Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Гаиләдә кем баш: ирме, хатынмы?

Гаиләдә дилбегә кемнең кулында дигән сорауга илкүләм халык фикерен өйрәнү үзәге җавап эзләгән. Сораштыру нәтиҗәләренә караганда, гаиләдә ир - баш, хатын - муен, дигән караштагылар саны кими бара икән. 2015 елда сораштыруда катнашучыларның 38 проценты гаилә башлыгы итеп ирне күргән, тигезлек булырга тиеш дигән фикердәгеләр 35 процентны тәшкил иткән. 2017...

Тәбрис ЯРУЛЛИН, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе:


- Гаиләдә дә, эштә дә, җәм­гыятьтә дә авторитарлыкны үз итеп бетермим. Зур кабинетлы киң имән өстәл янында утырган җитәкче­ләр­не, эштән соң табын янында хәлдән тайган ха­ты­нының тә­линкә тотып килгәнен кө­теп утырган ирләрне иске заман кешеләре дип саныйм. Гаи­ләне алып барырлык акча эшләү, профессиональ яктан үсү, хуҗалыкны алып бару - болар барысы да хатын-кыз­ның көченнән килә. Шуңа мин партнерлык яклы. Хатын да, иренең эшен белеп, ки­ңәш бирә алырлык акыллы булсын, ир дә хатынына шә­хес буларак үсәргә ярдәм итсен. Үзебезнең гаиләне дә шулай алып барырга тырышабыз. Без - бертигез хокуклы кешеләр.

Рамай ЮЛДАШ, милли хәрәкәт вәкиле:


- Татар гаиләсендә баш - ир. Бетте-китте, моның белән бәхәсләшеп булмый, кирәкми дә. Һәрхәлдә, минем гаиләдә шулай. Хатыным да моны аңлап кабул итә, "баш күтә­рүләр" булганы юк. Гаиләдәге мөһим проблемаларны күп очракта мин хәл итәм. Аннары сынап караган бар: мин әйткән фикерләр, башкарган эшләр дөрес булып чыга. Хатын моны белә, аңлый. Әл­бәттә, өстәл сугып хәл ителми, хатын белән киңәшләшкән вакытлар да була. Хатын-кызларда тоемлау, сизү хисе көчле, ирләр исә мантыйкый, рациональ уйлап, карар чыгара белә. Мин классик татар гаилә­сендә үстем: әти - президент, әни - финанс минис­тры. Без­дә дә шулай.

Зөлфия ВӘЛИЕВА, К. Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театры артисткасы:

Реклама


- Табигатем белән актив, көчле кешемен. Яшермим, миндә дәрт күп, идарә итәргә дә яратам. Минем кебек башка хатыннар да шактый, та­тар­лар­ның энергияләре күп. Шул сәбәпле дә матриархат көчле дип саныйм. Хатыннар үз җилкәсенә акча табуны да, гаиләне карауны да ала, шуңа ахыр чиктә, акчаны кем монда күбрәк эшли, дип ызгышлар да башлана. Баланс югалмасын иде, ир тышкы сәясәт өчен җавап бирсен, ә хатын-кызның максаты - иргә, көч җыяр өчен, өйдә матур, җылы дөнья булдыру. Мин үземдәге ирлек энергияне киметергә тырышам, иремнең хисләрен кимсетәсем килми. Ул гаилә башлыгы булсын, аның ышыгында яшәү җиңелрәк бит.

Илнар ХӨСНУЛЛИН, "ВТ"ның баш мөхәррир урынбасары:


- Мин - искечә фикер йөртә торган кеше, шуңа Көнбатыштагы кебек гаилә­дәге тигез хокуклык, кем ни тели, шулай яшәү рәвешен кабул итә алмыйм. Безнең гаи­ләдә башлык - мин. Ха­тынның дилбегәне үз кулына алу теләге элек тә булмады, хәзер дә сизелми. Башлык булу ул - җаваплылык. Без депутатлар түгел, гаиләне алып барырга, мал табарга кирәк. Уртак бюджет бар, әмма тү­ләүләрнең барысын да мин башкарам, Ләйсән чыгымнарны белми дә. Эре сатып алуларны да үзем башкарам. Идарә итү, чынлыкта, авыр эш, ире була торып бу эшне хатын-кызның үз өстенә алуы - ахмаклык. Бу дөрес тә түгел, моны ирләрне кимсетү дип кабул итәм.

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев