Саба дулкыннары

"Гафу итегез, закон – закон инде ул". Аксубай базарында сату итүчеләрдән бистә үзәген бушатуны сорыйлар

“Ярдәм итегез, базардан куалар!” Аксубай сатучылары әнә шундый мөрәҗәгать белән чыкты. Сатучыларга ике дистә елдан артык сәүдә иткән базар урынын калдырып китәргә кушканнар.

Аксубай базарчылары чаң суга: аларның гомер буе кәсеп иткән, халык белгән урыннан китәсе килми. Сәүдә үзәкләренә кереп утырырлык мөмкинлекләре дә юк, сату әз, шунлыктан аренда бәясе түли алмыйлар.

Аксубай базары район администрациясе бинасына терәлеп үк диярлек тора. Шагыйрьләр әйтмешли, аның “чишмә башы” каян килүе дә билгеле түгел, базар урыны күптәнге. Туксанынчы еллардан бирле сәүдә иткән сатучылар соңгы сигез елда ут эчендә һәм билгесезлектә яши.

Базарда сату итүче 60 эшмәкәрнең сафы әкренләп сирәгәя, кемдер сату булмаудан ябыла, кемдер басымга түзә алмыйча китә икән.

“Павильоннарыбыз рәсмиләштерелмәгән”

Аксубай базарында ике дистә елдан артык сату итүче Любовь Ивановна үзләренә каршы җилнең 2009 елларда – яңа район башлыгы килгәч исә башлавын әйтте.

- Безнең район – кечкенә генә эшчеләр бистәсе. Район башлыгы булып Камил Гыйльманов килгәч, безгә – базар сатучыларына “көн бетте”. Базарны бушатырга кушалар. Ә безне исә ел саен яңа проектлар белән таныштыра торалар. Бу урыннан юл үтәсе, парк яки сквер салынасы, янәсе. Хәзерге базар урынына сәүдә үзәге төзеп куярга җыена икән дигән сүзләр дә йөри. Әмма максат бер генә – хакимият безне бу урыннан җибәрергә тели.

Любовь Афиногентова әйтүенчә, эшмәкәрләрнең "Китмибез" дип әйтергә ныклы нигезе юк. Туксанынчы елларда хакимият, калган башка районнардагы кебек үк: "Шушы урында эшләгез" дип әйткәч, башта урамда палаткаларда сату иткәннәр. Районда хакимият үзгәргәч, 2005 елда яңа җитәкчеләр: "Район үзәгендәге базар цивилизацияле булырга тиеш", - дип, павильоннар сатып алырга кушкан. Эшмәкәрләр үзләре саткан урыннарга павильоннар куйган, ут керткәннәр. Әмма, никадәр генә сорасалар да, үзләренең сәүдә нокталары урнашкан урыннардагы җирне рәсмиләштерә алмаганнар. Рәсми рәвештә караганда, эшмәкәрләрнең павильоннары муниципалитет җирендә, законсыз корылмалар булып санала. 

- Хәзер яңа башлык үз кагыйдәләрен кертте, - дип сөйләде Любовь Ивановна “Татар-информ”га. Яңа кагыйдә - эшмәкәрләр, ун ел элек акча түләп алган павильоннарын сүтеп, базар урынын бушатырга тиеш.

Любовь Афиногентова "Икеләтелгән стандартлар сәясәте" булуы хакында сөйләде. "Базар булачак урында юл булачак дип безне куалар, егерме ел эшләгән урыныбызны рәсмиләштерергә рөхсәт юк. Ә шул ук вакытта, шул ук базар территориясендә аерым кешеләрнең кибетләре астындагы җир рәсмиләштерелә". 

Базарчыларны шушы җирдән куган вакытта ук ике кеше шул ук урында җир рәсмиләштерә алган. "Райондагы эре бизнес вәкилләренең берсе саналган эшмәкәр Шәфигуллин Илгиз Чыңгыз улының кибетенә янкорма базар территориясендә, ул июль эчендә төзеп, җирен дә үзенә рәсмиләштереп куйды. Хәзер тагын бер җир кишәрлеген рәсмиләштерү процессы бара", - дип сөйләде ул. Евгений Казаков исемле эшмәкәр базар территориясендәге бина астындагы җирне үзенә теркәү белән мәшгуль икән. "Ни өчен аерым кешеләргә рөхсәт бар, ә безгә юк?" - ди Любовь Афиногентова.  

"Базар эшмәкәрләре җирләрен 8 ел рәсмиләштерә алмый, ә Шәфигуллин исемле иптәш шул ук базар эчендәге янкорманы июль аенда төзеп тә чыкты, рәсмиләштерде дә".

 

“Без бу урынга үзебез сәүдә үзәге төзергә дә риза”

Любовь Ивановна базар цивилизацияле, заманча булырга тиеш дигән фикерләр белән килешә. Эшмәкәрләр әлеге урынга үз акчаларына зур сәүдә үзәге төзеп, шунда сатарга да риза. Аяк кына чалмасыннар да, урыннарыннан гына кумасыннар.

- Без павильоннарны алып атып, палаткаларда сатарга да риза. Әмма безне ишетүче кеше юк. Без хәтта җитәкчелек белән уртак фикергә килеп, бу урынга, үз хисабыбызга сәүдә үзәге төзергә дә каршы түгел. Тик җитәкчелек, бернигә карамастан бу җирне үз максатлары өчен бушатырга тели. 

Әгәр бу урын хакимиятнең ниндидер максатлары өчен кирәк икән, без аны калдырып китәргә дә әзер. Күченеп китәргә ниндидер берәр ташландык урын да сорадык, үзебезчә ул урынны көйләрбез, дидек. Аңлыйсызмы, монда бөтен нәрсәнең ниндидер без белми торган коммерция максаты бар. Нигә әле ул җирне сатып булганда, гади базарчыларга болай гына бирсеннәр? Безгә хут бирмиләр, - ди Любовь ханым.

"Безгә алмашка җир бирегез" дип сорый торгач, хакимият базарчыларга җир кишәрлеге бирергә булган. Әмма... бистә читеннән узган боҗра юлның икенче ягында, басуда. Мисал итеп Казанны, шәһәр читендәге "Тура" базарын китергәннәр. Эшмәкәрләр фикеренчә, базарны читкә чыгарсалар, анда кеше йөрүдән туктаячак, өстәвенә, бистә читенә коммуникацияләр сузарга да аларның акчалары җитми.

- Аксубай читендәге басуга павильоннарны куярга тәкъдим иттеләр. Китмибез без! Без үзебезнең эш урыннарыбызны саклап калырга телибез, - ди Любовь Ивановна.

Аксубай базары. Схемадагы барлык павильоннарның хуҗаларына да корылмаларын сүтәргә кушканнар.

“Ут төртү белән дә яныйлар”

Сатучы сүзләренчә, базарчыларга тыныч кына яшәргә юк. Аларны хәтта ут төртү белән дә куркытканнар.

“Без, җирле халык, кемнең ничек сулавын да беләбез. Янаучыларның кем булуы да көн кебек ачык”, - ди ул.

 

“Салым түләсәк, районга ярдәм була бит”

Любовь Ивановнаның 24 ел “базар” стажы бар. Ул хуҗалык, сәнәгать товарлары белән сату итә. Җәйге чорда керем азмы-күпме күзгә күренсә, көзен-кышын, аена 30 мең тирәсе чыга.

– Бу хәлләр килеп чыкканчы салымны да вакытында түләп бардык. Конфликт чыккач, безнең счетларны яптылар, хәзер салым түләмибез. Район башлыгына елына берничә тапкыр мөрәҗәгать итәбез: “Павильоннарны рәсмиләштерергә, салым түләргә ирек бирегез”, - дибез. Бу сорау берәүне дә кызыксындырмый. Район казнасы инде берничә ел буе салым алмый дигән сүз, ә шул ук вакытта хәтта пенсионерлардан да 300 сум үзара салым җыялар. Районда акча да, хезмәт хакы да юк. Безнең район һәр тармакта аутсайдер. Ә бит мөмкинлек бирсәләр, производстволар ачар идек. Базардагы бер сатучы - Владимир Козлов тегү цехы ачарга тели, әнә.

“Китмибез!”

Эшмәкәрләр, җирне рәсмиләштерүне сорап күпсанлы хатлар, мөрәҗәгатьләр язган, әмма үз файдаларына хәл итә алмаганнар. 

Аксубай базарчыларына карата судлар да булган инде. Арбитраж суд, законсыз рәвештә муниципаль җиргә законсыз корылма куйган өчен кайбер сәүдәгәрләрнең павильоннарын күчерергә дигән карар чыгарган. Любовь Ивановна кат-кат әле генә рәсмиләштерелгән янкорманы телгә ала. Ник кемгәдер рөхсәт бар, безгә юк, ди ул.

- Бездә анархия, - ди сатучы.

 

“Ачка үлмәс өчен генә торабыз, сату юк”

Любовь ханымның хезмәттәше Руфия Сәләхова да Аксубай базарында 1994 елдан бирле сәүдә итә. Ул, базардагы күпчелек коллегалары кебек үк кием-салым, сәнәгать товарлары сата. Башкалар кебек үк, аның да базар урынында нәрсә төзеләчәге кебек мәгълүматы юк. "Юл салабыз дип тә әйтәләр, ике-өч катлы сәүдә үзәге проекты бар икән дип тә сөйлиләр", - диде ул. Ул эшмәкәрләргә кибетләрдә урын арендаларга тәкъдим итүләрен искә алды.

- Без кешенең кибетенә кереп оялауга каршы, аренда түләрлек чама юк. Атнага бер әйбер сатмаган вакытлар да була. Ачка үлмәскә генә басып торабыз. Районда эш юк, акча юк, яшьләр китә, - дип сөйләде Руфия ханым “Татар-информ”га.

“Көн саен кайчан куарлар икән дип киләбез”

Руфия ханым 19 кв.метр павильонда сату иткән өчен пенсия фондына – 8 мең сум күчерә, 7 меңгә якын салым түли.

- Билгесезлек арытты безне. Өч ел элек кайбер сатучыларның утларын кистеләр. Алар әле дә шулай көн яктысында гына сату итә. Безгә дәүләттән берни дә кирәкми. Аксубайда шул 25 ел сәүдә иткән җирләребез жәл микән? Сатып бирсеннәр аукцион аша. Безне рәсмиләштерсәләр, үзебез үк җир өчен азмы-күпме салым түләп торыр идек. Көн саен эшкә кайчан куарлар икән дигән билгесезлек белән киләбез, - диде Руфия ханым.

Базардагы сатучыларның, павильоннарын саклап калуны сорап язган күпсанлы хатларының берсе

 

“Павильон куегыз, рәсмиләштерәбез” диделәр”

 

Руфия ханым да павильон куярга мәҗбүр булган чакларын искә төшерде.

- 2005 елның гыйнварында павильон куйдым, 14 ел була менә. Шул вакытта: “Ике-өч ел эшлисез дә, павильоннарыгызны рәсмиләштерәбез” диделәр. Яңа глава килгәч, башкача сөйли башлады. Ун елдан бирле моннан куалар. Ел саен сәбәбе үзгәрә тора. Аксубай кырыеннан урын тәкъдим иттеләр. Анвыл кешеләре үзәккә килә дә, шунда йөреп, аласын-алып кайтып китә. Базар дип, кем район кырыена барсын? “Пятерочка” кебек кибетләрнең дә икенче катларында читтән килгән кешеләр сәүдә итә. Безнең сату болай да юк иде, алар килгәч, тагын да кысылды. Инде хәзер бөтенләй кумакчы булалар, - дип зарланды Руфия Сәләхова.

“Берәүне дә кумыйбыз!”

Аксубай шәһәр тибындагы бистәсенең башкарма комитет җитәкчесе Владимир Кононов беренче соравыма: “Кемне куалар? Берәүне дә кумыйбыз. Элеккечә үк сату итәләр бит!” - дип җавап кайтарды.

“Сәүдә үзәге төзеләчәк”

Сөйләшә торгач исә, базар урынының сатылачагы билгеле булды.

- Базар урыны аукционга куелды, бу процесс бара инде. Әмма сатучылар һаман эшли бирә. Берәүне дә кумыйбыз. Анда урамда сату өчен сәүдә нокталары булачак. Кемнең теләге бар, аукционда катнаша, соңыннан шунда сәүдә итә ала.

- Сәүдә үзәгенә керсәләр, сатучыларга аренда өчен түләргә кирәк була бит.

- Әлбәттә! Аренда өчен бөтен кеше түли. Ә монда сатучылар әле берни түләмичә эшләп килде.

- Базарчылар сәүдә бармаудан интегәбез, аренда түли алмыйбыз, диләр.

- Гафу итегез, закон – закон инде ул. Аренда түләвеннән акчасы юк дип, берәү дә азат ителми.

 

Соңгы сүз

Шунысы кызык: Аксубай базарчылары әлеге билгесезлектән 8 елдан бирле интегә. Базар урынында юл салыначак, парк, сквер төзеләчәк дип тә фаразлыйлар. Имеш-мимешләр аркылы, сәүдә үзәге төзелү ихтималлыгын да белеп алганнар. Димәк, хакимият тарафыннан сөйләшү дә, аңлату да булмаган. Хакимият вәкиленең “бүгенге базар урынында чыннан да сәүдә үзәге төзелә, аукционда базарчылар да катнаша ала” дигән рәсми җавабын Аксубай эшмәкәрләре “Татар-информ” аша ишетергә мәҗбүр. Безгә шунысы гаҗәп - ни өчен хакимият базардагы шул эшмәкәрләрне җыеп, кара-каршы утырып сөйләшмәгән? Билгесезлектән һәм аңлаша алмаудан аптыраган базарчылар үз хокукларын яклар өчен федераль мәгълүмат чараларына мөрәҗәгать итәчәкләре хакында сөйләде.

 

Автор: Чулпан ШАКИРОВА

https://intertat.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: