Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Гафу итүнең шарты үкенү булырга тиеш» [сорау-җавап]

Гаилә тормышындагы иң зур күңелсезлектер ул хыянәт. Моның ачылыгын сүзләр белән генә аңлатып та булмый торгандыр. Бөтен җаның белән ышанган кешеңнең читтә күңел ачып, синең генә түгел, балаларыңның һәм нәселеңнең дәрәҗәсен төшерүенә кемнең җаны түзәр икән соң? //Безнең гәҗит// Күңелендә иманы булган, Аллаһының хөкеменнән курыккан кеше бу адымга бармый, әлбәттә....

Гаилә тормышындагы иң зур күңелсезлектер ул хыянәт. Моның ачылыгын сүзләр белән генә аңлатып та булмый торгандыр. Бөтен җаның белән ышанган кешеңнең читтә күңел ачып, синең генә түгел, балаларыңның һәм нәселеңнең дәрәҗәсен төшерүенә кемнең җаны түзәр икән соң? //Безнең гәҗит//

Күңелендә иманы булган, Аллаһының хөкеменнән курыккан кеше бу адымга бармый, әлбәттә. Чөнки ислам динендә хыянәткә җәза каты. «Туган авылым» мәчетенең укучыларыбызга инде яхшы таныш имам-хатыйбы Нурулла (Илнар) хәзрәт Зиннәтуллин белән әңгәмәбез дә шул хакта.

- Нурулла хәзрәт, ислам динендә хыянәт дип нәрсәне атыйлар? Гаиләдәге берәүнең «сулга» йөрүе генә хыянәт булып саналамы, әллә кешеләрнең башка төрле гамәлләре дә шушы авыр сүз белән аталырга мөмкинме?

- Бисмилләһи рахмани рахим. Дөрестән дә, ислам динендә хыянәт дигән сүзнең мәгънәсе киңрәк. Гадәттә, хыянәт дип ир белән хатын мөнәсәбәтен генә саныйбыз. Ләкин хыянәт ул гына түгел. Бу сүзнең мәгънәсе - вәгъдәңне үтәмәү, аманәтне бозу, сиңа ышандырылган эшне башкармау. Мәсәлән, кешенең намаз укымавы, динен тотмавы да хыянәт булып санала. Заманында, җаннарыбыз барлыкка килгәндә, без Аллаһка вәгъдә биргәнбез, сиңа гына гыйбадәт кылырбыз, сине генә Аллаһ дип танырбыз, дип. Димәк, хыянәтне Аллаһ алдында да, динең алдында да, гаиләң алдында да, дусларың алдында кылып була. Хыянәт ул иң зур гөнаһларның берсе, нинди генә формадагысы булса да. Иманлы, тугры кеше хыянәт итми. Мөхәммәт (г.в.с.) әйтә: «Хәтта сиңа хыянәт итсәләр дә хыянәт итәргә ярамый», - ди. Сиңа яманлык кылганга ачу итеп тә хыянәт итәргә хакың юк синең.

Хыянәт ул вәгъдәне бозу, дидек. Гаилә корганда сез бит бер-берегезгә хыянәт итмәскә вәгъдә биргәнсез. Һәм аны кешеләр алдында гына түгел, иң әүвәл Аллаһы Тәгалә алдында биргәнсез. Шуңа да бу вәгъдәне бозу Аллаһы Тәгалә каршында да җинаять. Ә гаиләдәге хыянәт ул беренче чиратта зина кылу белән бәйле. Гаиләгә хыянәтнең иң пычрагы - зина. Зина кылып, тәнеңне, җаныңны пычратып, син бит Аллаһка хыянәт итәсең.

- Чит ир белән хатын арасында булган флирт яисә дуслык та хыянәтнең бер төренә керәме?

- Мөселманнар арасында чит-ят ир белән хатын-кызның үзара дуслыгы яки флирт ул бөтенләй башка сыймый торган әйбер. Андый нәрсә була да алмый. Чит ир белән чит хатынның уртак бер нәрсәләре дә юк, алар бер-берсе белән сөйләшергә дә тиеш түгелләр. Хатының чит-ят ирләр белән сөйләшеп утыра икән, моны да хыянәтнең башы дип карарга кирәк. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Зинага якын килмәгез», - ди. Чит-ят ир белән хатын-кызның якыннан аралашып, сөйләшеп йөрүе дә зинага якынаю була. Чит ир белән хатын икәүдән-икәү генә кала да алмыйлар. Хатыны өйдә ялгыз гына булганда иренең берәр туганы килсә, ул аны өйгә дә кертергә тиеш түгел. Хәтта иренең туганын да! Ислам динендә бу әйбер бик катгый. Гөнаһның башында әнә шул сөйләшү, икәү генә ялгыз калу тора да инде. Ир кеше хатынын чит ирләр белән сөйләшүдән тыярга тиеш. Әгәр дә ул битараф икән, димәк, аның ирлек сыйфатлары югалган, ул инде бер бозауга әйләнгән булып чыга.

- Әгәр дә арага хыянәт кергән икән, бу ир яки хатынга алга таба нишләргә? Хыянәтне гафу итәргә ярыймы?

- Кемнедер хыянәттә гаепләр өчен катгый дәлил кирәк. Дәлил булып дүрт шаһит яки зина кылучыларның үз гаепләрен танулары тора. Шаһитлары юк икән, кешенең намусына яла яккан өчен дип, бу кешегә 80 таяк суктыралар да хәтта. Ә менә ир яки хатын үзенең җәмәгатен зина өстендә тота икән, бу очракта аларның әйткән бер сүзе дә җитә: «Валлаһи, күрдем. Ялганласам, Аллаһының ләгънәте (тәүбә, әстәгафируллаһ) булсын». Бу очракта казый аларны аера һәм зинага катышмаган ир яки хатын өчен никахның таркалуында гөнаһ юк.

Хатын-кызның хыянәте аеруча авыр кабул ителә. Чөнки ул бала таба торган зат. Хатын-кызның төрле ирдән бала табуы нәселләрнең буталуына, кан катышуга китерергә мөмкин. Дөньяда 50 процент ир-ат чит ирнең баласын тәрбияли икән. Бу бик куркыныч сан. Димәк, шуның кадәр хатын-кыз үз иренә хыянәт иткән. Хәзер авыру балалар күп туа, дип аптырыйбыз. ГМОга сылтыйбыз, экологиягә… Әмма беркем дә уйлап карамый, бу хатынның карыны чиста булганмы? Ул теләсә кем белән зина кылып йөрмәгәнме? Әнә шуңа да хатын-кызның чисталыгы бик мөһим.

Хатын-кыз үзен зинадан сакласа, ирләрне дә зинадан саклаган булып чыга. Әгәр ирең хыянәт итә икән, ул бит хатын-кыз белән хыянәт итә, бәлки, нәкъ синең кебек кияүдәге хатын беләндер. Хатын-кызлар хыянәткә бармасалар, ирләргә дә хыянәт итү мөмкинлеге калмас иде.

Хатын-кызларның хыянәте ирләрнекенә караганда авыррак, дидем. Әмма Аллаһы Тәгалә каршында аларның гөнаһлары тигез. Җиңелрәк кабул ителә, диюем, тормышта кайсысының хыянәте авыррак нәтиҗәләргә китерә дигән күзлектән чыгып әйтелгән сүз.

Әйе, хыянәтне гафу да итәргә була. Монысын инде һәр гаилә үзе өчен үзе хәл итә. Әгәр дә хатын-кыз тәүбәгә килеп, кылган гамәленә үкенсә, һәм ире аны гафу итсә, бергә яши башлар өчен өч айны көтәргә кирәк. Бу хатын-кызның теге ирдән балага узып калмавын белү өчен шулай. Гафу итүнең шарты үкенү булырга тиеш. Үкенү булганда гына гаиләне сакларга тырышырга мөмкин.

- Арага хыянәт керсә, никах үзеннән-үзе таркалган булып саналмыймы?

- Хыянәттән никах автомат рәвештә таркалмый. Никах ике очракта бетә. Беренче очракта ире яки хатыны үлеп китсә, икенче очракта ир яки хатын башка дингә күчсә. Башка очракларда никах үзеннән-үзе эреп юкка чыга алмый.

Реклама

- Шәригатьтә хыянәткә нинди җәза каралган?

- Шәригатьтә хыянәт өчен җәза юк, зина кылганга гына җәза бар. Кияүдә булмаган хатын белән өйләнмәгән ир зинада тотылса, аларга 100 таяк суктыралар. Әйткәнемчә, шаһитләр булса, яки үзләре танысалар. Әгәр дә гаиләле кеше зина кылса, аларны таш белән бәреп үтерәләр. Ир-атка да, хатын-кызга да шушы җәза. Ник шундый зур җәза, диярсез. Ирең, хатының була торып, шушы пычракка кагылганың өчен, ягъни алдыңда була торып, баш тарткан, башкасына кызыккан өчен бу җәза.

- Ирләрнең хыянәтендә күп очракта хатын-кызны гаеплиләр. Имеш, иске халаттан йөргән, иренә суынган, диләр. Алай булгач, хатын-кызның хыянәт итүендә дә ирләрне гаепләргә була?

- Чыннан да, ир кеше хыянәт итә икән, хатын-кызны гаеплибез. Монда дөреслек тә бар. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә, әгәр дә хатын-кыз иреннән сәбәпсез баш тарта икән, хатын-кызга ләгънәт төшә, ди. Әгәр дә хатын-кыз үзен иренә карата салкын тота икән, ардым әле, башым авырта әле, дип, ире белән булмаска сәбәп эзли икән, ул ирне чит хатыннарга тартыла башламас дип булмый. Бу ирнең физик яктан таләбе бар, ул канәгать булмый, аннары күңеле суына. Кайчак хатын-кыз үзгәрә, үзен карамый йөри, симерә. Ир кеше хатынына бу хакта әйтеп-әйтеп тә карый. Хатын-кыз моңа игътибар итми, вакытым юк, үзең бала табып кара, дип, сәбәбен китерә. Аннары ир кеше әйтми дә башлый. Бер караганда, бу моны кабул иткән дә кебек була, әмма күңелендә кала. Ир кеше үзенең хыянәтенә үкенмәскә дә мөмкин, әмма ул бит моның белән бик зур гөнаһ - зина кыла.

Әлбәттә, хатын-кыз йөрсә, моңа да ир кеше гаепле. Хатын-кыз да үзенә игътибар сорый, матур сүзләр әйткәнне, бүләк биргәнне ярата. Ир кеше дә үз хатынын чит итәргә тиеш түгел. Ирләрендә хатыннарның да хакы бар. Шуның өчен дә хыянәттә ике якның да гаебе була. Ләкин алда китергәннәрнең берсе дә ир өчен дә, хатын өчен дә хыянәт итәргә сәбәп түгел. Иң пычрак, иң фәхеш нәрсә әнә шул зина.

Хыянәт өчен башка илләрдә нинди җәза каралган:

Иранда зина өчен үлем җәзасына хөкем итәләр.

Төркиядә хыянәт итүчеләргә 5 елга якын төрмә яный.

Әфганистанда хыянәтчеләр 10 ел гомерләрен төрмәдә уздыра.

Индонезиядә зинада тотылганнарны 15 елга утырталар.

Лилия ГӘРӘЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев