Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы: Казанда гадәттән тыш хәл режимы кертелмәде Янгын нәтиҗәләрен бетерүдә катнаша

Янгын нәтиҗәләрен бетерүдә катнаша торган көчләр гадәттән тыш хәл режимында эшли.

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Казанда гадәттән тыш хәл режимы фаҗига нәтиҗәләрен бетерү өчен җәлеп ителә торган көчләр өчен кертелде. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә әйттеләр.

Ведомствода әйтүләренчә, фаҗиганең нәтиҗәләрен бетерү өчен җәлеп ителә торган көчләр һәм идарә органнары өчен «Гадәттән тыш хәл» режимы кертелгән. 

«Әлеге гадәттән тыш хәл режимы локаль характерда һәм шәһәр тормышына йогынты ясамый. Шуңа күрә кайбер матбугат чараларындагы „Казанда гадәттән тыш хәл режимы кертелде“ дигән башисемнәр дөреслеккә туры килми. Шәһәр территориясендә гадәттән тыш хәл режимы кертелмәде», — диделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Алдарак «Татар-информ» төнлә Казанның Төньяк-Көнбатыш урамында газ тутырылган цистерна шартлавын язган иде. Бер кеше һәлак булды, ике кеше зыян күрде. Зыян күргән ике кеше Республика клиник хастаханәсендә дәвалана, аларның хәлләре уртача авырлыкта дип бәяләнә, гомерләренә бернинди дә куркыныч янамый.

10:40 сәгатьтә янгынны локализацияләделәр. Халыкка куркыныч янамый.

 

Фото:п ГУ МЧС России по РТ

 

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/incident/13-06-2020/gad-tt-n-tysh-h-ll-r-ministrlygy-kazanda-gad-tt-n-tysh-h-l-rezhimy-kertelm-de-5749455

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев