Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Гаиләнең бала алып кайта алмавы – эволюцион тупик, ЭКО ул – инвалидлыкка тиң”

Табиблар хатын-кызларга зур миссия йөкли. Хатын-кыз нәфис җилкәләренә төшкән мең дә бер эше өстенә, ирләренең сәламәтлеген кайгыртырга, аларны даими табибка күрсәтеп торырга тиеш. Юкса, эшләр хөрти. Ир-атлар хроник авырулар, йогышлы чирләр, баласызлык кебек проблемалар нәтиҗәсендә Кызыл китапка керергә мөмкин.

Татарстанның уролог-андролог, уролог-онкологлары ир сәламәтлеге – ил сәламәтлеге дигән фикердә.

“Бүген ирләрдә төп гормон – тестостерон юкка чыга бара”

- Бүген ирләрнең җенес сферасында авырулар бер кочак! - ди уролог-андролог, сексолог Любовь Мумладзе.

- Моннан тыш, шуңа игътибар юнәлтәсем килә: безнең ирләрнең тестостерон күләме дә бик аз. Бу шулай ук күп әйбер хакында сөйли. Тестостерон – ир-ат организмындагы төп гормон. Ул тән массасын арттыру, сперма бүлеп чыгару һәм җенси активлык өчен җавап бирә.

 

Ел саен ирләр арасында баласызлык проблемасы арта. Импотенция яшәрә башлады. Бу – да җитди фактор. Бүген күпчелек халыкара оешмалар тиздән кешеләрне Кызыл китапка кертергә кирәк булачак дип саный. Кешелек дөньясы юкка чыгу куркынычы алдында тора. Y-хромосома елдан-ел азая, бу исә ир-атлар хатын-кызга әверелә бара дигән сүз.

Y- хромосома – ХY җенесен билгеләүдә катнашучы хромосома системасындагы бер хромосома. Ул күпчелек хайваннарда, имезүчеләрдә, шул исәптән кешедә дә бар, - ди Мумладзе.

“Ир сәламәтлеге – хатын-кыз кулында”

Әлеге авыруларны кисәтү һәм булдырмау өчен табиб хатын-кызларга мөрәҗәгать итә.

- Хатын-кыз ул - әни, гаилә учагын һәм һәр гаилә әгъзасының сәламәтлеге сагында торучы кеше. Әмма ни өчендер хатыннар балалары турында гына уйлап, ирләрен икенче планга калдыра. Ә юкка! Ир дә хатын-кыз тәрбиясендә булырга тиеш. Иңне-иңгә терәп яшәгән һәм бер ятакка ятып йоклаган иреңнең сәламәтлеген кайгырту аеруча да мөһим, - ди табиб.

 

“Ир балаң туды икән, аның җенси әгъзасы һәм сәләте турында уйлый башла”

Любовь Мумладзе фикеренчә, әни кеше ир бала табуга ук аның киләчәген – җенси тормышын кайгырта башларга тиеш.

– Бүген яшьләрдә дә тромбоз авырулары ачыклана башлады. Бу бит системалы авыру. Әгәр кече таз органнарында кан әйләнеше бозыла икән, үзеннән-үзе потенция белән проблемалар килеп чыга. Нигә хатыннар ирләрен белгечләргә алып килми? Ни өчен ир балалар кечкенә чагыннан ук каралмый? Ир баланың җенес әгъзасының башы ачыламы-ябыламы? Болар һәр гаиләдә көндәлек исәпкә алынырга тиеш. Әни кеше ир бала тууга ук, аның җенси активлыгын кайгырта башларга тиеш, юкса, соң булуы ихтимал, - дип кисәтә ул.

 

“Егетләр җенес әгъзаларындагы проблемаларны армиягә киткәндә генә белә”

Баланы иртә яшьтән табибларга күрсәтмәүнең нәтиҗәсе – егет армиягә китәргә медкомиссия узганда гына теге яки бу авыру турында белә.

– Егетләрдә йомырка капчыгында (мошонка) кан тамырларының киңәю, варикоцеле авырулары килеп чыгарга мөмкин. Күп очракта моны үсмер егет армиягә китәр алдыннан медкомиссия узганда гына белә. Болай булырга тиеш түгел бит. Егетләрне уролог, хирургка иртә яшьтән йөртә башларга кирәк. Табибка вакытында мөрәҗәгать итү – күп кенә проблемаларны урап узарга ярдәм итә, - ди табиб.

 

“50 яшь – хөкем карары түгел”

Уролог сүзләренчә, олы яшьтәге ирләр турында аерым сөйләшү кирәк.

– 50 яшь – ир-атлар өчен хөкем карары түгел. 50 яшь ул – сәламәт ир, аның барлык функцияләре эшли. Бу яшь чигендә диспансеризациягә бармак аша гына карарга ярамый. Ни өчен ирләр бу тикшеренүдән баш тарта? Нигә холестерин күләмен тикшертми? Минем табиб буларак халыкка сорауларым бик күп. Нигә безнең халыкта үз сәламәтлеген кайгырту гадәте юк? Ни өчен үлем сәбәбе табибларда дип уйлыйлар? Табиб – Аллаһы Тәгалә түгел. Авыруның терминаль стадиясендә табиб беркемне дә саклап кала алмый. Иң мөһиме – табибка вакытында мөрәҗәгать итәргә кирәк”, - диде уролог.

Любовь Мумладзе сүзләренчә, табиблар янына үз-үзеңә диагноз куеп килергә кирәкми.

- Интернеттан карап, үзеңә диагноз куеп, шул авыруны тикшертү өчен лаборатория буенча анализ биреп йөрергә кирәкми. Иң кызыгы шунда: профессиональ янына һәвәскәр килә дә, диспут башлана. Пациент табибка теге яки бу авыру турында интернеттан укыганын сөйләп утыра. Табибны хөрмәт итәргә кирәк, - диде уролог-андролог.

 

“Закон нигезендә 30 яшьтән узган ир-ат простата яман шешен ачыклау өчен анализ бирергә тиеш”

Хатыннар, ирләренең ай-ваена карамастан, ирләрен табибларга алып барсын иде, дип тели Любовь Мумладзе.

- РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының 50нче номерлы приказы нигезендә, 30 яшьтән узган ир-атлар ел саен простата яман шешен ачыклау өчен махсус анализ (ПСА) бирергә тиеш. Безнең республика халкының 15-20 проценты гына бу анализ турында беләдер. Калганнар өчен бу – аңлашылмаслык хәрефләр, - ди табиб.

“Холестерин югары икән, импотенция көт”

Табиб-уролог холестерин күләменең импотенция белән бәйләнештә булуын да искә төшерә.

- Холестеринны тикшертү өчен фәкать шул анализны гына бирергә кирәкми. Дөнья практикасында инде бу кулланылмый диярлек. Иң элек үзегезнең участок табибына барыгыз, ул кирәкле барлык анализларга юллама бирә. Чөнки холестерин бляшкалары коронар яки муен тамырларында булса, күз алдыгызга җенес әгъзалары кан тамырларын китерегез. Холестерин күләме югары булган ир-атта импотенция булуы гаҗәп түгел. Ул кан йөреше бозылудан килеп чыга, - диде табиб.

“Җенси инфекцияләр сукыраюга да китерә”

Любовь Мумладзе сүзләренчә, җенси инфекцияләр барлык авыруларның күп өлешен алып тора.

- Яшьләрнең күбесе инфекция йөртә, - ди уролог. – Без табиблар айсберг схемасы буенча, авыруның иң биек ноктасын гына күрәбез. Калганы баласызлык, җенес әгъзасының хроник ялкынсынуы, кан тамырлары синдромы, сукыраю кебек авырулар белән килеп чыга.

Хламидиоз – бик тә мәкерле инфекция. Аны кан һәм мазок ярдәмендә ачыклап булса да, бик катлаулы. Кызганычка, бу инфекцияне һәр очракта да табып булмый. Чөнки ул специфик үзенчәлеккә ия, бүлендекләр бирми диярлек. Хатын-кызлар әле инфекциянең башлангыч чорын ачыклый ала. Ә ир-атлар, кызганычка, юк. Бу инфекция күзәнәк эчендә яши һәм күзәнәкләрне үтерә. Шулай ук кайсы органга кереп урнашкан, шул органның эшчәнлек функцияләрен югалта. Нәтиҗәсе исә – баласызлык.

“ЭКО – инвалидлыкка тиң”

Любовь Мумладзе фикеренчә, тулы бер илне юк итү өчен аңа каршы сугыш ачарга да, бомба ташларга да кирәкми.

– Россияне юкка чыгару өчен бомба ташларга кирәкми, яшьләр популяциясенә хламидиоз кебек инфекция кертү дә җитә. Шуңа күрә хәзер баласызлык проблемаларын чишү буенча төп медицина технологияләре ЭКО һәм ИКСИга кайтып кала. ЭКО һәм ИКСИны ир белән хатын түгел, табиблар комиссиясе карары билгеләргә тиеш. Ник дигәндә, бу этап - инвалидлыкка тиң. Гаилә табигый юл белән бала алып кайта алмый икән, бу инвалидлык. Монда җентекле тикшеренү, мәсьәләне җентекләп өйрәнү кирәк. Чөнки бу юл белән туган балаларның тән авырлыгы аз була, патология, нәтиҗәләр, сәлаәмтлеге яшерелә. 

Балалар хастаханәләренең реанимация бүлегендә ятучы нарасыйларның күбесе – ЭКО юлы белән туган балалар. Бу бөтен дөньяга билгеле инде. Әгәр ир-ат бала ясый алмый икән, бу инде эволюцион тупик. Әгәр әти кеше бу проблема белән очрашып, ИКСИ ярдәмендә туган бала ир бала икән, аңа баласызлык проблемасы нәселдән күчәргә мөмкин, - диде уролог-андролог.

 

“Ирләр арасында иң киң таралган авыру – мәни бизе простатасы яман шеше”

Республика клиник-онкология диспансерының урология бүлеге башлыгы Марат Насруллаев әнә шулай чаң суга.

– Ирләр арасында шактый киң таралган авыру булып, мәни бизе простатасы яман шеше тора. Бүгенге көнгә республикада мәни бизе простатасы яман шеше белән 3380 ир-ат теркәлгән. Уролог һәм онкологларның төп бурычы - ирләрне ПСА (“простатический специфический антиген”) анализы бирдертү. Әгәр анда теге яки бу үзгәрешләр сизелә икән, уролог дәвалануны үзе башламыйча, пациентны онкологка җибәрергә бурычлы. Бу – авыруның башлангыч стадиясендә дәвалый башлау дигән сүз, - диде табиб.

Марат Насруллаев фикеренчә, ир-атлар каядыр күренергә барырга, дәваланырга теләми, ә яман шеш турындагы сөйләшүләрдән бөтенләй куркып кала.

- Чынлыкта, авыруны дәвалап була. Мәни бизе простатасы яман шеше белән олы яшькә кадәр яшәүчеләр бар. Дәвалауның төрле методлары бар, аны никадәр иртәрәк ачыклыйсың, шулкадәр яхшырак, - ди Марат Насруллаев.

“Яман шешкә 60тан узган ирләр ешрак дучар була”

Мәни бизе простатасы яман шеше, нигездә, 60 яшьтән узган ир-атлар арасында табыла. Әмма авыру соңгы елларда 40-45 яшьлек ирләрдә дә ачыклана башлады. Тик соңгы елларда 40-45 яшьлек пациентлар да мөрәҗәгать итте, - диде табиб.

Бүлек башлыгы сүзләренчә, тикшеренү үткәргән 100 ир-атның 30-40 % ында мәни бизе яман шеше ачыклана.

- 2016 елда шәхсән үзем 1600 биопсия ясадым, 2017 елда исә 1700 тикшерү үткәрелде. Моннан чыгып, шуны әйтергә була, барлык тикшеренүчеләрнең 20-30 %ында мәни бизе яман шеше ачыкланды, - диде Марат Насруллаев.

 

“Яман шешне башлангыч этапларында ачыклый башладык”

– Ирләр арасында мәни бизе простатасы ямен шеше яшәрә. Мин онкология өлкәсендә 15 ел. Элек без авыруны өченче, дүртенче стадияләрдә ачыклый идек. Бу вакытта табиблар берни дә эшли алмый диярлек, төп бурыч – тормыш сыйфатларын яхшырту гына. Хәзер, бәхеткә, авыруны беренче, икенче стадияләрдә ачыклый алабыз”, - диде табиб.

Любовь Мумладзе, ир сәламәтлеге ул – ил сәламәтлеге дигән сүз, ди. Һәр сперматозоид, һәр аналык – милли хәзинә дигән фикердә ул. 

 

 
Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Фото: pixabay.com
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев