Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Фирдүс Тямаев кабат өйләнә? Кемгә? (ВИДЕО)

Кемгә, кемгә?! Үзенең никахлы хатыны, улының әнисе - Резедә Әхвәтвәлиевага. Җырчы әйтүенчә, ул бу адымга озак әзерләнгән. Көнен дә туры китергән: 8 Март көнне меңләгән тамашачы алдында эшләде ул моны.

- Өч ел яшибез, әмма мин аңа "нормальный" иттереп тәкъдим ясый алмадым. Кеше өйләнер алдыннан эшне тәкъдим ясаудан башлый. Безнең бу этап төшеп калды, - ди Фирдүс Тямаев.

Концертына җыелган меңләгән тамашачы каршында Фирдүс тезләнеп, "кызына" тәкъдим ясады һәм йөзек кидертте. Дөрес, махсус чәчәк бәйләме дә әзерләнгән булган. Тик Фирдүс аны Буадан килгән бер ханымга бирергә мәҗбүр булды. "Бүген безнең бик якын кешебезнең туган көне. Ул залда утыра. Аны котлап, чәчәк бүләк ит әле", дигән хатка җавап бирми түзә алмады ул. "Хәзер бүләк итмәсәм, Буа мишәрләре мине оятка калдыра", дип, хатыны өчен сайлаган бәйләмне елтыр күлмәкле апага бирде.

Фирдүс белән Резедәнең яшь аермасы 8 ел. Уллары Раянга июнь аенда өч яшь тула. Тямаевлар купшы туй ясауны кирәксез дип тапты. Аның каравы, никах мәҗлесенә йөзләгән кунак чакырулы иде.

Чулпан ШАКИРОВА
Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Фирдүс Тямаев кабат өйләнә? Кемгә? (ВИДЕО)

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев