаүткәргеч сузган вакытта, күпләп кешеләр җирләнгән урынга тап булганнар. Бу хакта Аксубайның рәсми инстаграмында хәбәр ителде, шулай ук ватсапта фото-видеолар таралды.

«Бу күмелү урыны якынча 1 гектар мәйданны алып тора. Кешеләр скелеты табутсыз һәм киемсез табылган. Алар арасында балалар да бар. Шулай ук, рәсми булмаган хәбәрләргә караганда, 2 метр да 70 сантиметрлы кешеләр скелеты да очрый. Аларның кайберләрен тикшерегә алып киткәннәр.

Бу вакыйга белән кызыксынучылар рәсми хәбәрләр көтә һәм скелетларның кайсы вакытка каравын фаразлый. Кайберәүләр элек монда шәһәр булган һәм ул XIV-XV гасырга карый, көчле сугыштан соң, шәһәрне яндырганнар, вафат булучылар шуннан калган диләр. Моның мөселман зираты булуы да мөмкин, чөнки кешеләр кыйбылага каратып күмелгән.

 

Хәзерге вакытта биредә Уфа һәм Самарадан археологлар эшли, сакчылар куелган», дип белдерде авыл халкы Tatar today хәбәрчесенә.

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев