Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Фирдүс Тямаев Башкортстанда концерты өзелүенә аңлатма бирде

Җырчы моны Куштау тавын яклавына бәйле дип уйлый.

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Җырчы Фирдүс Тямаев Башкортстанның Миякә районында концерты өзелүенә аңлатма бирде. Аның фикеренчә, моның сәбәбе — мәдәният йортында ут булмауда түгел, ә артистның Куштау тавын яклау буенча позициясендә.

«Соңгы вакытта безгә Башкортстанда концертлар оештыру кыенлаша. Ә сәбәпләре билгеле түгел. Бүген беренче тапкыр тамашачылар белән урамда калдым. Кешеләрдән сораштырып белдек һәм миңа Куштауны яклап чыгуым кайбер кешеләргә ошамавын әйттеләр», — дип язган артист Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә.

22 мартта Башкортстанның Миякә районы Кыргыз-Миякә авылында, тамаша башланырга бер сәгать кала, Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевның концерты куелмаячагы билгеле булды. Подвалны су басу аркасында кыска ялганыш барлыкка килергә мөмкин дигән сәбәп белән Мәдәният йортында утны сүндергәннәр.

Instagram социаль челтәрендә чыккан видеодан күренгәнчә, Фирдус Тямаев подвалга төшә һәм бернинди дә су юк икәнен күрсәтә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев