Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Гаиләбез белән кар яуганын көтеп торабыз”. Сабада кардан һәм боздан ике йөзгә якын сын ясаганнар

Һәрбер көн үзенең истәлекле мизгелләре белән истә кала. Тагын бер ел сизелмичә узып бара, без яңа 2019 елга аяк басабыз. Бу көннәрдә олысы-кечесе Яңа ел рухы белән, ниндидер могҗизалар көтеп, хыяллар илендә яши башлый. Бәйрәм сулышы шәһәр һәм район урамнарында да сизелә: оешма-предприятиеләр үз территорияләрен бизәү белән мәшгуль. Кемнәрдер чыршы һәм утлар урнаштыра, боздан сыннар эшли, кайберәүләр кардан әкият иле ясый. Саба районында Яңа елга әзерләү эшенә барлык предприятиеләр дә җәлеп ителгән. Аларның иҗат җимешләре белән “Интертат” та танышып кайтты.

Танышларымнан еш кына “Яңа елга Сабаны искиткеч матур бизиләр” - дигән фикерләр ишетергә туры килә. Хәзер бу сүзләрнең дөреслегенә инандым. Байлар Сабасында кар шәһәрчекләре булдыру, оешма-предприятиеләр территорияләрен бизәү эшләре күптән төгәлләнгән. Быел да район халкы яхшы әзерлеген күрсәткән, урамнарга чын мәгънәсендә бәйрәм төсе кергән, әйләнә-тирә тагын да матурланган. Җемелдәп торучы утлар һәм чыршылар, әкият персонажлары гәүдәләндерелгән кар сыннары... Район иллюминациясе бәйрәм атмосферасын тудырырга һәм могҗизага ышанырга мәҗбүр итәргә тиеш. Бик матур, бик күркәм!


 

“Оешмалар үз территорияләрен бәйрәмчә “киендерде”

- Узган ел чыршы мәйданнарын бизәү буенча Саба районы республика конкурсында алдынгы урынга чыкты, икенче урын яуладык. Бу елны без аерым бер әзерлек белән каршы алабыз, оешмалар үз территорияләрен бәйрәмчә “киендерде”. Һәр предприятие тирәсе, шәхси йортлар төрледән-төрле утлар, чыршылар белән бизәлеп купшыланды. Үзәк чыршы урнашкан мәйдан аеруча ямьләнеп, әкияти бер төс алды. Биредә хезмәт коллективлары кардан-боздан бик күп җәнлекләр, әкият геройлары ясады. 
 
Тырышлыгыбыз бушка китмәде. Беренчедән, район халкы рәхәтләнеп ял итә. Икенчедән, кунакка кайтучылар сокланып китә. Без тудырган матурлыкны республика бәйгесен оештыручылар да лаеклы бәяләр дип ышанып калабыз, - дип сөйләде Саба район башлыгы урынбасары Расих Хәсәнов.



Үзәк чыршы мәйданчыгында да чыршының матур утлары әллә кайдан күренеп янып тора. Шунда ук кардан фигуралар да ясап куйганнар. Балалар өчен шугалак һәм таулар ясалган. Район җитәкчелеге мәйданчыкны матур итеп яктыртуга да зур игътибар биргән. Яңа иллюминацияләр һәркемнең күңеленә хуш килгән. Расих Хәсәнов әйтүенчә, бизәгән вакытта алар һәр ел саен яңа элементлар кертергә, заманча технологияләр кулланырга тырыша.



Кызганыч, бу көнне яуган кар hәм көчәйгән җил безгә шактый кыенлыклар тудырды. Үзәк чыршы янында да халык күп түгел иде.



- Яңа ел бәйрәмнәрендә Сабага бертуган сеңлемә кунакка кайтам. Бүгенге көндә үзем Казанда торам. Мондагы матурлыктан күзләр камаша, шәһәрдәгедән һич кенә дә ким түгел, - диде Фәйрүзә Сабитова.
 
“Ял көннәрендә эшләдек, боздан туксан сын ясадык”

“Сабагаз” оешмасы районны Яңа ел бәйрәменә бизәүгә зур өлеш кертә. Быел алар рекорд куйган, боздан туксан сын ясаган.



- Декабрьнең беренче яртысында ук Саба үзәгендә, авыл урамнарында Яңа ел рухы сизелә башлый. Урамнарны матур итеп бизәүгә елдан-ел зур әһәмият бирелә. Оешма, учреждениеләр үзләренең территорияләрендә чыршылар урнаштыра, аларны бизәү, кар сыннары ясау белән мәшгуль була. Б“Сабагаз” оешмасы хезмәткәрләре быел да үз мәйданчыгын боз һәм агачтан ясалган сыннар белән бизәде, чыршы куйды. 
 
Районыбызда Яңа елга иң матур бизәлеш буенча бәйге игълан ителә. Күптән түгел генә конкурсның нәтиҗәләре билгеле булды. Үз территорияләрен иң матур итеп бизәгән оешмаларга сертификатлар тапшырылды. Безнең оешма алдынгылыкны бирмәде, быел Гран-при яуладык. Акчалата бүләкләделәр, алты мең тапшырдылар. Урын алу өчен генә катнашмыйбыз, сыннар ясау үзенә күрә бер кызыклы мавыгу да бит әле ул. Аларга кул көче генә түгел, фантазия һәм төрле идеяләр салынган, - дип сөйләде “Сабагаз” идарәсе җитәкчесе урынбасары Илгизәр Вәлиев.

 

 

https://intertat.tatar

 

Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА
Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев