Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ф.Мөхәммәтшин: Саба районы салым базасын миллиард сумнан арттырды

Саба районы үсешендә җитди адым ясаган, дип билгеләп үтте Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.

(Казан, 21 февраль, "Татар-информ"). Узган елда Саба районы салым базасын миллиард сумнан арттырып, җитди үстергән. Бу хакта район сесиясендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтте, дип хәбәр итә республика парламенты матбугат хезмәте.

"Сез эшлекле кешеләр белән эшләүнең яңа формаларын табасыз һәм 1 миллиард сумнан арттырып, салым базасын җитди үстергәнсез",- диде Татарстан парламенты башлыгы. Шулай ук Саба районы үз алдына гомуми үсеш территорияләрен оештыру буенча яңа бурычлар куя, диде ул.

Район үсешенә чистарту корылмалары һәм су әзерләү системаларын җитештерүче "Евро Акцент Саба" предприятиесе җитди өлеш кертә. Фәрит Мөхәммәтшин бу - грунт сулары дәрәҗәсе югары булган районнарда аеруча ихтыяҗ булган продукция, диде.

Татарстан Дәүләт Советы спикеры үз чыгышында Саба районы активын эшсезлек дәрәҗәсен киметергә кирәклегенә юнәлтте. Бүгенгә Саба районы күрсәткечләре республикадагы уртача күрсәткечләрдән арткан. Шулай ук ул медицина учреждениеләренең кадрлар белән тәэмин ителешенә игътибарны юнәлтергә, гражданнарның үзара салым җыю эшен көчәйтергә кирәк, диде. 2017 елда районда 7 миллион сумнан артык акча җыелган, бу 2016 ел белән чагыштырганда шактый кимрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев