Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Галимнәр 2080 елда эсселектән үлем очраклары артачагын фаразлыйлар

Температура күтәрелүе аркасында һәлак булган корбаннар саны биш тапкыр артачак.

Австралия галимнәре, 2080 елда тропик һәм субтропик төбәкләрдә эсседән үлүчеләр саны кинәт артачак, дип фаразлый. Бу турыда “Хайтек” порталы хәбәр итә.

Югары температура корбаннары саны 5 тапкыр артачак. Җирдә температура күтәрелү сәбәбе глобаль җылыту булачак, ди тикшеренүчеләр.

Монаш университеты хезмәткәрләре уйлап тапкан математик модельдә парник газлары очу, Арктикада боз эрү, төрле төбәкләрдә халыкның урнашуы һәм башка күрсәткечләрне керткәннәр.

 

Нәтиҗәдә галимнәр Австралиянең Брисбен, Сидней һәм Мельбурн шәһәрләрендә 2031-2080 елларда аномаль эсседән, корылыктан һәм янгыннардан үлүчеләр саны 470 процент чамасы (1971-2010 еллар белән чагыштырганда) артачагын ачыклаган.

Галимнәр фаразларына караганда, Греция, Һиндстан, Япония һәм Канадада стихияле бәла-казалар корбаннары шактый артачак.

Фото: https://pixabay.com | pixel2013

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев