Саба ТВ

Галимнәр газлы сулардан шикәр авыруы килеп чыгу ихтималын искәртә

ООН мәгълүматлары буенча зыянлы эчемлекләр ярату аркасында, ел саен 19 миллион кеше вафат була.

Казан, 7 ноябрь, "Татар-информ"). Газлы суларны күп кулланучы кешеләрдә шикәр авыруы килеп чыгу ихтималы зур. Бу хакта Стелленбос университеты галимнәре искәртә, дип яза РИА "Новости".

Белгечләр фикеренчә, көненә биш тапкыр газлы су эчсәң, гипертония һәм инсульт та булырга мөмкин.

Газлы суларда шикәр күп. 0,33 литрлы газлы суда 39 грамм шикәр бар. Бу көндәлек нормадан 14 граммга артык.

ООН мәгълүматлары буенча зыянлы эчемлекләр ярату аркасында, ел саен 19 миллион кеше вафат була.

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: