Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

ГАЛИҖӘНӘП ХӨРМӘ: НИЧЕК САЙЛАРГА?

Аны кышкы чия, кояш дип тә атыйлар. Без барыбыз да белгән атамасы – ХӨРМӘ. Бигрәк тәмле һәм файдалы инде ул. Тик... дөрес сайламасаң, авызны бөрештерә. Дөрес хөрмәне ничек сайлап алырга? Алган булсаң, ничек бөрештермәслек итәргә? Хәзер сөйлибез.

Өлгергән хөрмә нинди була?

1. Аның ян яклары йомшак булырга тиеш. Йомшак хөрмә өлгергән була. Әгәр аны әле тиз генә ашарга уйламасагыз, катырак хөрмә сайлагыз.

2. Өлгергән хөрмәнең яфраклары да, җимеш сабы да корыган булырга һәм көрән төстә булырга тиеш.

3. Тәмле хөрмә түгәрәк формада була.

4 .Аның кабыгы ачык, куе төстә булырга тиеш.

5. Өлгергән хөрмәнең кабыгы шома булырга тиеш. Бозылган, зарарланган урыннары булса яки кабыгында кара таплар, озынча сызыклар күренсә, димәк, хөрмә инде бозыла башлаган.

6. Иң оптималь вариант – “королек”. “Королек” – ул уртача зурлыктагы, карңгырак төстәге хөрмә сорты. Гадәттә, алар гел тәмле була. Бераз гына өлгереп җитмәгән булсалар да.

Реклама

Хөрмә тизрәк өлгерсен өчен нишләргә?/лайфхаклар

1. Хөрмәне өлгергән бананнар белән бергә картон тартмага яки капка салып куйсагыз, ул тизрәк өлгерер.

2. Хөрмә авызны бөрештермәсен өчен аны сутыкычка (морозильник) тыгып куярга мөмкин. Мондый хөрмә авызны бөрештерми, тәмле һәм баллы була.

3. Тагын бер лайфхак: өлгереп җитәмгән хөрмәне алма яки помидорлар белән бергә целлофан капка салыгыз. Алар этилен дигән газ булып чыгара, ә этилен хөрмәгә тизрәк өлгерергә ярдәм итә.

4. Хөрмәне 10-12 сәгать җылы (30-40 °С) суда тотып тору да аңа тизрәк өлгерергә ярдәм итәчәк.

 

Фото: http://yalkyn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев