Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы аммиак һәм терекөмеш таралу хәбәренә ышанмаска чакыра [+видео]

Бүген иртән җитештерү комплексында торбаүткәргечтә өч квадрат метр мәйданда янгын чыккан.

(Казан, 5 февраль, "Татар-информ"). Социаль челтәрләрдә "Казаноргсинтез"да янгын нәтиҗәсендә аммиак һәм терекөмеш таралган, дигән хәбәр Казан халкын борчылырга мәҗбүр иткән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Җитештерү комплексында торбаүткәргечтә өч квадрат метр мәйданда янгын чыккан. 15 минуттан соң янгын сүндерелгән. Беркем дә зыян күрмәгән, әйләнә-тирә мохиткә зыян килмәгән, әлеге хәл җитештерү эше барышына тәэсир итмәгән.

Реклама

Әмма мессенджерларда һәм социаль челтәрләрдә янгын аркасында аммиак һәм терекөмеш таралган, дигән хәбәрләр барлыкка килгән. Әлеге мәгълүмат чынбарлыкка туры килми.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы әлеге сүзләргә ышанмаска, рәсми мәгълүматларга гына ышанырга, шулай ук хафага төшмәскә чакыра. Биредә борчылырлык берни дә юк, дип җиткерәләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы аммиак һәм терекөмеш таралу хәбәренә ышанмаска чакыра [+видео]

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев