Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Галимнәр мәктәп дәреслекләрен аңлаешлылык ягыннан тикшерде

Филология галимнәре мәктәп дәреслекләре текстларын аңлаешлылыгы ягыннан тикшергәннәр, һәм кайбер дәреслекләрнең баланың яшенә һәм үсеш дәрәҗәсенә тәңгәл килмәве ачыкланган. Кичә КФУда халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында шул хакта сөйләштеләр, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Галимнәр фикеренчә, дәреслекләр гадиләштерелеп бирелә. Ә БДИ тестлары исә баланың яшенә туры китерелеп төзелә. Димәк, дәреслек телен БДИ теленә күчерү проблемасы алдында бала белән укытучы икәүдән-икәү калалар, дигән сүз.

Татарстан галимнәре җәмгыять белеме, рус теле буенча дәреслекләрне өйрәнгәннәр. Кайбер дәреслекләр 11 сыйныф баласы өчен чыгарылган булса да, аның текстлары 3нче, 4нче, 8нче, 9нчы сыйныфлар өчен яраклы итеп төзелгән. Әлбәттә, әлегә нәтиҗә ясарга иртәрәк, ди галимнәр. Укытучының укучыларына алар дәрәҗәсенә туры килә торган текст сайлау мөмкинлеге бар.

КФУ галимнәре татар теле дәреслекләрен дә текстларны бәяләү ягыннан өйрәнәләр. Әлегә төгәл нәтиҗәләр юк, әмма актив эш алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев