Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә биш яшьлек бала зыян күргән [+фотолар]

Әлки районында ике автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә хатын-кыз һәм аның баласы зыян күргән.

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Бүген Әлки районының "112" Бердәм ашыгыч хезмәт номерына Югары Әлки - Кузнечиха юлының 19 нчы чакрымында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргәннәр турында мәгълүмат килеп иреште, дип хәбәр итә Татарстан буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре Сихтерма Хузангаево торак пункты янында 99 нчы модельле «Жигули» белән 10 нчы модельле «Лада» машинасы бәрелешкән урынга килгән.

Беренча машинаны йөртүче, каршы юнәлештән килгән автомобиль хәрәкәт итүен күрмичә, маневр ясый һәм аның белән капма-каршы бәрелешкән.

Фаҗига нәтиҗәсендә биш яшьлек бала һәм аның әнисе зыян күргән. Коткаручылар аларга беренче ярдәм күрсәткән һәм ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырган, аннан соң, яну очрагын булдырмас өчен, автомобильләрнең аккумуляторын сүндергән. Бала белән хатын-кыз Базарлы Матак Үзәк район хастаханәсенә озатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев