Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Габдерәхим нидән үлде?

«Акчарлак» газетасы кызлары бүген инстаграмда туры эфирга чыкты. Укучылар белән сөйләшүнең күп өлеше Габдерәхим турында иде. Хезмәттәшләрен бик сагыналар, җылы итеп искә алалар. Габдерәхим редакциягә килгәндә “привет, кызлар!” дип түгел, “привет, деффченки!” дип килеп керә торган булган.

Альбина Гайнуллина белән Назилә Хуҗина Габдерәхимнең шәхси әйберләрен дә күрсәтте. Менә өстәлдә аның милли орнаментлы чынаягы, матбугат конференциясенә киеп барасы матур курткасы эленеп тора, кызлар 23 февральгә бүләк иткән шаян төсләрдәге оекбашын да өенә алып кайтып китмәгән. 

“Урыны җәннәттә булсын”, “каберләре нурлы булсын” дип язды укучылар. “Габдерәхим нидән үлде соң?” дип сораучылар да күп булды.
 
“Йөрәктер инде, кан басымы белән интегә иде”, – диде хезмәттәше Альбина Гайнуллина.
 
Габдерәхимнең яшенә күпләр ышанмый. Аңа 56 иде. Узган ел юбилеен матур итеп үткәрәсе килгән, әмма соңыннан кире уйлаган. 
 
Редакциядә Габдерәхимнең газетада басылырга өлгермәгән шактый кулъязмалары калган...
 
 
 
 
 
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев