Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Фото: Балтач районындагы авариядә пикап шоферының гомере өзелгән

Бүген иртән Казан-Малмыж трассасында юл-транспорты һәлакәте булды.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Балтач районында булган җитди юл һәлакәтендә пикап шоферының гомере өзелгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, бүген иртән Казан - Малмыж трассасының 92нче чакрымында «Ниссан Кашкай» һәм «Иж 2717» машиналары бәрелеште. Нәтиҗәдә, чит ил автомобиле юл читенә очкан, ә пикапның кабинасы тулысынча җимерелгән.

Авариядә «Иж 2717» машинасының 48 яшьлек йөртүчесе һәлак булган, ә чит ил автомобиле шоферын Арча Үзәк район хастаханәсенә илткәннәр.

Реклама

Һәлакәт булган урында 110нчы янгын-коткару часте, 4нче зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре, полицейскийлар һәм табиблар эшләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев