Саба дулкыннары

"Гаиләдә көнкүреш проблемалары нәтиҗәсендә барлыкка килгән бәхетсезлекләрне һәм конфликтларны кисәтү"

2019 елның 31 октябрендә гаиләдәге көнкүреш проблемалары нәтиҗәсендә барлыкка килгән бәхетсезлекләрне һәм конфликтларны кисәтү мәсьәләләре буенча телефон «кайнар линиясе» эшләячәк.

   «Кайнар линия» телефоны буенча белгечләргә ата-аналар тарафыннан Балаларны тәрбияләү һәм карау  бурычларын тиешенчә үтәмәү очраклары, шулай ук гаилә әгъзаларының тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаучы хәлләр турында хәбәр итәргә мөмкин. 

«Кайнар линия» телефоннары: (843) 236-00-71, 236-40-62. 

Консультация вакыты: 09.00 дән 17.00 гә кадәр. 

   Гражданнарга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, «Мәрхәмәт-Милосердие» ТР Дәүләт Советының хатын – кыз депутатлар берләшмәсе, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, ТР Прокуратурасы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе вәкилләре консультация бирәчәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: