Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Фәнил Вакказов «Туплы тамаша» дип исемләнгән проект башланып китүе турында хәбәр итә

Фәнил Вакказов әйтүенчә, бу проектның 3 максаты бар.

1. Эстрада, сәнгать, иҗат әһелләренең спорт белән дус булуын күрсәтү.

2. Җәй көне шушындый форматтагы тамаша район халкы өчен бер кызык вакыйга булыр иде һәм җитәкчеләренең дә халык каршындагы абруен тагын да арттырып җибәрер иде.

3. Хәзер бөтен җирдә сәламәт яшәү рәвеше алга сөрелә. Һәм бу дөрес тә, чөнки сәламәт тәндә — сәламәт акыл! Ә артистлар аша спортка мәхәббәт уяту күпкә җиңелрәк. «Туплы тамаша» үз районыңны республика медиакырында балкытып алыр өчен дә бик кулай чара, минемчә!

«Иманым камил, без әле бу тамаша белән бөтен республиканы гөрләтәчәкбез, Алла боерса! Һәм ул Арчадан башланып китте дип тарихка кереп калачак!» — ди Фәнил Вакказов.

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировка әлеге тамашада катнашырга насыйп булган. Проект Арчада старт алган. Арча халкының ачык йөзле, кунакчыл булулары җырчыны таң калдырган. Проект авторы Фәнил Вакказовка һәм кунакчыл халыкка олы рәхмәтләрен җиткерә ул.

Реклама

 

Фото: скриншот инстаграм

tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев