Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Физика һәм химия буенча БДИга гамәли өлеш кертәчәкләр

Алдагы елларда физика һәм химия буенча БДИда гамәли өлеш барлыкка киләчәге турында ФИПИ директоры сөйләгән.

 

Педагогик хисаплаулар федераль институты (ФИПИ) директоры Оксана Решетникова физика һәм химия буенча бердәм дәүләт имтиханына (БДИ) гамәли өлеш кертәчәкләрен әйткән. Бу хакта “Российская газета” яза.

Ул якындагы елларда физика һәм химия буенча БДИда реаль җиһазлар файдаланып эшли торган гамәли өлеш барлыкка киләчәге турында Россия фәннәр академиясендә сөйләгән. Бирегә очрашуга чыгарылыш сыйныфта йөз балл җыеп, техник һәм махсус фәнни-гамәли югары уку йортларында укучылар җыелган булган.

Әлеге очрашуда МИФИ студенты ул укыган мәктәптә тәҗрибә һәм экспериментлар өчен заманча җиһаз сатып алынуын, әмма кулланылмавын әйткән.

 

Проблема аларны эшләтүдә белгечләр һәм техник документларны тәрҗемә итүчеләр булмауда туган.

“Бирем булса – димәк, белгечләр дә булачак”, дип белдергән ФИПИ директоры.

Фото: https://pixabay.com | alphanumericlogic

http://www.tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев