Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Фирдүс Тямаев: «Кибеткә киемгә дип бер чыкканда 80-100 меңләп акча туздырам, ә менә хатыным – экономный»

- Бик каты авырып алдым, үләм дип торам. Май бәйрәмнәрендә кеше ял иткәндә, мин температура белән башымны да күтәрә алмый яттым. Кыш буе витаминнар эчеп, сакланып кына йөргән идем, ахырда барыбер вирус аяктан екты. Хәзер хәлләндем инде. Май ахырында Дубайга барып кайтырга иде.


- Анда шоппингларга чыгарга җыенасыңмы?
- Юк, Дубайда бөтен нәрсә дә кыйммәт бит! Шул ук брендтагы әйберләрне Казанда, Уфада күпкә очсызракка алырга була.

- Брендлы киемнәр генә киясеңме?
- Тырышам инде, чөнки кеше арасында йөрим, эш буенча рәсми очрашуларга барам. Кеше: "Нәрсә кигән?"- дип тикшерә бит. "Лакоста", "Армани" кебек брендлар бик ошый. Әмма кайчак гади кибеткә кереп, анда да килешкән әйбер табам.

- Кибеткә бер чыгып киенүгә күпме акча тота аласыз?
- 80-100 мең. Иң "авырткан" җирем - ул аяк киеме. Туры кигәнен табу кыен, әмма тапсам, 5әр парны берьюлы сатып алам. Бер ботинканың хакы 30 мең булуы ихтимал. Ә бер сезонга 7-8 ботинка туза. Минем кебек биеп карагыз әле?! Аяк киеме тиз арада формасын югалта. Аннары, күлмәкләр тиз туза. Шуңа да, аларны тектермим, ә костюмга туры китереп, берьюлы 3-4не сатып алам. Костюмнарым да кыйммәтле минем. Аерган кеше аны аера инде. Иҗат өчен акча җәлләмим.
Акчаны туздырырга оста мин, ә менә хатыным - экономный. "25 меңгә бер аяк киеме алганчы, шул бәягә биш меңнән бишне сатып алам", - ди ул. Акча дип, очынып, кыланмый ул. "Әйдә, ресторанга гына барып ашыйк", - дип тә әйтми, ә үзе пешерә. "Үзең эшләп алган акчаңның үзең рәхәтен күр", - дип, мин алган әйберләргә дә каршы килгәне юк. Әлек, әлбәттә, андый брендлар хыялда да юк иде. Хәзер рәхәтләнеп киям. Яраткан кием булса, мин аны тузганчы салмыйм. Шкафта әйбернең исраф булып ятканы юк, миннән соң энекәшләр дә кия, җәл түгел.

Реклама

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев