Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Флюра Сөләйманова: “Филармониягә эшкә алмадылар, мине халык күтәрде”

Җырчы Флюра Сөләйманованың кабатланмас тавышы, искиткеч җырлары турында озаклап сөйләргә була. Ул бөтен гомерен, бар сәләтен, талантын, тырышлыгын җыр сәнгатен үстерүгә багышлаган. Тавышының ягымлы яңгырашы, тамашачы мәхәббәте - болар барысы да җырчыга уңыш китерә. Флюра ханымның язмышы бик гыйбрәтле.

Татарстанның халык артисткасы, легендар җырчы Флюра Сөләйманова 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. 12 март көнне хезмәттәшләре, иҗатташ дуслары Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясендә аның хөрмәтенә тантаналы бәйрәм оештырды. "Татар-информ" хәбәрчесе, форсаттан файдаланып, халкыбызның яраткан җырчысы белән әңгәмә корды. 

“Яшәгән кебек тә булмады”

Флюра Сөләймановага һич кенә дә сиксән яшь биреп булмый. Күзләре ут янып тора, хәтере яхшы. Сөбханалла!

- Мин 8 март көнне дөньяга килгәнмен. Тик туу таныклыгында туган көнемне 10 мартта дип яздырганнар. Үткән гомер нәкъ җырдагыча: “Гомерләр уза икән ул, уза да китә икән”. Яшәгән кебек тә булмады. Шуңа күрә, тормыш итүне "күз ачып йомган ара” дип юкка гына әйтмиләрдер. Кем уйлаган бит шушы яшькә җитү насыйп булыр дип. Ничә генә яшьтә булсаң да, йөрәк бер дә картаймый икән. Әле дә сәхнәгә чыгып җырлыйсым килә. Мин үземне озак яши алырмын дип уйламаган идем. Сиксән яшь бик күп бит инде ул. Кеше шуның кадәр яши ала микән? – дип тә уйлап куям. Бу яшькә җитүне зур бүләк дип саныйм. Ул бөтен кешегә дә бирелми, - дип сөйләде җырчы. 
 
 
“Ятимлек авырлыклары гомерем буена да онытылмады”
 
  • 1939 елның 10 мартында Кама Тамагы районының Иске Барыш авылында туган кызның язмышы кечкенәдән моң белән бәйле. Балачагында әнисез, соңрак дәһшәтле сугыш аркасында әтисез кала сабый. 
- Минем тормыш юлы хакында бик күп сөйләргә була. Барлык моң-зарны, кайгыларны һәм югалтуларны үз күңелемә җыеп бардым. Безнең буынны сугыш ятим итте. Ятимлек авырлыклары гомерем буена да онытылмады. Әтием Зыятдин турында әллә ни хатирәләр калмаган, ул фронтта чакта ук һәлак булган. Озак та үтми абыйны да сугышка алдылар. Ул киткәннән соң биш баланы ятим калдырып, әнием Кәримә дә гүр иясе булды. Салкын катык алып эчкән дә, үпкәсенә салкын тидергән булып чыкты. Әни болай да бик еш авырды. Аны олы абыем тәрбияләде, шуның өчен алтынчы сыйныфка да укырга бер елга соңарып кына барды. Әни үлгәндә миңа 4 яшь, сеңлем Фәниягә 2 яшь кенә иде. Шуннан соң безне ятимнәр йортына бирергә теләгәннәр. Ул вакытта әнинең сеңлесе каршы төшкән, безне ул тәрбияләп үстерде.

- Рәхимә апа безнең урамда әби-бабайлардан калган төп йортта яши иде. Әнинең кырыгы узганнан соң без дә әлеге йортка күчтек. Ул чаклар әле дә истә, ул көнне ишелеп-ишелеп ябалак кар яуды. Апа мине һәм Фәнияне кулында күтәреп барды, чөнки без кечерәк идек. Калганнар безнең арттан ияреп атлады. Кар бөртекләре шәрә аякларга төшә дә эреп юкка чыга, тәннәр чемердәп куя. Ул вакытта аякка кияргә оекбашлар юк. Аннан соң өйгә кайткач өшегән аякларны чүпрәккә төреп утырдык, - дип балачак елларын искә алды җырчы. 
 
- Флюра апа, әниегезнең сеңлесе какмады-сукмадымы?

- Рәхимә апа бик кырыс холыклы булды, чәчтән сөйрәп кенә йөртте. Хәйран усал булды. Куллары бик каты, ир-атларныкы кебек иде. Колхозда тракторчы булып эшләде. Шулай да безгә начар мөнәсәбәттә булмады ул. Безне ачлыктан һәм үлемнән саклап калды. Аның үзенең дә бер малае бар иде, шуңа да карамастан барыбызны тигез күреп яратты. Аннан соң башны кайнар су белән юып үзәккә үтте, шунысы истә калган. “Елама, аннан гына башын пешми. Түзем һәм сабыр булырга өйрән”, - ди торган иде. Бет таралган вакытлар ул, шуңа күрә чәчләрне кайнар суда катык белән юды. Танышларым шул тарихны тыңлагач: “Нишләп качмадыгыз?” – дип сорыйлар. Кая качасын? Гомер буе ападан куркып яшәдек. Аннан соң, чыгып китеп кая барасың соң? Түздек инде. Апа әйткән һәр сүзне, эшне җиренә җиткерелеп үтәдек.

Шуннан соң олы абыебыз Заһир сугыштан кайтты. Әнинең үлеме хакында аңа хәбәр итмәгәннәр, хат та язмаганнар икән. Өйгә кайтып керде, баскыч төпләре юылган. “Әни тазарды, хәле яхшырды мәллә?” – дип сорый миннән. Мин нәрсә әйтергә дә белмәдем, басып тик торам. Шул вакыт абыйның кулындагы букчасына күз төште, шактый зур күренә иде. “Тәмле әйбер алып кайттынмы?” – дип сеңелләрем белән шул букча янына килеп бастык. Ачлык заманы, шулкадәр нык ашыйсы килә. Сугыштан нәрсә алып кайтсын инде ул? Сабый булганбыз, аңламаганбыз инде.
 
“Җырчы булу хыялы бөтенләй юк иде”
  • Флюра Сөләйманова авыл мәктәбендә тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң Казанга китә. Анда ул киез итек фабрикасына эшкә урнаша, кичке мәктәптә белем алуын дәвам итә. Соңрак, 1950 елда М. Горький исемендәге клубка килә һәм шунда Сара Садыйкова җитәкләгән хорга солист буларак урнаша. Сара Садыйкова мәктәбенә эләгүе кызның алдагы сәхнә тормышында хәлиткеч роль уйный. Сара Садыйкова кызның моңлы тавышын, башкару мөмкинлекләрен бик тиз сизеп ала һәм җитәкләп җыр дөньясына алып кереп китә.
- Җырчы булу хыялы бөтенләй юк иде. Тик мин бервакытта да җырламыйча тормадым, моңлы бала булып үстем. Мәктәптә миннән “Мияу, мияу, пескәем” җырын гел җырлаталар иде. Казанга килгәч кенә җырчы булу теләге уянды. Сара Садыйкова оештырган түгәрәккә йөри башладым, аның иҗат мәктәбе аша уздым. 
 
“Абау, акырып җырлый”, - дип әйтә иде минем хакта Сара апа Садыйкова. Тәнкыйть сүзләрен бик күп ишеттем, тик алар барысы да файдага гына булды. Сара Садыйкова хорында дүрт ел җырладым. Аннан соң ул мине филармониягә алып барды, анда Гани Вәлиев җитәкләгән сәнгать бригадасына алдылар. “Гани бригадасына үз кулларым белән биреп җибәрәм, алга таба да зур уңышларга ирешерсең”, - диде Сара Садыйкова.

 

 

  • Филармониядә Флюра Сөләйманова Бөтенсоюз аттестациясендә җырлап, “СССРның эстрада сәхнәләрендә чыгыш ясау хокукы бирелә” дигән таныклык ала. 1960 елда Казахстанның Актүбә һәм Алма - Ата дәүләт филармониясенең татар артистлары бригадасында эшли. Шул вакытта “Мәк чәчәге”, “Истә, һаман да истә”, “Тамчылар тамар чаклар”, “Йөрәк сере”, “Гүзәлия”, “Алтын-көмеш”, “Оренбур шәле”, “Сибелә чәчем”, “Хатирәм” (татар халык җыры) һәм тагын дистәләрчә популяр җырлар иҗат ителә.

 

Һәркем яратып тыңлаган “Әниемә” җыры да Казахстанда иҗат ителгән. Флюра Сөләйманова 19660 елга кадәр бу җырны казак телендә җырлап йөри. Аннан соң “Татарстан” радиосына эшкә урнаша. Бу җырны шул вакытта режиссер Госман Әхмәтҗанов тәрҗемә итә.

 

“Филармониягә эшкә алмадылар, мине халык күтәрде”

Флюра Сөләйманова Казахстанның Актүбә һәм Алма-Ата дәүләт филармониясенең татар артистлары бригадасында өч ел эшли. Аннан соң ул янәдән Казанга кайта һәм Татарстанның халык артисты Усман Әлмиев җитәкчелегендә Ульяновск өлкәсендә эшләүче татар артистлары бригадасында эшли.

- Ул чорда сәхнәгә юл яру җиңел булмады. Тик халык яратуы тәнкыйть сүзләренең барысын да күмеп китте. Күңелемә якын алмадым. “Тавышың юк!” – дип ишек ябучылар да, “син ямьсез, сәхнәдә йөрмә” – дип әйтүчеләр дә булды. Ул вакытта Усман Әлмиевкә зур рәхмәт, миңа терәк булды. “Заманында миңа да: “Тавышың юк”, – дип әйттеләр. Алай тиз генә бирешмә”, - диде.

Үземнең концерт бригадасын оештырдым, җырлар тупладым. Халык арасында таныла башладым. Көнләшеп караучылар күп булды, иҗатыма күп бәйләнделәр. Бәйләнми хәлләре юк, әгәр дә белемем булса, бәйләнмәсләр иде. 
 
Худсовет ул вакытта минем дошманым иде. Худсоветның иң зурысы – халык. Мине халык күтәрде. Бәхетле чакларым күп булды, Аллаһыга мең шөкер. Концертта, тамашачыларым алдында чыгыш ясаганда барлык борчулар да онытыла ул. Мине халык яратты, шуның өчен популяр булдым. 
 
Ул вакытта “махсус белеме юк” дигән кара тамга тагалар иде. Янәсе, музыкаль белеме булмаган җырчы зур сәхнәгә күтәрелә алмый. Мине Филармониянең җыр һәм бию ансамбленә эшкә алмадылар. “Тавышың көчле түгел”, – дип әйттеләр. Бер мәдәният йортында да концерт куярга рөхсәт бирмәделәр, иҗатка юлны бөтенләй яптылар. Элек бит ирекле рәвештә концерт куюлар юк иде. Яшермим, күңелем әлеге вакыйгаларга бик нык рәнҗеде. Тик җырчы булу теләге көчле иде. Шуңа күрә радист булу өчен аттестация узып кайттым. Аннан соң “Татарстан” радиосына эшкә урнаштым. Мине ул вакытта эшкә Җәүдәт Фәйзи урнаштырган дип сөйләп йөрүчеләр дә күп булды. Без әлеге композитор белән озак еллар бергә хезмәттәшлек иттек. Радиода эшләгән вакытта аларның фатирында тордым. “Халык җәүһәрләре” дигән ноталы җырлар китабы чыгардык, - диде Флюра Сөләйманова. 
 
 
 

 

Флюра Сөләйманова озак вакыт “Татарстан” радиосында эшли. Аның шул елларда башкарган илледән артык язмасы бар.

 

“Тормышым хакында кычкырып сөйләп йөрмәдем”

- Флюра апа, тормышыгызда үкенечле мизгелләр булдымы?

- Үкенечләрем юк. Сәхнәгә барыбер чыга алган булыр идем. Филармониягә алмадылар, аңа карап мин югалып калмадым. Киресенчә, кәҗәгә кәбестә биргән кебек булды. Радиога эшкә урнаштым, анда зур мөмкинлекләр ачылды. Минем танылуымны теләмәүчеләр үзләре үк миңа сәхнәгә юл ачты. Филармониягә эшкә алмаулары уңайлы гына булды миңа. Радиода композитор, шагыйрьләр белән таныштым һәм алар белән бик күп җырлар иҗат итәргә туры килде. Ул гына да түгел, үзләренең үк “өстенә бастым” әле. Филармония җырчылары миңа килә башлады, радиодан җырларын ишеттерергә теләделәр. Аларга карата үпкәм бар иде, шуның өчен азрак усаллык күрсәттем. Җырларын үткәрми тордым. Көйләрен, сүзләрен тәнкыйтьләдем. Дөнья түгәрәк шул ул.
 
Тормышымда кыен чаклар булды, тик мин алар хакында бервакытта да кычкырып сөйләп йөрмәдем. Барысын да үз йөрәгемдә йөрттем. Тормыш юллары катлаулы, сикәлтәле. Шуның өчен тамашачыларга аның матур ягын күрсәтергә кирәк. Тыңлап торсаң, бүген дөньясында язмышына риза булып яшәгән бер генә кеше дә калмаган, диярсең. “Зарланган саен зар килә”, - дип әйткән борынгылар. Бик дөрес сүзләр.
 
  • 1971 елда Флюра Сөләйманованы Филармониягә эшкә чакырып алалар. Шунда ул утыз елдан артык җырлап лаеклы ялга китә. Ләкин җырлавын дәвам итә, әле дә гастрольләрдә йөри, чакырулар буенча төрле кичәләрдә җырлый. Соңгы елларда ул Филармония сәхнә ветераннарының "Илһамият" клубы концертларында чыгыш ясый.
“Иптәш кызымның иренә кияүгә чыктым”

 

- Флюра апа, гаилә кору сезнең бәхете өчен соңлап килгән...

- Ирем Габделхак белән безне язмыш кавыштырды. Соңлап кавыштык, хатын-кыз бәхетен 48 яшендә генә тойдым. Габделхак җырлаганымны яратты, шуның өчен генә кияүгә алды (көлә). Иптәш кызым Рәйсә бакыйлыкка киткәч, аларның дүрт баласы ятим булмасын дип кавыштым аның белән. Дүрт бала белән тол калган иргә кияүгә чыктым. Күрше йортларда гына яшәдек, мин эштән кайтышлый Рәйсә гел балконга чыгып: “Өчпочмак пешерәм, чәй эчәргә кер”, – дип дәшә торган иде. Рәйсә белән күптәннән аралашып яшәдек, бергә Сара Садыйкова оештырган хорга йөрдек. Ул да кечкенәдән ятим үскән, җәй көне Арча районы Кырлай авылына аның әбисе янына кунакка кайтып йөри идек. 1987 елда Рәйсә авырып вафат булды.

Бергә тормыш корырга Габделхак үзе тәкъдим итте, мин ризалаштым. Аның нинди кеше булуын белә идем бит инде, шуның өчен озак уйлап тормадым. Начар яшәмәдек, ул миңа бик яхшы мөнәсәбәттә булды. Балаларны үстергән өчен рәхмәт сүзләре әйтмәде, ләкин аның һәр эшендә миңа карата олы хөрмәт һәм ярату хисен тойдым. Уртак тормышыбыз вакытында ул миңа бер авырлык та күрсәтмәде, начар сүзләр белән рәнҗетмәде. Көчле кеше булды, яшәүнең кадерен белде. Әле ансыз яшәүгә һаман да күнегеп җитә алмыйм – әтиебез киткәнгә дә ун ел. Ялгызлыкка һаман ияләшә алмыйм. Без 22 ел бергә яшәдек. Бөтен җиргә икәү йөрдек.

Мин бит Сөләйманова фамилиясе белән танылу алдым. Тик кияүгә чыккач Габделхак фамилиямне үзгәртергә кушты. “Син балаларың белән бер фамилиядә булырга тиеш. Шуның өчен Асеева фамилиясен аласың”, - дип әйтте. Мин ризалаштым, шуның өчен бүгенге көндә иремнең фамилиясен йөртәм. Халык артисты исеме биргәндә “Флюра Асеева, рәхим итегез” дип чакырдылар. Тамашачылар аптырашта калды. Шуннан соң төрле сүзләр дә ишетергә туры килде.

“Балалар бервакытта да “әни” дип эндәшмәде”

- Балалар белән уртак телне тиз таптыгызмы? Алар сезне ничек кабул итте?

- Габделхак балаларга әни дип әйтәсез дип бик каты торды. Ә мин, әни бер генә була ул, ирексезләмик, дидем. Мин килгәндә алар кечкенә түгел, игезәкләр беренче сыйныфка бара иде. Балалар бервакытта да “әни” дип әйтмәде. Мин аларны “әни” дип эндәшмәскә үзем өйрәттем. “Флюра апаны яратасыңмы?” – дип сорадылар бервакыт кечкенә кызымнан. “Мин бит әнине җиде яшькә кадәр беләм, ә Флюра апаны тагын 25 ел беләм. Бик нык яратам”, – дип җавап биргән. Балалар белән уртак телне авыр таптым дип әйтә алмыйм инде: алар үзләре дә әйбәт, тәрбияле булдылар. Мин дә бар яратуымны бирергә тырыштым. Булатым, олы кызым Алсу, улым Маратымның игезәк сыңары Әлфия – барысы да минем өчен кадерле.
 
“Өлкән улымның үлемен авыр кабул иттем”

- Флюра апа, бала югалту хәсрәте дә сезне урап узмаган.

- Дүрт баламның берсе вафат булды. Өлкән улым Маратның үлемен бик авыр кабул иттем. Бу тормышта иң зур югалтуым шул булгандыр, мөгәен. Йөрәгемнең яртысында гына түгел, иң түрендә тора ул әле дә. Үлеме хәбәрен ишеткәннән соң бөтен дөньям туктап калды, тормышымның яме бетте. Аны җир куенына салганда да ачы хакыйкәть белән килешә алмадым. Шулкадәр акыллы, тыныч холыклы, тәрбияле бала иде. Һәрвакыт безгә акчалата ярдәм итеп торды, фатир өчен дә ул түләде. “Бу эшне үзем эшлим, син ял ит”, – дип кенә торды. Мине өрмәгән урынга да утыртмады. Балкаем, 43 яшендә үлеп китте. Мәскәүдә укып, белемен кү­тәреп кайткан гына иде. Киләчәккә планнар корып яшәде. Ул аэронавигация буенча Рига институтын тәмамлаган иде, эшен дә, тормышны да бик яратты.

- Флюра апа, бүгенге көндә кем белән яшисез?

- Габделхакның фатиры бар, ул буш тора. Мин үзем генә тора алмыйм. Утырган җирдән тора алмыйм, балалар җитәкләп кенә йөртә. Аннан соң ялгызлык та бик кыен. Балалар, шөкер, барысы да төпле белемле, тормышта нык басып торалар. Минем өчен борчылып, йортларын да янәшәдән алдылар. Бер ишегалдында яшәп ятабыз. Кызым Әлфия гаиләсе белән торам. Бүгенге көндә балаларыма көн саен сәламәтлек, озын гомер теләп дога кылам. Мине кадерләп торулары, тәрбияләүләре өчен рәхмәт укыйм. 
 
 

Күптән түгел генә хастаханәдә ятып чыктым. Табиблар тулаем дозода уколлар кадый алмаячагын әйтә, йөрәгем түзмәскә мөмкин икән. “Йөрәген чыдамый”, - дип әллә ничә тапкыр әйттеләр. Үзегез беләсез, бөтен кичерешләр йөрәк аша уза. Шуңа да бик тиз эштән чыккандыр. Йөрәккә операция ясарга киңәш иткәннәр иде, мин каршы булдым. Яшисен яшәдем, күрәсен күрдем инде. Бу яшьтә операция ясатырга теләмим, бертуган сеңлем дә каршы килде. Табиблар йөрәккә ясалма биологик клапан куярга теләгәннәр иде. Барыбыз да бакыйлыкка күчәсе, кайчан икәнен Аллаһы Тәгалә генә хәл итә.
 
“Соңгы вакытта татар эстрадасын “чүпкә” әйләндерәләр”

- Флюра апа, бүгенге татар эстрадасын күзәтеп барасызмы? Өметле яшьләр бармы?

- Яшь җырчыларны күзәтеп барам. Өметле яшьләр шактый. Тик шунысы күңелне борчый: соңгы вакытта татар эстрадасын “чүпкә” әйләндерәләр. Заманында миннән көнләшүчеләр булды, тик дошманнарым юк. Андыйлар булса да мин аларның барысын да ярата идем, кычкырышып йөрмәдем. Шуның өчен мине дә яратучылар күп булды. Тәрбияле, һәркемгә яхшы мөнәсәбәттә булырга кирәк. Хәзерге җырчылар игътибарсыз. Җырның рифма, ритмына бөтенләй карамыйлар.

Хәзер клублар уңайлы, рәхәт. Җырчыларга иҗат итү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Без бит ачлык, ялангычлык заманында иҗат иттек. Шулай бервакыт бригада белән еракка гастрольләргә чыгып киттек. Концерт башланырга шактый вакыт бар иде, репетиция ясарга керештек. Солистларның бик нык ашыйсы килә башлады, ул заманда җырчыларны табын әзерләп берәү дә көтеп тормый. Юклык заманы бит. Төркемдәге берничә солист аптырап тормаган үзе, мәдәният йорты янында яшәүче бер әбигә кереп киткәннәр. Шул вакытта әбинең тавыкларга әчетке пешергән чагы була. Кая барасың, тегеләр дә шуны ашаган инде. “Флюра апа, күрше әби тәмле ботка пешергән. Бар, кереп ашап чык”, - дип көлделәр әле. Бу хәл мәзәк булып истә калды, әле дә еш искә төшә. Авыл халкының бераз тормыш-көнкүреше яхшыргач мул табыннар белән каршы ала башладылар. Тамашачыларыма, халкыма мең рәхмәт. Алар гына мине яшәтте, бөеклеккә күтәрде.
 
“Безнең заманда җыр бүлешү булмады”

- Җырларыгызны башка җырчылар башкарса, каршы килмисезме?
 
- Безнең заманда җыр бүлешү булмады. “Ул җырчы синең җырынны урлады”, - дип гаеп итүчеләрне дә хәтерләмим. Хәзер генә ул җырлар “синеке” һәм “минеке”гә бүленде. Киресенчә, минем репертуардагы җырларны башкаруларына сөенәм генә. Мин ул җырны тиешле дәрәҗәдә башкара алганмын дигән сүз бит ул. 
 
Мәсәлән, Җәүдәт Фәйзи миңа “Гөлшаһидә” җырын тапшырды. “Бер үзенчәлекле тавышлы җырчы кирәк яңа җырымны башкару өчен”, - дип әйткән ул хатынына. Шул вакытта радиодан минем җырым яңгырый икән. Җәүдәтнең хатыны “Әнә, Флюрага бир”, - дип әйткән. Шул көннән башлап ул җыр минем репертуарда урын алды, шактый популяр булып китте. Аннан соң әлеге җырны Мөнирә Булатова, симфоник оркестр белән җырлаучы күп кенә артистлар башкарды. Берсенә дә үпкә белдермәдем, бу җырны бикләп тота алмыйм бит инде. Рәхәтләнеп җырласыннар. Мин җырладым да ул җыр бетте, югалып калды дигән сүз түгел. Ничә ел узганнан соң “Ак чәчәкләр” фильмын төшерделәр, “Гөлшаһидә” җырын шунда ишеттем. Күңелемә рәхәт булып китте. Үзем дә заманында Габдулла Рәхимкулов, Фәридә Кудашева җырларын башкардым. Мин барган һәрбер җирдән берәр җыр өйрәнеп кайта идем. “Урманнарда йөрдем” дигән җырны керәшеннәрдән отып алдым. Сүзләрен Гөлшат апа Зәйнәшева язып бирде. 
 
Хәзер генә ул җырларга кытлык юк, элекке заман җырчылары репертуарны үзләре туплады.

- Бүгенге көндә җырчыларның кадере бармы? Дәүләт ярдәмен тоясызмы?

- Зур урыннарда эшләгән түрәләр, җитәкчеләр белән аралашырга туры килмәде. Башкаларга ялагайланып яшәмәдем, үз юлым буенча атладым. Җырчыларның кадерен үлгәч кенә белә башлыйлар, искә алалар шул. 
 
Илһам Шакировның вафат булуына күңелем ышанмый, кабул итә алмыйм. Ул бөтен җырчыларга “контроль” булып тора иде. Өлкән буын җырчыларының, чордашларының иҗатын һәрвакыт күзәтеп барды. “Бу җырны дөрес башкармыйсың. Җырның сүзләре һәм көенә игътибар ит әле”, - дип еш киңәшләрен бирде. Хәзер шуның кебек зыялы, легендар шәхес юк.

- Зур сәхнәдән китүне, иҗаттан ераклашуны өлкән буын җырчылары ничек кабул итә?

- Мин әле сәхнәдән, тамашачылар арасыннан китмәдем. “Илһамият” ветераннар клубында эшлим, чыгыш ясыйм. Җырлаганда мин үземне бәхетле хис итәм. Күңелем тулса да, шатлансам да, өйдә мин тыныч кына халык көйләрен көйләп йөрим. Сәхнәдән китсәң дә иҗат дәвам итә, җыр – ул мәңгелек. 
 
“Флюра Сөләйманова моңы – татар сәнгатенең зур байлыгы”

Бу көнне Филармония залына Флюра Сөләйманованы гомер бәйрәме белән котларга чордашлары, иҗатташ дуслары һәм якташлары җыелды. Котлау сүзләренә үрелеп барган концертта теләкләр бихисап яңгырады.

Габдулла Тукай исемендәге Татарстан филармониясе директоры Кадим Нуруллин үзенең чыгышында җырчының тавышын, башкарган җырларын татар сәнгатенең зур байлыгы булуын әйтте. 
 
 

- Флюра апа күңеле белән һәрвакыт яшь булып кала. Безне үзенең иҗаты, моңлы җырлары белән сөендереп тора. Татар артисты озаграк яшәгән саен, аның милләте дә яшәячәк. Шуның өчен Флюра Сөләйманова кебек легендар җырчылар белән горурланабыз. Легендар җырчы, үзенең бөтен иҗат эшчәнлеген, талантын җыр сәнгатен үстерүгә юнәлткән бөек шәхес. Мәшһүр җырчы безнең өчен зур хөрмәткә ия, татар дөньясының моң патшабикәсе. Аның иҗатын төрле буын тыңлаучылары ярата. Флюра апа Сөләйманова башкарган җырлар, аның тавышы, моңы – татар сәнгатенең зур байлыгы. Бөтен татар халкы исеменнән татар музыкасы сәнгатен үстерү һәм пропагандалауга зур өлеш керткән өчен рәхмәт белдерәбез, - диде ул.
 
“Башкалар янында мескен булып күренәсе килмәде”

 

Реклама

Чараны Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов алып барды. Ул Флюра Сөләйманованың дүрт баласы өчен кайгыртучан ана булуын билгеләп узды.

- Флюра апаның язмышы бик гыйбрәтле. Гөлшат Зәйнәшеваның бер шигырендә шундый юллар бар: “Балачакта бәхетемнең бишегемнән егылып төшкәнмен” – дип язган ул. Әлеге сүзләр нәкъ менә бу җырчыга багышлана. Ул ятимлекне дә, ачлыкны да күргән. Шуңа да карамастан үз бәхетен гаилә тормышында һәм җыр сәнгатендә таба алды. Бервакыт Флюра апаны гастрольләрдән озатып, кайтарып җибәрдек. Кайтып китте ул, икенче көнне концертка дүрт бала анасы булып килде. Ул балалар аңа бервакытта да чит булмады. Аларны шулкадәр яратты, сәхнә артында гел шулар хакында сөйли иде. Теленнән шул балалар төшмәде дисәм дә һич арттыру булмас. Кая гына булсак та, гел шул балаларны олы ярату белән сөйләде. Элек, балалар булмаганда концертларны ахырына кадәр карап утыра иде. Соңрак үзенең чыгышыннан соң тиз-тиз җыенып өйгә ашыга башлады. “Мине өйдә балалар көтә, шуның өчен озак утыра алмыйм. Җырлыйм да кайтып китәм”, - ди торган иде. 

 

“Ятимлек ачысы минем үзәгемә үтте”, - дигән сүзләрне Әлфия апа Авзаловадан еш ишетергә туры килде. Сәхнәдә бу хакта еш әйтә иде. Шул вакыт Флюра апа да “Без дә иркә кочакта үсмәдек”, – дип әйтеп куйды. Беләсезме, 38 елга бер тапкыр Флюра ападан шул сүзләрне ишеттем. Ул беркайчан да авыр тормышына басым ясамады, башкалар янында мескен булып күренәсе килмәде. Башкаларның кызгануы, җәлләү хисләре аңа кирәк булмады. Гел башын югары күтәреп, горур булып йөрде. Үзен бәхетле итеп тоя, күрә белде. “Үз бәхетемне иҗат дөньясында таптым”, - дип еш әйтә иде. Ул югары уку йортларында белем алмаган, шуңа да карамастан моңлы тавышы белән тамашачы күңелендә лаеклы урын алып тора.

Фердинанд Сәләхов Флюра Сөләйманованың башка җырчылардан тыйнаклыгы белән аерылып торуын әйтте.

- Бервакыт Ижевск шәһәренә гастрольләр белән чыгып киттек. Флюра апа сәхнәгә чыкты да артык хәрәкәтләр ясамыйча гына җырлый башлады. Башкалар кебек дәртләнеп биеми, салмак кына басып тора. Бер кулында микрофон, икенче кулы белән күлмәк итәген тоткан. Сәхнә артыннан аның чыгышын Илһам абый Шакиров та күзәтә. Шуннан соң минем яныма килеп басты да: “Фердинанд, бу Флюра тәмам азып беткән бит. Бер генә кулын селкеп бии”, - дип шаяртты. Юк, ул һич кенә дә азына белмәде, - диде Фердинанд Сәләхов.
 
“Үзенең дәрәҗәсен белде, ул вакытта тешен кысып түзде”

- Җырчы белән гел бергә эшләп, аралашып тордык. Татар эстрадасында җырчы буларак таныла башлагач Флюра апа белән бергә эшләргә туры килде. Аннан көнләшүчеләр, аяк чалырга теләүчеләр күп булды. Заманында худсовет аның иҗади төркемен таркатты. Шуңа да карамастан алар белән сүзгә килеп, кара-каршы кычкырышып йөрмәде. Үзенең дәрәҗәсен белде, ул вакытта тешен кысып түзде. “Аллаһы Тәгалә барысын да тигезли ул”, - дип әйтте. Шушы хәлләрдән соң Флюра апаны үземнең төркемгә алдым, аның белән биш елдан артык бергә эшләдек. Концерт программасы буенча ул биш кенә җыр башкарырга тиеш булды. Тик сәхнәгә чыкса бөтен дөньясын оныта, аны туктатып булмый торган иде. Тамашачы да җибәрмәде, алкышлап кат-кат чакырып чыгара үзен. “Бар, тагын җырла” – дип чыгарып җибәрәм. Аңа сабый балалар кебек куана иде, - дип искә алды Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров
 
 

Юбилярны котлаучылар арасында Татарстанның атказанган артисты, нәфис сүз остасы Зәйтүнә Яруллина да бар иде.

- Бу легендар шәхес чын татар хатын-кызы үрнәге. Сәхнәдә дә һәрвакыт башка җырчылардан тыйнаклыгы, әдәпле булуы белән аерылып торды. Оялчанлык – аның канында. Миңа Флюра Сөләйманова белән озак еллар бергә эшләргә туры килде. Кая гына барса да, кайда гына чыгыш ясаса да, тамашачының рәхмәт сүзен, яхшы фикерен ишетте. Тамашачы аның һәр җырын алкышларга, үзен чәчәкләргә күмде. Ул һәрвакыт игътибар үзәгендә булды. Концертларда безне мул табыннар белән каршы алалар, сый-хөрмәт белән озатып калалар иде. 
 
Тик шулай да берьюлы шактый күңелсез хәлдә калырга тулы килде. Ниндидер мәдәният йортына концерт куярга бардык, кайда икәнен төгәл хәтерләмим. Шунда безне клуб җитәкчесе “Әнә, лыбырдык Сәкинә кереп бара”, - дип каршы алды. Флюра апа Сөләйманова әлеге сүзләрне ишетмәмешкә салышты. Теге хатын-кыз белән матур гына исәнләште дә, мәдәният йортына узды. Минем “телем кычыта”, нәрсә дә булса җавап бирәсем килә. Флюра апа шулкадәр тыныч, шул вакытта аның сабырлыгына исем-акылым китте. “Җаным, мин концерт алдыннан ял итеп алам әле”, - диде. Бер читкә барып утырды, кулына гәҗит алды. Гел үзе белән китап, гәҗит-журналлар йөртте. 
 
Сәхнә артында башка җырчылар гайбәт сүзләр сөйләшкән, бер-берсен “чәйнәгән” вакытта, ул бөтенләй читкә китеп утыра иде. Шуның өчен дә артыннан теләсә-нәрсә сөйләп йөрүчеләр дә булмады диярлек. 
 
Ул бит әле дә чишелмәгән табышмак кебек, - диде Зәйтүнә Яруллина.

Татарстанның атказанган артисты, танылган баянчы Кирам Сатиев озак еллар Флюра Сөләйманова төркемендә эшләгән. Үзенең чыгышында ул җырчының юмор хисле булуын әйтте. 
 
 

- Бервакыт Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына Флюра Сөләйманова репетициягә килде. Киткәндә студентлар аның белән фотосүрәткә төшәргә теләк белдерде, бу хакта Флюра апаның үзенә әйттем. “Мин әзер түгел бит. Киемем, чәчем, башым...” – дип санап китте ул. Соңыннан ризалашты. Минем янга килде дә: “Төшик. Фотосүрәт балаларны куркытырга булса да ярап куяр”, - диде, - дип сөйләде ул.


 
 

 

 

Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА
Фото: Салават Камалетдинов

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев