Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Фирдүс Тямаев белән Илсөя Бәдретдинова Айваз Садыровка каршы: татарча хаталы язу наданлык түгел!

Алып баручы Айваз Садыйров Инстаграмда татарча дөрес язмаучы җырчыларны гаепләп чыкты. "Тарихчы Искәндәр Гыйләҗев, 80нче еллар белән чагыштырганда, хәзер наданнар күп, дигән иде. Килешмичә булмый шикелле”, дип язган ул. Моңа җавап итеп, җырчы Фирдус Тямаев Айваз Садыровны яшьләрне “надан”га чыгарып калдыруда гаепләде. Кемнәрнең Инстаграмы татарча, кемнәрнеке хаталы татарча? Социаль челтәрләрдә татарча хаталы язуның нәтиҗәсе нинди булырга мөмкин? "Татар-информ" хәбәрчесе шуны ачыклады.

 

Айваз Садыров: "Сөйләшәләр икән - камил сөйләшсеннәр!"

Айваз Садыров үз фикерен Инстаграмда язып чыкты: 

“Кешенең белем дәрәҗәсен постлар, алар астындагы язмалар сурәтли. Камил, граматик, лексик хаталарсыз язучылар сирәк хәл бит. Мин инстаграмда артистлар, халык сәхифәләрен күзәтеп бардым. Кайсы сәхифәне ачсаң да, хаталар күзгә бәрелеп ята. Постта минем еллар буена әйтәсе килгән сүзем. Бәлки, башкалар да шушы язманы күреп уйланырлар. Хата җибәрмәскә тырышырлар. Сөйләшәләр икән - камил сөйләшсеннәр, язалар икән - камил язсыннар”, - ди ул.

Ул татар хәрефләре урынына рус хәрефләрен кулланучыларны ("ә" урынына "э", "ү" урынына "у", һ.б.) тәнкыйтьли. "Халык өчен үрнәк булырга тиешле кешеләр арасында камил сүзләр язучылар аз бит", - дип, артистларны тәнкыйтьли алып баручы.

https://intertat.tatar/upload/iblock/0138.jpg

"Аеруча яшь кызларның хаталы язуы ачуны чыгара", ди буйдак Айваз. 

Айваз, бәлки, постны язганда кызлар җавап бирер дип уйлагандыр, әмма хаталы язучыларны якларга кызлар түгел, Фирдүс Тямаев алынды. Ул Айваз Садыйровның постына: "Бигрәк яшьләрне наданга чыгарып калдыралар. Мәктәптә укыганда татар теле иң авыр фән иде... Надан дияргә түгел, ә өйрәтергә кирәк", - дип язды. Гадәттәгечә, хаталы итеп, татар хәрефләре урынына рус хәрефләрен кулланып язды. 

Фирдүс Тямаев: “Башта үзләре акцентсыз сөйләшергә өйрәнсеннәр”

Фирдүс Тямаевның Инстаграмында 207 мең кеше. Ул - иң күп укучылары булган җырчыларның берсе. Тямаев татар хәрефләрен бөтенләй кулланмый. 

“Башта үзләре акцентсыз сөйләшергә өйрәнсеннәр. Дөресен әйткәндә Айваз үзе дә татар телендә рус акценты белән сөйләшә, - дип белдерде Фирдүс Тямаев "Татар-информ"га. Нормаль журналист яшьләргә надан дип әйтергә тиеш түгел, ул аны тәрбияләргә тиеш. Ничек сөйләшү ул кайда тууына да карый. Казан халкы белән район халкы аерылып тора. Мишәр халкының үзенең сөйләме, акценты бар, без шул халык эчендә үскәнбез. "Ә" хәрефе урынына “Э”, “Е” белән постлар язу кешенең наданлыгы турында сөйләми. Без артта калган диярсең".

https://intertat.tatar/upload/iblock/0139.jpg

Ул Айваз хаталарны төзәтергә алынырга тиеш дип санавын әйтте. "Электән “Э”, “Е” белән язышканнар, әле интернет заманында гына шулай чын дөресе күренә башлады. Күзгә чалына башлагач кына шул мәсьәләгә игътибар итә башладылар. Бөтенесе дә аның кебек журналист түгел, татар филологиясендә дә укымый. Сөйләшә, языша белгәннәренә рәхмәт әйтсеннәр! Хәбәрчеләр хата җибәрмәгән кебек сөйләп утырмасыннар инде.

Кешенең “Э”, “Е” белән язу наданлыкка керми. Телефонымда татар шрифты булмаганга мин аңгыра булып саналам мени хәзер?! Мәсәлән, мин математиканы белмәсәм, спортчы булып җиңү яуламасам, татар телендә хатасыз язмасам - мин надан булып саналаммы хәзер? Менә мин көйләрне, җырларны үзем язам, музыкаль белемем бар, димәк, бу өлкәдә мин акыллы. Һәрбер кеше үз өлкәсен яхшы белә. Башка өлкәне яхшы итеп белми икән, ул аның наданлыгы турында сөйләми. Мин акцент белән сөйләгәнемне беләм, әмма телемне камилләштерергә тырышам”, - ди Фирдүс Тямаев.

Айваз Садыров: "Минем бит Фирдүскә: "Син мишәрчә сөйләшәсең", - дигәнем булмады"

Моңа җавап итеп Айваз Садыров “Татар-информ”га Фирдүс Тямаевның бу посттан читтә калмавына куануын белдерде. “Минем постка реакция булмаса, начар булыр иде. Реакциясе булган кешеләрне мактарга гына кирәк. Әлеге язмада мин гомумән телне камил белсеннәр дигән теләгемне әйттем. Мин монда кешеләр “надан” дигән сүз чыгармадым. Искәндәр Гыйләҗевның сүзеннән чыгып кына әйткән әйбер”, - ди ул.

“Акцент белән сөйләшүне гомеремдә беренче тапкыр ишетәм. Рус телендә сөйләшкәндә хәтта нигә татар акценты белән сөйләшәсең диләр. Минем бит Фирдүскә син мишәрчә сөйләшәсең, акцентың бар, дикцияң яхшы түгел дип әйткәнем булмады, әйтергә дә җыенмыйм”, - ди Айваз Садыров.

Алып баручы телне белүчеләрнең саны гына түгел, ә сыйфаты мөһим икәнлеген әйтеп үтте. “Аз күләмле камил сөйләшүчеләр, массакүләм сыйфатсыз сөйләшүчеләргә караганда бәялерәк минем өчен”, ди ул. Сыйфатлы сөйләшүчеләр һәрвакыт эталон булып торачак. Әмма, булса камил булсын, булмаса рус булсын диюем түгел. Мин татар кешесе буларак татар телендә камил сөйләшү нормаль әйбер дип саныйм. Артистлар, җырчылар, журналистлар – без барыбыз да халыкка үрнәк булырга тиешбез.

Зөлфәт Зиннуров, Айсылу Лерон, Гөлназ Сәфәрова, Ренат Галиәскәр сәхифәләрен үрнәк итеп алырга була. Хәзер инстаграмда да олы буын вәкилләре утыра. Элек матбугатка язсалар, бүген монда да күбесе үрнәк булып камил язышалар".

“Мин Фирдүсне аңлыйм бер яктан. Ул халыкчанлык, гадилек яклы. Әмма минемчә грамоталы, дөрес яза белү – фантастик әйбер түгел. Мәктәпләрдә шуның өчен укыталар бит инде. Һәр кешенең паспорты булган кебек, кеше дә грамоталы булырга тиеш”, - ди Айваз Садыров.

Илсөя Бәдретдинова: “Камил итеп тиле-миле сүз язып утырганчы, фикерле сүз язуы күңеллерәк”

"Татар-информ" Илсөя Бәдретдинованың да татарча язуга мөнәсәбәтен ачыклады. Аның 143 мең укучысы бар, Илсөя дә, Тямаев кебек үк, татар шрифтын кулланмый.

“Шәхсән үзем татарча тыныч билгеләрен, кушымчаларын дөрес кулланам шикелле. “Е”, “Э” белән язуымны телефонымда татар шрифты булмавы белән аңлата алам. Әмма комментарийларга карагач, кешенең фикерләү рәвеше кадерлерәк дигән нәтиҗәгә киләм. Камил итеп тиле-миле сүз язып утырганчы, фикерле сүз язуы күңеллерәк.

Мин яшермим - татар теленә рус сүзләрен кыстырып сөйләшәм. Фирдүс белән дә шулай сөйләшәбез. Үземдә дә мишәр акценты бар. Ул минем әби-бабайлардан калган акцент, мин аны беркая да куя алмыйм. Җыенмыйм да, мин бит барыбер кеше аңламаган телдә сөйләшмим. Ул минем үзенчәлек.

https://intertat.tatar/upload/iblock/0144.jpg

Мин Айвазны да аңлыйм, Фирдүсне дә. Камиллеккә омтылырга кирәк, дөрес. 

Әмма кешенең языша белмәве “наданлык”дигән сүз түгел. Фирдүс тә бит татар телен саклауга, популярлаштыруга зур урын бирә. Үзенең татар җырлары белән халыкны татар теленә өйрәтүгә зур көч сала. Аның концертларында зал һәрчак тулы була, халык аны ярата.

Elvin Grey турында да әллә нинди зур кешеләрдән “Татар телен бозып йөри” дип ишеткәнем булды. Концертларда русча сүзләр белән дә алып бара бит дип әйтүчеләр дә бар. Әмма, һич татар телен белмәгән, белергә дә теләмәгән яшьләр, стадионнар тутырып татарча “Уфтанма” дип, аңа кушылып җырлыйлар. Иң мөһиме шул түгел мени?!” - дип белдерде Илсөя Бәдретдинова

Реклама

Илшат Вәлиев: “Үзеңнең мисалың белән кешегә тәрбия бирергә кирәк”

Илшат Вәлиев - татар шрифтларын кулланып, хатасыз язган җырчыларның берсе. Инстаграмда 8 мең укучысы бар.

“Мин үзем язган постларымны йөз тапкыр тикшереп, төзәтеп, дөрес язарга тырышам. Рус телендә язарга теләгем булганда, татарча язып, янына русчасын да өстәп куям”.

“Айваз бу постны телгә игътибар итәр өчен бастырган, дип уйлыйм. Аның телне камилләштерүгә, дөрес язуга омтылуы дөрес. Әмма, Фирдүс белән дә килешәм. Кешегә “надан” дип әйтү дөрес түгел. Үзеңнең мисалың белән кешегә тәрбия бирергә кирәк, - дип әйтте Илшат Вәлиев. - Фирдүснең ничек язсалар да язсыннар, иң мөһиме рус теленә генә күчмәсеннәр дигән сүзне әйтәсе килгәндер дип уйлыйм. Бүген күп яшьләр татар телендә язуга “болай да ярый” дип карыйлар. Кешегә  тел проблемасын эчтән аңлау мөһим. Белемле булу кирәк нәрсә дип аңлатып торучы булмаса, кеше аның турында уйланмый”.

Без татар җырчыларының татар шрифтын ничек куллануларын тикшердек.

https://intertat.tatar/upload/iblock/Буквы2.png

https://intertat.tatar/upload/iblock/Буквы.png

Рифат Фәттахов: "Татар телендә хаталы язу телебезгә бик зур зыян сала”

Рифат Фәттахов - "ике фронтта" да үз кеше. Ул продюсер, Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе. Шул ук вакытта ул - журналист, озак еллар журналистика факультетында белем биргән фәннәр кандидаты. Без аңа "Социаль челтәрләрдә татарча хаталы язу нәрсәгә китерә" дигән сорау бирдек. 

“Популяр җырчы, артистның милләт каршында бик зур социаль җаваплылыгы бар. Шәхси тормышта да, социаль челтәрдә дә халык аларны идеал итеп кабул итә. Артисттан үрнәк ала. Татар телендә хаталы язу – телебезгә бик зур зыян сала.

Бу мәсьәләнең икенче ягы да бар. Хәзер сәхнәдә җырчылар рус теле белән татар телен бутап теләсә нәрсә сөйли. Җөмлә төзелеше турында сөйлисе дә юк. Җырчылар телне мыскыллыйлар. Аның үсешенә, бүгенге көнкүрешенә зур зыян салалар. Шундый җырчылар тамашачыны боза. Мондый артистлар телне үстерүгә бернинди өлеш кертмиләр. Продюссерлар, концерт директорлары, менеджерлар концерт сыйфаты өчен җаваплы. Мондый хәлне булдырырга тиеш түгелләр.

Илһам Шакиров, Зөһрә Сәхәбиеваларны үрнәк итеп алырга кирәк. Илһам Шакировның һәр сүзе, җөмлә төзелеше ни тора”, - ди ул. 

Гөлшат Галиуллина: “Иң мөһиме – телнең кулланылуы”

Филология фәннәре докторы Гөлшат Галиуллина рус хәрефләрен кулланып язучыларны белемсезлектә гаепләүгә каршы. ““Ә” урынына “Е”, “Э” язу - техник хата. Бу кешенең телефонында татар хәрефләре юклыгын белдерә. Кеше махсус рус хәрефләрен кулланып язмый. Телдә киң таралыш тапкан тенденция бу әлегә. Ниндидер факторлар тәэсирендә язарга мәҗбүр була. Кеше татар телендә ничек булса да яза икән, ул телне пропагандалауга керә. Иң мөһиме – телнең кулланылуы. Әгәр кеше шулай да язмаса, димәк, бөтенләй язмый дигән сүз була", - ди ул.

https://tatar-inform.tatar/upload/image/2018/06/15/0124.jpg

“Хаталы язса – белемсезлек дияр идем, техник хата – мәҗбүри башкарыла. Бу күренешнең телгә тәэсире бар, әмма тулысынча дип әйтә алмыйм. Шулай да, вакытында хаталарны төзәтеп бармасаң, сүз төрлелеге барлыкка килергә мөмкин. Вакытында шул ситуацияне кулга алмасаң, киләчәктә ул кире борып була алмаслык процесска әйләнергә мөмкин”, - ди филология фәннәре докторы.

“Рус хәрефләре куллану җитешесезлегеннән котылу юллары бар. Күрәсең, мөмкинчелекләре юк. Артистлар, җырчылар өчен генә хас әйбер түгел. Тел үсешендә барлыкка килгән җитешсезлек”, - дип белдерде Гөлшат Галилуллина.

Язма телдәге тенденцияләрнең сөйләм теленә күчү очраклары бар. Гөлшат Галиуллина да шундый мисаллар китерде. Мәсәлән, 90-нчы еллар азагында сүзлекләрнең берсендә "презентация" сүзе "тәкъдир итү" дип тәрҗемә ителгән иде. Сүзлектән бу сүз сөйләм телгә дә кереп китте. 

“Элек-электән халык популяр җырчыларны, артистларны идеаллаштырган. Билгеле, алар үрнәк булырга тиеш. Мондый күренешләрнең кешегә тәэсир итүе - психологик фактор. Әмма аларның татар хәрефләрен кулланмавы – белемсезлекне пропагандалау дип санамыйм, - ди Гөлшат Галиуллина. - Әгәр без халыкка: “камил яз, яисә язма” дисәк, татар телендә язучылар саны кимер, яисә калмас дигән уй булырга тиеш. Бу җитешсезлек, әмма тирә яктагы факторларны да күз уңында тотарга кирәк. Мин “Язсалар камил язсыннар, яисә бөтенләй язмасыннар” дигән сүзгә каршы”.

Әлфәт Закирҗанов: "Иң кызганычы - миллионлаган укучы хаталы язуны күрә"

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов татар җырчылары татарча дөрес язарга тиеш дип саный.

"Үзенең сәнгатен, мәдәниятен яраткан кеше шул халыкка хезмәт итә. Кеше татар телендә һәм татар аудиториясе өчен җырлый икән, шул халык арасында популярлык казанган икән, шул халыкның теленнән файдалана икән, димәк, телгә ихтирам белән карарга тиеш. Бу аның намус белән эше. Ничек булса булсын, русча гына булмасын дип уйлау, минемчә, дөрес түгел. Без хәзер ватаныбызны, телебезне саклау турында сөйләшәбез икән, татарча дөрес язмау телеңә дә, профессияңә дә хөрмәт белән карамау булыр иде. Теләсә ничек булса булсын, татарча язу хаталы да булырга мөмкин дигән сүз телне хөрмәт итмәүнең бер чагылышы. Кеше үз-үзен хөрмәт итәргә тиеш. Хаталана икән, гафу үтенсен дә төзәтсен. Мин шулай эшлим. Ярый инде дию хөрмәт итмәүнең бер чагылышы. 

https://tatar-inform.tatar/upload/image/2018/07/04/7835.jpg

Гомумән алганда, тәрбия, укыту өлкәсендә кечкенә әйбер юк. Без кайвакыт аларны аңлап та бетермибез. Һәрберебез исенә төшерә аладыр - балачактагы кечкенә генә бер күренеш кешенең рухын әйләндереп ташларга мөмкин, хәтта профессия сайлавына, димәк, язмышына йогынты ясарга мөмкин. Иң кызганычы шул - миллионлаган укучы хаталы язуны күрә. "Танылган кеше татар теленә түбәнсетеп карый икән, мин дә шулай итә алам", - дип күңеленә салып куя. Популяр шәхес халык каршыңа чыга икән, аның бөтен барлыгы зәвык тәрбияләүгә хезмәт итәргә тиеш, ә ул телдән башка мөмкин түгел".  

 

Автор: Альбина МӨХӘММӘДИЕВА

Фото: Татьяна Волкова, Салават Камалетдинов, Солтан Исхаков, Рамил Гали

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев