Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Гадел Вафин КФУ ректоры киңәшчесе итеп билгеләнде

Яңа киңәшче медицина белеме бирү, Университет клиникасына кагылышлы эшчәнлек белән шөгыльләнәчәк.

(Казан, 28 февраль, "Татар-информ"). Татарстанның элеккеге сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин КФУ ректоры Илшат Гафуровның киңәшчесе итеп билгеләнде, дип хәбәр итә университетның матбугат хезмәте.

Гадел Вафин яңа вазифада медицина белеме бирү мәсьәләләре һәм бу өлкәдәге тикшеренүләр, шулай ук Университет клиникасы белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнәчәк.

Гадел Вафин тупланган тәҗрибәсенә таянып, КФУның медицина секторын уңышлы үстерүдә генә түгел, ә гомумән университет эшчәнлегендә ярдәм итәчәк, - диелгән университетның матбугат хезмәте хәбәрендә.

Быел 14 февральдә Гадел Вафин Татарстанның сәламәтлек саклау министры вазифасыннан китте. Ул бу вазифаны 2013 елдан биләп килгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев