Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Гаиләсен суеп, 24 ел буе тайгада качып йөргән ир-атны суд залыннан иреккә чыгаралар. Сәбәбе гади

Николай Николаевич Громов моннан күп еллар элек хатынын һәм кызын үтереп, җинаятьтән соң тайгага кача. Чирек гасырга якын ул урманнарда яши. Ләкин моннан туеп, халык янына чыкмакчы булганда гына чак батып үлми. Аны Тулундагы су ташуы вакытында күреп алып коткаралар.

Хастаханәдә Громов үзенең кем булуын һәм чын мәгълүматларны атый. Полициянең, һичшиксез, кешеләр үтерүче белән кызыксыначагын һәм җәза билгеләнәчәген аңлап сөйләшә.
 
Бу вакыйга, ир-ат тайгадан чыкмаса, ничек тәмамланыр иде - билгесез. Әмма барысы да көтелмәгән борылыш ала.
 
Николай Громовны суд залында ук азат итәләр. Ничәмә еллар буе тайгада качып йөргән карт 24 ел элек булган фаҗигадә хатыны һәм кызының исән калуын белми, дип хәбәр итә Вести.
 
 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев